«Тәртип буенча санагыз» уен күнегүе.

Балалар бер рәткә тезелеп басалар hәм «беренче-икенче»гә саналалар. Беренчеләр бер командага, икенчеләр икенче командага берләшәләр. Һәр команда алдагы биремнәрне үтәү өчен тәртип буенча саналалар.

«Өйгә кешеләрне урнаштыр» уен күнегүе.

https://nsportal.ru/sites/default/files/docpreview_image/2018/09/17/femp_pomoraeva_pozina.docx_image59.jpg

Магнитлы тактада 4 нче номерлы өй сызымы (8 нче рәсем) hәм өй сызымыннан төсе белән аерылган 6 түгәрәк.

Тәрбияче өйнең номерын hәм өйдәге катлар санын ачыклый.

8 нче рәсем

Тәрбияче:

– Һәр катта яшәүчеләр саны ике фатирныкы бергә – дүрт. Өске катта сул яктагы фатирда өч кеше, ә уңда бер кеше яши (буш тәрәзә урынына түгәрәк куя). Катта барысы ничә кеше? Сул якта ничә кеше яши? Уң якта ничә кеше? Дүрт санын ничек төзедегез? Дүрт саны ничек килеп чыкты? (Өч hәм бер). Дүрт санын тагын ничек төзергә мөмкин? (Ике hәм ике, бер hәм өч).

Һәрберсе үз вариантын тәкъдим итә hәм тактада күрсәтеп, аңлатып бара. Биремне дөрес башкарган балага йолдызчык бирелә.

Динамик пауза:

Бер – бастык, киерелдек.

кулларын өскә күтәрәләр

Ике дигәч, әйләндек.

әйләнәләр

Өч дигәндә туры бастык,

Дүрт дигәндә чүгәләдек.

чүгәлиләр

Биш дигәч, бастык,

басалар

Алты дигәч, бергәләп,

Ике аякта сикердек,

сикерәләр

Җиде дигәч утырдык.

утыралар.

«Санау таякчыкларын куй» уен күнегүе.

Балаларда дүрт бертөсле санау таякчыклары. Тәрбияче аларны ике өлешкә (кем ничек тели) бүләргә hәм ике биткә урнаштырырга куша.

Тәрбияче:

– Сездә ничә санау таякчыгы? Дүртне нинди ике сан белән күрсәттегез?

Мөмкин булган вариантлар тыңлана.

«Аермаларын тап» уен күнегүе.

Тәрбияче өстәлендә ике шар (кечкенә тимер hәм зур пластмасса шарлар), бер зурлыктагы hәм бер авырлыктагы, төрле төстәге ике агач шакмак. Тәрбияче аларның нәрсәдән ясалганын, аларның охшаш якларын, аерымлыкларын билгеләргә куша. Командалар биремне үти.

Тәрбияче предметларның авырлыклары буенча аерылулары, аларны ничек билгеләргә мөмкинлеге турында ачыклык кертә. Бер командадагы бала шарларны, ә икенче командадагысы шакмакларны күтәреп карап чагыштыра.

Шул рәвешле тикшерү тагын бер кат башка команда тарафыннан да эшләнә.

Тәрбияче:

– Тимер шар пластмасса шардан авыррак, ә пластмасса шар тимер шардан җиңелрәк. Шакмаклар авырлыклары буенча бертөрле, ә төсләре буенча төрле.

Тәрбияче биремнәрне бәяли.

«Рәсемне җый» уен күнегүе.

https://nsportal.ru/sites/default/files/docpreview_image/2018/09/17/femp_pomoraeva_pozina.docx_image65.jpg

Һәр командада предметларның (ракета, очкыч) геометрик фигуралардан төзелгән сызымы (9 нчы рәсем), төсле геометрик фигуралар җыелмасы.

Тәрбияче сызым өстенә геометрик фигураларны куеп, ракета һәм очкычны төзергә тәкъдим итә. Биремне тәмамлагач, балалар нинди фигуралар кулланганнары турында сөйлиләр.

9 нчы рәсем

«Атнаны төзе» уен күнегүе.

Һәр командада 1 дән 7 гә кадәрге цифрлар язылган төрле төстәге карточкалар җыелмасы.

Тәрбияче:

– Балалар, сездә төрле төстәге түгәрәкләр бар. Бу – атна көннәрен белдергән түгәрәкләр: ак түгәрәк – дүшәмбе, сары түгәрәк – сишәмбе, зәңгәр түгәрәк – чәршәмбе, коңгырт түгәрәк – пәнҗешәмбе, яшел түгәрәк – җомга, кызыл түгәрәк – шимбә, кызгылт-сары түгәрәк – якшәмбе. Сигнал буенча сез атна көннәре тәртибендә бер рәткә тезелергә тиеш буласыз: беренче булып берле саны баса (дүшәмбе), икенче булып икеле саны (сишәмбе) hәм шул тәртиптә дәвам итәрсез.

Аннан соң балалар тәртип буенча атна көннәрен әйтәләр, туры килгән цифрлы карточкаларны күрсәтеп баралар.

Балалар музыкага тәрбияче күрсәткән төрле хәрәкәтләр башкаралар, музыка тәмамлангач, тәрбияче атнаның бер көненең исемен атый (сишәмбе), ә балалар бер рәткә, мәсәлән, сишәмбедән башлап атна ясап тезеләләр.

Аннан соң пәнҗешәмбедән башлап атна ясап тезеләләр, шул рәвешчә уен дәвам иттерелә. Уен ике-өч тапкыр кабатлана.

Дөрес башкарылган бирем өчен командаларга йолдызчыклар бирелә. Шөгыль ахырында йолдызчыклар саны санала, җиңүче билгеләнә.