«Тылсымлы саннар турында әбием хикәяте» уен күнегүе.

Тәрбияче:

Тор, кызым, дип әнинең

Бер әйтүе дә җитә.

Сикереп торам, юынам.

Бер диюгә ни җитә.

Әби әйтә: «И, балакай, ике битең – ике алма.

Ике күзең – ике йолдыз.

Йөзләреңдә балкып яна».

Линейка бар – өчпочмаклы,

Абый сыза өчпочмак.

Әни йөри пешереп

Тәмле-тәмле өчпочмак.

Урындыкта дүрт аяк,

Атларда да дүрт аяк.

Энем йөри мүкәләп – аның да бит дүрт аяк.

Әби бәйли биш бармак

Миңа сарык йоныннан.

Йөрсен әле бармаклар

Рәхәтләнеп җылыда.

Алты катлы безнең йорт,

Алтынчы йорт урамда.

Күчкән идек яшәргә,

Миңа алты тулганда.

Күк йөзендә җиде йолдыз,

Балкыйлар караңгыда.

Матур-матур җырлар җырлыйм

Җиде чишмә турында.

Сигезенче март – бәйрәм көне

Бөтен җирдә, дөньяда.

Сабан туе кебек зурлап,

Әзерләнәм мин аңа.

Үз-үземә ышанмыйм,

Әллә күзем бәйләнә.

Борып куйсам алтылыны,

Тугызлыга әйләнә.

Әби күпме сынаса да,

Ялгыштыра алмады.

Саный белсәң унга кадәр,

Җиңел икән аннары.

Такта янында бер бала, калган балалар урыннарда тиешле цифрлар белән карточкалар куялар. Аннары алар саннарны тәртип буенча саныйлар.

Тәрбияче:

– Саннар күләмне күрсәтә. Саннар кешеләргә әйберләрне санау өчен кирәк.

«Саннар ясыйк» уен күнегүе.

Балаларда 1 дән алып 9 га кадәр цифрлар язылган карточкалар җыелмасы бар. Тәрбияче балаларга 1 цифры язылган биш карточка күрсәтә.

Тәрбияче:

– Балалар, 1 саннарын санагыз һәм берәмлекләр санына туры килгән цифрлы карточкагызны күрсәтегез.

Тәрбияче:

– Без нинди сан төзедек?

Балалар:

– Бишле санын.

Тәрбияче:

– Без ничә берәмлектән бишле санын төзедек?

Балалар:

– Биш берәмлектән.

Тәрбияче балаларга төрле төстә тугыз берәмлек билгеләнгән тасманы күрсәтә. Аларны санарга һәм берәмлекләр санына туры килгән цифр язылган карточканы күрсәтергә куша.

Тәрбияче:

– Без ничә берәмлектән тугызны төзедек?

Динамик пауза. «Шәвәли».

Шигырьдә язылган хәрәкәтләрне ясыйлар.

Шәвәли киерелде,

Бер, ике – бөгелде,

Кулларын өскә сузды,

Яңадан биленә куйды.

Уңга-сулга борылды,

Аска-өскә карады,

Сикергәли башлады.

Музыкаль пауза.

Балалар түгәрәккә басалар.Тәрбияче аларга санамыш ярдәмендә ике командага бүленергә тәкъдим итә: «Бер-ике-өч-дүрт-биш-алты. Куян йөрергә чыкты». Санамыш сүзләренә түгәрәктән чыккан балалар беренче команданы тәшкил итә, калган балалар икенче командада кала.

Музыкага балалар төрле хәрәкәтләр башкара.

Музыка тәмамлангач, командалар бер-берсенә каршы ике рәткә басалар. Командаларның берсе икенче командадагы балаларны сулдан уңга һәм уңнан сулга саный.

Тәрбияче:

– Командада ничә бала бар?

Балалар:

– Ун бала бар.

Тәрбияче:

– Аларны уңнан сулга санаганда, балалар саны үзгәрдеме?

Балалар:

– Юк, үзгәрмәде.

Икенче команда да шундый ук эшне башкара.

Тәрбияче:

– Нинди юнәлештә санасак та, балалар саны үзгәрмәде. Димәк, нәтиҗәдәге сан санау юнәлешенә бәйле түгел.

«Нәрсә авыррак, нәрсә җиңелрәк?» уен күнегүе.

Тәрбияче балаларга бер үк зурлыктагы тимер һәм агач шарчыкларны күрсәтә һәм нинди шарчыкның авыррак булуын билгеләргә тәкъдим итә (җиңелрәк).

Башта балалар күз белән карап, шарчыкларның авырлыгын билгелиләр, ә аннары аларны учларына алып үлчиләр (2–3 бала).

Тәрбияче ике балага шарчыкларны су савытларына төшерергә тәкъдим итә .

Тәрбияче:

– Ни өчен бер туп суга батты, ә икенчесе су өстендә йөзә? Авыр туп нинди материалдан ясалган? Җиңел туп нинди материалдан ясалган?

Балалар:

– Тимер агачтан авыррак, шуңа күрә ул бата, ә агач йөзә, чөнки ул җиңелрәк.

«Һәр фигураның үз йорты» уен күнегүе.

Балаларда өч түгәрәк рәсеме төшерелгән кәгазь битләре һәм дүртпочмаклыклар җыелмасы (квадратлар, турыпочмаклыклар; кызыл, яшел һәм зәңгәр ромблар).

Тәрбияче:

– Барлык фигураларны бер сүз белән ничек атап була?

Балалар:

– Дүртпочмаклыклар.

Тәрбияче:

– Сезнең подносыгызда нинди дүртпочмаклык бар? Барлык фигураларны формаларына карап, өч түгәрәккә бүлеп куегыз. Һәр түгәрәктәге фигураларны әйтегез.

Тәрбияче балалар белән биремне үтәү вариантлары турында сөйләшә.

«Унга кадәр санаган кәҗә бәтие» мультфильмын карау. https://www.youtube.com/watch?v=saCTgqjQZm8&t=14s