«Уңыш җыю» уен күнегүе.

Балалар өстәлгә 1, 5 цифрлары язылган карточкалар куялар һәм аларны тәртип буенча атыйлар.

Тәрбияче балаларга кәрзин күрсәтә һәм аңа берәм-берәм 5 яшелчә сала.

Тәрбияче:

– Кәрзиндә ничә яшелчә бар? Бу санны нинди цифр белән билгеләргә мөмкин?

Балалар 5 цифрын күрсәтәләр.

Тәрбияче алтынчы яшелчә өсти һәм яшелчәләрне санарга тәкъдим итә.

Тәрбияче:

– Алты санын нинди цифр белән билгеләргә мөмкин?

Балалар:

– 6 цифры.

6 цифры белән карточканы күрсәтә. Балалар аны үзләрендә табалар.

Тәрбияче:

– 6 цифры нәрсәгә охшаган?

Балалар саннарны тәртип буенча атыйлар һәм 6 цифрын бармаклары белән йөртеп чыгалар.

«Без уңышны таратабыз» уен күнегүе.

Кәрзиндә җимешләр (алма, груша, әфлисун, мандарин, банан, лимон) һәм яшелчәләр (бәрәңге, кишер, чөгендер, суган, помидор, кыяр, ташкабак, баклажан) бар.

Тәрбияче (Бер баланы янына чакырып). Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне ике тәлинкәгә урнаштыр, аннары җимешләрне сана һәм аларның санын әйт.

Тәрбияче:

– Ничә җиләк-җимеш санадың?

Бала:

– Мин алты җиләк-җимеш санадым.

Тәрбияче:

– Ә хәзер, әйдәгез, бергәләп яшелчәләрне саныйбыз. Ничә яшелчә бар?

Балалар:

– Сигез яшелчә бар.

Тәрбияче:

– Кайсы яшелчәләр ничәү?

Балалар:

– Барысы да берәр.

Тәрбияче:

– Алты саны ничек килеп чыкты?

Балалар:

– Берәрләп алты яшелчә санап алдык.

Тәрбияче:

– Димәк, алты саны нәрсәләрдән тора?

Балалар:

– Алты берәмлектән тора.

«Төсле яфраклар» уен күнегүе.

Тәрбияче балаларга бирем бирә.

Тәрбияче:

– Төсле карандашлар белән 6 цифрын төзегез. Ничә карандаш бар?

Балалар:

– 9 карандаш бар.

Тәрбияче:

– Сез сары (кызыл, зәңгәр, яшел, ....) төстәге ничә карандаш алдыгыз?

Балалар:

– Без бер сары (кызыл, зәңгәр, яшел, ....) карандаш алдык.

Тәрбияче:

– Алты санын ничек ясадыгыз?

Балалар:

– Һәрбер төстән берәр карандаш алып алты санын китереп чыгардык.

Тәрбияче:

– Усак яфрагын үзегез теләгән төскә буягыз.

Динамик пауза. «Көзге яфраклар».

Балалар тәрбияче кушуы буенча музыкага яфраклар белән бию хәрәкәтләрен башкаралар (әйләнәләр, иеләләр, йөгерәләр). Музыка тәмамлангач, алар агач силуэтына яфракларын эләләр.

«Шоферга булышыйк» уен ситуациясе.

Тәрбияче балалар белән машинаның хәрәкәт схемасын карый.

Уклар хәрәкәт юнәлешен, ә саннар тукталышларны күрсәтә (4 нче рәсем).

1. «Яшелчә кыры» тукталышы; 2. «Бакча» тукталышы; 3. «Җиләк-җимеш, яшелчә базары» тукталышы.

Тәрбияче балалар белән маршрутның (хәрәкәтнең башы һәм юнәлеше) үзенчәлекләре турында фикер алыша. Аннары балалар йөк машинасын схема буенча йөртәләр (идәндә тукталышларны күрсәткән цифрлар язылган карточкалар урнаштырылган) һәм һәр тукталышта туктап, арбаларына яшелчә һәм җиләк-җимеш салалар, җимеш базарына илтәләр.

4 нче рәсем

«Җимеш бәлеше» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Җимешләрдән нәрсә пешереп була?

Балалар:

– Бәлеш пешереп була.

Тәрбияче:

– Балалар, минем кулымда түгәрәк бәлеш. Безгә аны ике тигез өлешкә бүләргә кирәк. Ә сезнең өстәлләрегездә түгәрәкләр бар. Без башта шушы түгәрәкләр ярдәмендә бәлешне бүләргә өйрәнербез.

Тәрбияче:

– Сез түгәрәкне ничә өлешкә бүлдегез?

Балалар:

– Ике өлешкә бүлдек.

Тәрбияче:

– Сез һәр өлешне ничек атый аласыз?

Балалар:

– Ярты яки икедән бер өлеш.

Тәрбияче:

– Нәрсә зуррак: бербөтенме, икедән бер өлешеме?

Балалар:

– Бербөтен зуррак.

Тәрбияче:

– Кайсы кечкенәрәк: яртысымы яки бербөтенме?

Тәрбияче:

– Бәлешне тагын ике тигез өлешкә бүлегез. Ничә өлеш булды?

Балалар:

– Дүрт өлеш булды.

Тәрбияче:

– Сез һәр өлешне ничек атый аласыз?

Балалар:

– Дүрттән бер өлеш яки чирек.

Тәрбияче:

– Нәрсә зуррак: бербөтенме яки дүрттән бер өлешеме?

Балалар:

– Бербөтен зуррак.

Тәрбияче:

– Нәрсә кечкенәрәк: бәлешнең дүрттән бер өлешеме, бербөтен бәлешме?

Балалар:

– Бәлешнең дүрттән бер өлеше кечкенәрәк.

Тәрбияче:

– Ә хәзер бәлешнең дүрттән ике өлешен күрсәтегез әле.

Бу өлешне ничек атап булганлыгын ачыклый. (Ярты). Аннары дүрттән өч өлешен табарга, күрсәтергә һәм алларына куярга тәкъдим итә.

Тәрбияче:

– Нәрсә зуррак: бербөтенме яки дүрттән өч өлешеме?

Балалар:

– Бербөтен зуррак.

Тәрбияче:

– Һәр дүрттән бер өлешне урталай бүлегез. (Бүләләр). Барлыгы ничә өлеш булды?

Балалар (Саныйлар):

– Барлыгы сигез өлеш булды.

Тәрбияче:

– Сез һәр өлешне ничек атый аласыз?

Балалар:

– Сигездән бер өлеш.

Тәрбияче:

– Нәрсә зуррак: бербөтенме яки сигездән бер өлешме?

Балалар:

– Бербөтен зуррак.

Тәрбияче:

– Нәрсә кечкенәрәк: сигездән бер өлешме яки бербөтенме?

Балалар:

– Сигездән бер өлеш кечкенәрәк.

Тәрбияче:

– Һәр дүрттән бер өлештә (чиректә) ничә сигездән бер өлеш бар (яртыда, бөтендә)?

Балалар:

– Һәр дүрттән бер өлештә (чиректә) ике сигездән бер өлеш бар.

Тәрбияче:

– Безнең бәлеш белән ничә кунакны сыйлап була икән?

Балалар үз фикерләрен әйтәләр.