«Саннарны әйт!» уе күнегүе.

Балалар ярым түгәрәк ясап басалар.

Тәрбияче:

– Санның ике күршесе була: берсе 1 гә кечерәк, ул – алдагы сан, икенчесе 1 гә зуррак, ул – арттагы сан. Биш санының артындагы санны әйтегез.

Тәрбияче тупны балага бирә, ул 4 санын атый һәм тупны тәрбиячегә кире кайтара.

Тәрбияче алдагы һәм аннан соңгы саннарны билгеләү буенча тагын 3–4 бирем тәкъдим итә.

«Төрле төсле төймәләр» уен күнегүе.

Балаларда төсле түгәрәкләр җыелмасы – төймәләр. Тәрбияче аларга 10 төсле төймәдән җыелма курчак өчен муенса ясарга тәкъдим итә.

Тәрбияче (биремне тәмамлагач):

– Сез ничә төймә алдыгыз? Кызыл (зәңгәр, яшел, сары, ...) төстәге төймә ничә? Ун саны ничек килеп чыкты? Ун санын төзер өчен, ничә берәмлек кулландыгыз?

Балалар:

– Ун берәмлек кулландык.

Динамик пауза. «Шаян балалар».

Бигрәк шаян инде без,

атлыйлар

Тик тормыйбыз бер дә без.

сикерәләр, төрле хәрәкәтләр ясыйлар

Кулларны күтәрәбез,

кулларны ян-яктан өскә күтәрәләр

Аннары төшерәбез.

кулларын төшерәләр

Чүгәлибез, торабыз.

чүгәлиләр, торалар

Башны уңга борабыз.

башларын уңга боралар

Аннан сулга карыйбыз

башларын сулга боралар

Һәм сикерә башлыйбыз.

ике аякта сикерәләр

Шул арада иелеп,

иеләләр

Басарга өлгерәбез.

тураеп басалар

Тирән итеп сулыйбыз,

тирән сулыш алалар,

Ял итәргә туктыйбыз.

Утыралар.

«Күпме калды?» уен күнегүе.

Тактада саннар рәте (1 дән 9 га кадәр цифрлар).

Тәрбияче:

– Балалар, өстәлләрегездәге 1 дән алып 9 га кадәр цифрлар язылган карточкаларны тәртип буенча урнаштырыгыз. (Урнаштыралар).

Тәрбияче:

– Тактада бер үк төстәге 9 түгәрәк урнашкан. Аларны санагыз һәм түгәрәкләрнең микъдар санына туры килгән цифр язылган карточканы күрсәтегез.

Тәрбияче уңнан сулга таба берәмләп түгәрәкләрне ала башлый, ә балалар тәрбияче бер түгәрәкне алган саен, ничә түгәрәк калганын цифр язылган карточкалары белән күрсәтә баралар.

Тәрбияче (Түгәрәкләр алынып беткәч):

– Монда бер предмет та юклыгын күрсәтә торган сан бар. Бу ноль саны.

Тәрбияче 0 цифры язылган карточканы күрсәтә, балалар белән бергә аны һавада ясый һәм 1 ле цифры алдыннан рәткә куя. Аннары табышмак әйтә:

Тәрбияче:

Бар шундый бер сан –

Була кайвакыт

Юк әйберне санасаң.

Тәгәрмәчтә, боҗрада

Һәм йөзектә була ул.

Аңа охшаган әйберләрне күзәт,

Кайда күрерсең – я эзлә тизрәк.

«Аюларга ботка» уен күнегүе.

Өстәлдә төрле күләмдә тары ярмасы салынган өч кечкенә чиләк тора. Тәрбияче «Өч аю» рус халык әкиятен балаларның исенә төшерә.

Тәрбияче:

– Өч аюга тиешле күләмдәге тары ярмасы салынган чиләкне табарга ярдәм итәргә кирәк. Иң авыры – әти аюга, иң җиңеле – аю баласына.

Моның өчен ике чиләк алырга һәм аларны авырлыклары буенча кулга күтәреп, үлчәп чагыштырырга кирәк.

Тәрбияче:

– Чиләкләрнең кайсы авыррак? Кайсы җиңелрәк? Авыр чиләкне өстәлгә куегыз. Җиңел чиләкне өченче чиләк белән чагыштырыгыз. Авыр чиләкне өстәлгә куегыз, ә җиңел чиләкне беренче һәм икенче чиләк белән парлап чагыштырыгыз һәм аларны авырлыклары арта бару тәртибендә тезеп куегыз. Тары салынган һәр чиләкнең авырлыгын әйтегез. Өч чиләк арасыннан иң авыр да, иң җиңел дә булмаган чиләкне сайлагыз һәм аны әнкә аюга бирегез.

«Башта нәрсә, аннары нәрсә?» уен күнегүе.

Тактага ел фасыллары сурәтләнгән рәсемнәр эленә.

Тәрбияче ел фасыллары турында сөйли. Кайсы ел фасылы турында сүз барганын белергә һәм тиешле рәсемне табарга куша.

Кыш, яз, көз һәм җәй.

Син, дустым, аларны бел,

Булсаң да бик бәләкәй.

Башта килә суык кыш,

Җир ап-ак юрган кия.

Тимераяк, чаңгы, чана -

Киттек урамга бергә!

Менә җитте җылы яз,

Җир йокыдан уяна.

Агач бөреләрен ача,

Кояш көлә, елмая.

Тәрбияче рәсемнәрне нинди тәртиптә куярга кирәклеген ачыклый.

Урамда кояш кыздыра,

Гөлләр чәчәк аталар.

Ямьле җәйнең җиткәненә

Шатланалар балалар.

Тәрбияче җәйге ел фасылының кайсы ел фасылыннан соң килүен сорый һәм бу рәсем кайда торырга тиеш икәнлеген ачыклый һәм тагын дәвам итә:

Җиргә яфраклар коела,

Димәк, инде көз җитте.

Кошлар, көз килгәнен белеп,

Җылы якларга китте.

Менә, дустым, өйрәндек без

Барлык ел фасылларын.

Хәзер инде беләсең син

Кыштан соң ни барасын.

Тәрбияче рәсемнең кайсы урында урнашуын сорый. Балалар ел фасылларын тәртип буенча әйтәләр.

«Күршеләрен әйт!» уен күнегүе.

Тәрбияче табышмаклар әйтә, балалар җавабын табалар һәм тиешле ел фасылларының күршеләрен элегрәк, соңрак яки аңа кадәр, аңардан соң төшенчәләрен кулланып ачыклыйлар. (Яз җәйгә караганда иртәрәк,ә көз – соңрак).

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана.

Бу кайчак була? (Көз көне).

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран,

Бу кайчак, туган? (Кыш көне).

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде.

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт?

Я, әйтеп кара! (Яз).

Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште;

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура,

Бу кайчак була? (Җәй).