«Сатучыга булышабыз» уен күнегүләре.

Тәрбияче балаларның игътибарын фланелеграфта урнашкан төрле конфет тартмаларына җәлеп итә.

Тәрбияче:

– Балалар, кибеткә яңа конфетлар кайтарганнар. Аларның тартмалары төрле формада (аларның нинди геометрик формаларга охшаганлыгын ачыклый). Сатучыга тартмаларының формасына карап, конфетларны ике рәткә урнаштырырга булышырга кирәк: өске киштәгә – өчпочмак формасындагы тартмаларны, аскы киштәгә – дүртпочмаклык формасындагы тартмаларны.

Биремне ике бала башкара.

Тәрбияче:

– Бирем дөрес эшләнгәнме? Өске рәттә нинди фигурага охшаган тартмалар куйдыгыз һәм ни өчен нәкъ аларны сайладыгыз?

Балалар:

– Бу өчпочмак формасындагы тартмалар. Аларның өч почмагы һәм өч ягы бар.

Тәрбияче:

– Аскы рәттә нинди геометрик фигурага охшаган тартмаларны куйдыгыз һәм ни өчен нәкъ аларны сайладыгыз?

Балалар:

– Болар – дүртпочмаклыкка охшаган тартмалар. Аларның дүрт почмагы һәм дүрт ягы бар.

«Рәссамга кәгазьне бүлергә булышыйк» уен күнегүе.

Балаларда квадрат формасындагы кәгазь битләре.

Тәрбияче:

– Балалар, сезнең өстәлләрегездәге кәгазь битләре нинди формада?

Балалар:

– Квадрат формасында.

Тәрбияче:

– Рәссам янына рәссам дуслары килгән. Алар бергәләшеп рәсем ясарга уйлаганнар. Әмма кәгазь бите берәү генә. Рәссам шуңа күрә кәгазь кисәген тигез турыпочмаклыкларга бүләргә ярдәм итүегезне сорый. Моның өчен кәгазь битенең капма-каршы якларын һәм почмакларын тәңгәл китереп урталай бөкләгез, бөкләү сызыгы буенча кисегез.

Тәрбияче:

– Ничә өлеш килеп чыкты?

Балалар:

– Ике өлеш килеп чыкты.

Тәрбияче:

– Алар зурлыгы буенча бертигезме?

Балалар:

– Әйе, бертигез.

Тәрбияче:

– Аны ничек тикшерергә?

Балалар:

– Бер өлешне икенчесенең өстенә куеп.

Тәрбияче:

– Һәрбер өлешне ничек атыйбыз?

Балалар:

– Икедән бер өлеш яки ярты.

Тәрбияче:

– Кайсы зуррак: бөтенме яки яртымы?

Балалар:

– Бербөтен зуррак.

Тәрбияче:

– Кайсы кечерәк: бербөтенме яки яртымы?

Балалар:

– Ярты кечерәк.

Тәрбияче:

– Кунаклар күбрәк килсә, алар барлыгы дүртәү булсалар, кәгазь битен ничек бүлергә?

Балалар:

– Кәгазь битенең яртысын (турыпочмаклыкны) тагын икегә бүлергә.

Тәрбияче:

– Нинди формадагы кәгазь битләре килеп чыкты?

Балалар:

– Квадрат формасындагы битләр килеп чыкты.

Тәрбияче:

– Ничә өлеш килеп чыкты?

Балалар:

– Дүрт өлеш килеп чыкты.

Тәрбияче:

– Һәрбер өлешне ничек атап була?

Балалар:

– Дүрттән бер өлеш яки чирек.

Тәрбияче:

– Кайсы зуррак: бербөтен квадратмы яки аның өлешеме?

Балалар:

– Бербөтен квадрат зуррак.

Тәрбияче:

– Кайсы кечерәк: дүрттән бер өлешеме яки бербөтенме?

Балалар:

– Дүрттән бер өлеш кечерәк.

Тәрбияче:

– Күбрәк кунак килеп, барлыгы сигез кеше булса, кәгазь битен ничек бүлергә? (Балалар белән бүлү ысуллары турында сөйләшәләр).

Турыпочмаклык формасындагы битләр килеп чыксын өчен, балалар кәгазь битенең дүрттән бер өлешен тагын икегә бүләләр.

Тәрбияче:

– Ничә өлеш килеп чыкты? (Сигез). Һәрбер өлешне ничек атап була? (Сигездән бер). Кайсы зуррак: бөтен квадратмы яки аның сигездән бер өлешеме? Кайсы кечерәк: сигездән бер өлешеме яки бербөтен квадратмы? Кайсы зуррак: дүрттән бер өлешеме яки сигездән бер өлешеме? (Җавапларга туры китереп, балалар квадратның өлешләрен күрсәтәләр).

Динамик пауза:

Бер, ике – без бастык,

урында атлыйлар

Чәп-чәп итеп кул чаптык.

атлап кул чабалар

Аякларны бер урында

тыпырдыйлар

Тып-тып итеп без бастык.

Инде бераз хәл алдык,

кулларын өскә күтәреп сулыш алалар

Тыныч кына утырдык.

утыралар.

«Без ничәү?» уен күнегүе.

Тәрбияче такта янына 7 баланы чакыра. Балалар исемнәрен әйтәләр һәм басалар.

Тәрбияче:

– Такта янына ничә бала чыкты? Ничә исем ишеттегез? Без нинди цифр ясадык? Җиде цифрын ничек ясадык? Җиде микъдар санын нинди цифр белән билгеләргә мөмкин? Тактадагы сан рәтендә 7 цифрын табыгыз. 7 цифры нәрсәгә охшаган?

Тәрбияче 7 цифры турында шигырь укый.

«7»ле ул бик серле,

Шулай ук хикмәтле дә.

Бар ул атна эчендә,

Салават күперендә.

Бар ул синдә, бар миндә,

Дөп-дөп басалар җиргә.

Өстәлдә балалар алдында 1–7 цифрлары язылган карточкалар. Балалар бармаклары белән 7 цифрын йөртеп чыгалар.

«Остага булыш» уен күнегүе.

Фланелеграфта төрле эш кораллары төшерелгән 9 карточка бар.

Тәрбияче:

– Балалар, остага төрле эш коралларыннан торган җыелма ясарга булышырга кирәк. Җыелмада барлыгы сигез эш коралы булырга һәм алар кабатланмаска тиеш.

Чакырылган бала биремне башкара.

Тәрбияче:

– Сез барлыгы ничә эш коралы санап алдыгыз?

Балалар:

– Барлыгы сигез эш коралы сайлап алдык.

Тәрбияче:

– Эш коралларының кайсын ничәшәрне алдыгыз?

Балалар:

– Һәрберсен берәрне.

Тәрбияче:

– Сигез санын ничек килеп чыкты?

Балалар:

– Сигез төрле эш коралын берәмлекләп алдык.

«Атна төзегез» уен күнегүе.

Өстәлдә 1-7 цифрлар язылган карточкалар ята. Тәрбияче такта янына 7 баланы чакыра һәм һәрберсенә өстәлдән берәр карточка алырга куша.

Тәрбияче балалардан бер атнада ничә көн булуын сорый, аларны санарга һәм сигнал буенча бер атна формалаштырып, сызыкка тезелеп басарга куша.

Калган балалар биремнең дөреслеген тикшерәләр. Уен күнегүе 2–3 тапкыр кабатлана.