9 санының берәмлекләрдән төзелеше.
Информация
Бурычлар
Шөгыль барышы
«Унга кадәр саныйбыз» уен күнегүе.
Балалар түгәрәккә басып, тупны бер-берсенә бирәләр һәм 1 дән 10 га кадәрге санарны тәртип буенча әйтәләр. Соңгы бала тупны тәрбиячегә кайтара. Башлангыч санны һәм санау юнәлешенең үзгәртеп, уен 3 тапкыр кабатлана.
«Зоопарк» уен күнегүе.
Тактада хайван сурәтләре төшерелгән карточкалар: бүре, төлке, куян, аю, поши, селәүсен, керпе, тиен, мәче, эт, бурсык.
Тәрбияче:
– Нинди хайваннар кыргый хайваннар дип атала? Нинди хайваннар йорт хайваннары дип атала? Әйдәгез, кыргый хайваннарны зоопаркка урнаштырыйк.
Балалар кыргый хайваннар сурәтләнгән карточкаларны сайлыйлар.
Тәрбияче:
– Безнең зоопаркта ничә хайван бар? 9 цифры нинди микъдар санын күрсәтә? Сан рәтендә 9 цифрын табыгыз. Ул нинди? 9 цифры нинди санга охшаган? (Балалар 6 цифрын табалар һәм карточканы 9 цифры янына куялар.) 9 һәм 6 цифры арасында нинди аерма бар?
Тәрбияче:
Серле «9» лы саны,
Акробатка охшаган.
Әгәр әйләнеп басса,
«6»лы саны була.
Тәрбияче:
– Безнең зоопаркта ничә хайван булды? Сез нинди сан төзедегез? Тугыз санын ничек төзедегез?
Балалар:
– Тугыз санын берәмлекләрдән төзедек.
Динамик пауза:
Әкрен генә басабыз. |
урында атлыйлар |
Әзрәк уйнап алабыз. |
сикерәләр |
Тиз – тиз чүгеп алабыз. |
чүгәлиләр |
Аннан туктап калабыз. |
|
Уңга таба бөгелик. |
уңга бөгеләләр |
Сулга таба бөгелик. |
сулга бөгеләләр |
Салмак кына әйләник |
әйләнәләр |
Җайлап кына утырыйк. |
утыралар. |
«Зоопарк планы» уен күнегүе.
Тәрбияче балалардан зоопаркта ничә хайван бар, шул кадәр төстәге түгәрәкләрне санап алуларын сорый һәм түгәрәкләрне кәгазь битенә тәртипләп тезеп куярга куша.
Тәрбияче:
– Сез ничә түгәрәк алдыгыз? Кызыл (зәңгәр, яшел, сары, ...) төстәге түгәрәк ничәү? Тугыз санын ничек төзедегез?
Балалар:
– Тугыз санын берәмлекләрдән төзедек.
Аннары тәрбияче балаларга «зоопарк» территориясенә түгәрәкләр куярга куша (кәгазь битләренә).
Тәрбияче:
– Кәгазь битенең уртасында кызыл түгәрәк;
– өске сул почмакта яшел түгәрәк;
– өске уң почмакта сары түгәрәк;
– аскы уң почмактагы зәңгәр түгәрәк;
– аскы сул почмакта зәңгәр түгәрәк;
– кәгазь битенен өске ягында ике түгәрәк;
– кәгазь битенең аскы ягында ике түгәрәк.
Балалар теге яки бу хайванның кайда яшәячәген әйтәләр.
«Зоопаркка экскурсия» уен күнегүе.
4 урындыкта төрле зурлыктагы түгәрәк рәсемнәре төшерелгән карточкалар.
Тәрбияче балаларга аларның турникетлар булуын, аның аша зоопарк территориясенә үтәргә мөмкин булуын әйтә. Ул балаларга турникетның зурлыгын истә калдырырга һәм өстәлдәге түгәрәкләр арасыннан тиешле зурлыктагы түгәрәкләрне (жетоннарны) табарга куша.
Балалар карточкалар (жетоннарын) чагыштырып, турникет аша узалар. Аннары тәрбияче хайваннар турында табышмаклар әйтә, ә балалар тактада шул хайваннарның рәсемнәрен табалар.
Бер нәрсә тегә белми,
Энәләр тагып йөри. (Керпе)
Сорыдыр төсе,
Үткендер теше.
Урманда йөри,
Бозаулар эзли. (Бүре)
Кош түгел – оча,
Ябалактан курка.
Чикләвекне ярата,
Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)
Җәен урманга патша,
Кышын кардан да аста. (Аю).