«Куянкайга өйгә кайтырга ярдәм итик» уен күнегүе

https://nsportal.ru/sites/default/files/docpreview_image/2018/09/17/femp_pomoraeva_pozina.docx_image55.jpg

Тәрбияче Абдулла Алишның «Куян кызы» әкиятеннән куян кызының яланаяк урманда йөгереп йөрүен искә төшерә һәм аңа өйгә кайтырга ярдәм итәргә тәкъдим итә. Балалар белән өйгә кайту юлының планын карый. (5 нче рәсем).

Куян кызының юлы планда цифрлар белән, ә төркем бүлмәсендә – биремле конвертлар белән билгеләнүенә балаларның игътибарын юнәлтә. Балалар планда 1 цифрын, ә төркемдә – 1 цифры язылган конверт табалар.

5 нче рәсем

Тәрбияче:

– Балалар, мин сезгә «Алга таба сана» исемле уен күнегүе эшләргә тәкъдим итәм. Уен барышында сез тупны бер-берегезгә биреп, бердән унга кадәр санагыз.

Тәрбияче балаларга планда 2 цифрын табарга һәм укны нинди юнәлештә ясарга кирәклеген билгеләргә тәкъдим итә (сулдан уңга түбән сул почмактан түбән уң почмакка).

Балалар төркем бүлмәсендә 2 цифры язылган конверт табалар.

Тәрбияче (балаларны бирем белән таныштыра):

– Куян кызының әнисе урман җәнлекләренә төрле төстәге ун башлык тегүне сорый.

Балалар кәгазь битләренә төрле төстәге өчпочмак формасында 10 башлык ясыйлар.

Тәрбияче:

– Сез ничә башлык тектегез? Зәңгәр (кызыл, сары...) төстәге башлык ничә булды? Сез ун санын ничек төзедегез? Без ничә җәнлеккә булыштык?

Динамик пауза. «Куяннар».

Бер, ике, өч!

Куяннарда бөтен көч!

кулларын иң өстенә күтәрәләр, як-якка җәяләр

Дүрт, биш!

Безне җиңеп булмый һич.

гәүдәне уңга-сулга боралар

Алты, җиде!

Куяннар башын иде.

башларын ияләр

Сигез, тугыз, ун!

Алты бүре, алты тун.

куллар, бармаклар ярдәмендә саныйлар

Без тук бүген, бүре – ач.

Әнә килә, тизрәк кач!

як-якка йөгерешәләр

Тәрбияче балаларга планда 2 цифрын табарга һәм укны 2 цифрыннан 3 цифрына хәрәкәт юнәлешен билгеләп күчерергә тәкъдим итә. Балалар 3 цифры язылган конвертны ачалар. Бала тактага 1 дән 9 га кадәр цифрларны куя. Балалар аларны тәртип белән саныйлар.

Тәрбияче (0 цифрын 1 цифры алдына куя):

– Цифрлар бары тик 10 гына, ә алардан бик күп саннар төзергә була.

Тәрбияче 9 цифрыннан соң 1 һәм 0 цифрлары белән булган карточкаларны куя.

Тәрбияче:

–10 саны ничә цифр белән билгеләнә?

Балалар:

– Ике цифр белән билгеләнә.

Тәрбияче:

– Бу цифрлар ничек аталалар?

Балалар:

– 1 һәм 0 цифрлары.

Такта янына чыккан бала 10 предмет сурәтләнгән карточка таба һәм аның янына 10 цифрын куя. Тәрбияче цифрларның урнашуын ачыклый.

Тәрбияче:

– Әгәр 0 цифры 1 цифрыннан соң торса, бу ике цифр 10 санын аңлата.

Тәрбияче:

– Балалар, планда 4 цифрын табыгыз, хәрәкәт юнәлешен билгеләгез, 3 цифрыннан ук 4 цифрына таба укны үткәрегез һәм 4 цифры язылган конвертны табыгыз.

Тәрбияче балаларга геометрик формалардан урманчы Былтыр сурәтен җыярга тәкъдим итә. Тактада ике рәткә өчпочмаклар һәм дүртпочмаклыклар тезелгән.

Тәрбияче:

– Беренче рәттә нинди фигуралар урнашкан? Алар арасында нинди уртаклык бар?

Балалар:

– Өчпочмакларның өч ягы һәм өч почмагы бар – болар барысы да өчпочмаклар.

Тәрбияче:

– Икенче рәттә нинди фигуралар бар? Алар арасында нинди уртаклык бар? Димәк, бу фигураларның барысын да нинди сүз белән атап була?

Балалар:

– Дүртпочмаклыклар.

Тәрбияче:

– Фигураларның ничә почмагы бар? Бу фигураларны нинди сүз белән атап була?

Балалар:

– Бу фигураларның почмаклары күп – болар күппочмаклыклар.

Тәрбияче агач кисүче Былтырның рәсемен күрсәтә (6 нчы рәсем) һәм ул нинди күппочмаклыклардан ясалганын ачыклый.

Балалар үрнәк буенча кәгазь битендә күппочмаклыклардан урманчы рәсемен җыялар һәм контур буенча карандаш белән йөртәләр.

6 нче рәсем

Тәрбияче:

– Хәзер планда 5 санын табыгыз, хәрәкәт юнәлешен билгеләгез һәм 4 цифрыннан 5 цифрына таба укны үткәрегез.

Балалар 5 цифры язылган конвертны табалар.

Тәрбияче:

– Балалар, тупны бер-берегезгә тапшырып, 10 нан 1 гә кадәр кире тәртиптә санагыз.

Биремне үтәгәннән соң, ул Куян кызының хәзер өенә кайтып киткәнен һәм ярдәм өчен рәхмәт әйтүен җиткерә.

«Әкият геройларын сана һәм дөрес әйт» уены.

Балаларга рус һәм татар халык әкиятләре буенча рәсемнәр таратыла. Һәр бала бу кайсы әкияттән һәм анда ничә герой булуын әйтергә тиеш була.