«Җиде таҗлы чәчәк» уен күнегүе.

Тәрбияче:

Оч, оч, зәңгәр таҗ,

Көнбатыштан көнчыгышка,

Төньяк аша көньякка.

Дөнья гизеп, минем янга

Әйләнеп син кире кайт.

Җиргә килеп төшкәч тә,

Үтәлсен минем теләк.

(В. Катаевның «Җиде таҗлы чәчәк» әкиятеннән тылсымлы сүзләр).

Тәрбияче балаларга 7 төсле карандаштан, бер төсне ике кат кабатламыйча, тылсымлы чәчәк җыярга тәкъдим итә.

Тәрбияче:

– Сез ничә төсле карандаш алдыгыз? Сезнең чәчәктә зәңгәр (сары, кызыл, ...) төсле карандаш ничә? Җиде таҗ ничек килеп чыкты?

Балалар:

– Җиде төстәге җиде карандаш алдык.

«Кем өйгә тизрәк барып җитәр?» ярышлы уены.

Тәрбияче идәнгә төрле төстәге 8 карточка куя (алар түмгәкләр була).

Балаларга санарга куша.

Тәрбияче:

– Идәндә ничә түмгәк бар? Зәңгәр (сары, кызыл, ...) төстәге түмгәкләр ничә? Бу санны ничек китереп чыгардыгыз?

Балалар:

– Берәмлекләрдән төзедек.

Балалар 2 командага бүленәләр.

Тәрбияче:

– Һәр түмгәккә баскан саен, тәртип буенча киләсе санны әйтеп, бер үк түмгәккә ике тапкыр басмыйча, өйләрегезгә барып җитәргә кирәк.

Калган балалар биремнең дөреслеген тикшерәләр.

Динамик пауза. «Ял итеп алыйк».

Аяк очына бастык,

аяк очларына басып,

Түшәмгә сузылдык.

югарыга сузылалар

Безнең ничә үрдәк булса,

Шулкадәр иеләбез.

тиешенчә иеләләр-басалар

Ничә түгәрәк әйтәм –

Шулкадәр сикерәбез.

тиешле санда урында сикерәләр

Җилкәләрне сикертәбез,

җилкәләрне сикертәләр

Кулларны биетәбез,

кулларны селкиләр

Бер алга, бер артка сузып,

кулларны алга-артка сузалар

Күңелле ял итәбез.

сикерешәләр

«Санны табыгыз» уен күнегүе.

Тактада санлы рәт.

Тәрбияче:

«Сигез» саны – ике боҗра,

Бергә кушсак, күзлек килеп чыга.

Чакырылган бала тактада 8 цифрын таба, тәрбияче балалардан аның нәрсәгә охшаганлыгын сорый. Балалар, тәрбияче белән берлектә, аны һавада бармаклары белән ясыйлар һәм үзләрендәге 8 цифры язылган карточканы табалар.

Тәрбияче:

– 8 цифры нинди микъдар санын күрсәтә? Шул кадәр карандашларны санап алыгыз. Сез ничә карандаш санап алдыгыз? Нигә сигез карандаш санап алдыгыз?

Балалар:

– 8 цифры сигез санын аңлата.

«Атна көнен әйтегез» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Бүген атнаның нинди көне? Иртәгә атнаның нинди көне булачак? Кичә атнаның нинди көне булды?

– Дүшәмбе көнне без шарда очып китәбез, ике көннән соң өченче көнгә кире җиргә төшәбез. Атнаның нинди көне булачак? (Чәршәмбе).

– Саннар язылган төрле төстәге түгәрәк карточкалар кулланып, чәршәмбедән башлап бер атна төзегез. Атнаның һәр көнен әйтегез.

Соңгы эшне чакырылган бала тактада башкара.

«Түгәрәкне кисәкләрдән җый» дидактик уены.

Тәрбияче балаларны тактадагы кисәкләрдән җыелган түгәрәкне карарга чакыра. Аның өлешләрен санарга һәм үрнәк буенча өстәлләрендә түгәрәкне кисәкләрдән җыярга куша.