«Санны төзе» уен күнегүе.

Тәрбияче Айдар белән Әминәнең кибеткә барырга җыенуларын һәм аларның өч тәңкәсе булуын әйтә. Аннан соң фланелеграфка 3 сары түгәрәк куя.

Тәрбияче:

– Барлыгы ничә тәңкә? Сары төстәге тәңкәләр ничә? Сез өч санын ничек төзедегез?

Балалар:

– Бер, бер hәм тагын бер тәңкә.

Тәрбияче Айдар белән Әминәнең тәңкәләрне үзара бүләргә теләүләре турында әйтә. Тәрбияче соңгы түгәрәкне көрән төсле ягы белән әйләндереп куя .

Тәрбияче:

– Әминәнең тәңкәсе күпме булды? Кайсы төстәге тәңкәләр ничәъ? Өч тәңкә ничек килеп чыкты?

Балалар:

– Ике hәм бер тәңкә.

Тәңкәләр янына балалар туры килгән саннарны куялар.

Тәрбияче:

– Айдар тәңкәләрне башкача бүләргә тәкъдим итә: Әминәгә бер сары тәңкә, ә аңа ике көрән төстәге тәңкәләр. Хәзер Айдарның тәңкәсе күпме булды? Кайсы төстәге тәңкә ничәъ? Хәзер өч тәңкә ничек килеп чыкты?

Балалар:

– Бер сары hәм ике көрән төстәге тәңкә.

Балалар 1 hәм 2 цифрларын куялар.

Тәрбияче:

– Әминә менә болай сөйли: ике hәм бер – өч була, бер hәм ике дә өч була. Әминә хаклымы? (Балалар фикерләрен әйтәләр).

Тәрбияче балаларга тәңкәләрне башкача бүлеп карарга тәкъдим итә. Сары hәм кызыл түгәрәкләрне өч саны килеп чыгарлык итеп, бер төсле түгәрәкләрне сул якка, ә калганнарын уң якка куярга куша. Биремнәр үтәлгәч, тәрбияче өч санының ничек төзелгәнен ачыклый (2 hәм 1; 1 hәм 2).

Тәрбияче Айдар hәм Әминәнең өч тәңкәсен тигез итеп бүләргә куша.

Тәрбияче (балаларның җавапларын тыңлагач):

– Өч тәңкәне тигез итеп бүлеп булмый, өч саны ике hәм бер, бер hәм ике саннарыннан тора, ә алар үзара тигез түгел.

Динамик пауза:

Бер, ике без бастык,

куллар өстә,куллар аста

Чәп-чәп итеп кул чаптык,

кул чабалар

Аяклар белән урында,

аяклар белән тыпырдыйлар,

Тып-тып итеп без бастык,

чүгәлиләр,басалар

Инде хәзер хәл алдык,

Тыныч кына утырдык.

утыралар.

«Кем тизрәк ?» хәрәкәтле уены.

Балалар унар итеп ике рәткә бүленеп басалар. Һәр бала 0 дән 9 кадәрге цифрлар язылган карточкалар җыелмасын ала. (Һәр команданың карточкалары аерым төстә). Калган балалар – хөкемдарлар.

Балалар музыкага төрле хәрәкәтләр башкаралар. Музыка туктауга, командалар тәртип буенча бер рәткә тезелеп баса (0 дән 9 га кадәр). Хөкемдарлар тикшереп чыга.

Аннан соң балалар урыннары һәм карточкалары белән алмашалар hәм уен ике-өч тапкыр кабатлана. Уен ахырында тәрбияче командаларга цифрлар ярдәмендә уенчыларның санын билгеләргә куша. Тәрбияче балалар белән бергә 10 санын билгеләүдә нинди цифрлар кулланылганын, 0 нең 1 кайсы ягында урнашканлыгын ачыклыйлар.

«Танграм» дидактик уены.

Балаларда 4 санау таякчыгы hәм пластилин кисәге.

Тәрбияче:

– Балалар, таякчыкларны озынлыклары буенча чагыштырыгыз hәм озынлыклары тигез таякчыкларны пластилин ярдәмендә тоташтырыгыз. (Чагыштыралар һәм тоташтыралар). Нинди фигура барлыкка килде?

Балалар:

– Квадрат барлыкка килде.

Тәрбияче:

– Квадратта нәрсәләр күрәсез?

Балалар:

– Яклары, почмаклары бар.

Тәрбияче:

– Квадратның ничә ягы бар? Ничә почмагы бар?

Тәрбияче шундый ук квадратның сызымын күрсәтә hәм квадратның яклары тоташкан нокта аның түбәсе булуын аңлата. Тәрбияче квадратның түбәләрен күрсәтергә куша.

7 нче рәсем

Тәрбияче:

– Квадратны тагын башкача ничек атарга була?

Балалар:

– Күппочмаклык, дүртпочмаклык.

Тәрбияче конверттан «Танграм» уены өчен фигураларны алырга куша.

Тәрбияче:

– Бу фигуралар ничек атала? Аларны тагын ничек бер сүз белән әйтергә була? Фигураларда нәрсәләр күрергә мөмкин?

Балалар:

– Яклар, почмаклар, түбәләр.

Тәрбияче:

– Ә хәзер геометрик фигуралардан төлке сурәтен җыеп карыйк. (Үрнәк күрсәтелә, 7 нче рәсем) Төлке сурәтен нинди күппочмаклыклардан төзедегез?

«Ел фасыллары» уен күнегүе.

Тәрбияче балаларга «Ел фасыллары» сурәтләнгән рәсемнәр һәм «Ел фасыллары» моделе күрсәтә: кызыл, яшел, зәңгәр, сары төсләргә буялган, 4 өлешкә бүленгән квадрат. Сары өлеш тагын өч өлешкә бүленгән: ачык сары төс, сары , сары-көрән төсләр.

Тәрбияче:

– Ничә ел фасылы бар? Аларны тәртип буенча әйтегез?

Ел фасыллары күрсәтелә, аларның төсләре, исемнәре сорала.

Тәрбияче:

– Көз рәсемен күрсәтегез. Бу ел фасылы ничә өлешкә бүленгән? Ни өчен өчкә бүленгән? Көзнең нинди айларын беләсез? Көзнең соңгы ае – ноябрь. Көз айларын тәртип буенча санап чыгыгыз.

Балалар:

– Сентябрь, октябрь, ноябрь. (Тәрбияче аларны күрсәтеп бара).