5 санын ике кечкенә саннан төзү һәм ике кечкенә санга таркату.
Информация
Бурычлар
Шөгыль барышы
«Мырауҗанга санарга булышыйк» уен күнегүе.
Фланелеграфка 10 түгәрәк тезеп куелган.
Тәрбияче:
– Болар – сөт салынган чүлмәкләр. Аларны Мырауҗан әзерләгән. Чүлмәкләр санынча санау таякчыклары санап алыгыз. Таякчыкларны резинка белән бәйләп куегыз.
Тәрбияче балаларның бәйләмнәре ун таякчыктан барлыкка килүен аңлатып китә.
Тәрбияче:
– Сезнең ничә бәйләм барлыкка килде? Бәйләмдә ничә таякчык? Бер бәйләм дистә дип атала. Бер дистәне цифр белән билгеләгез, цифрны атагыз.
Тәрбияче ун түгәрәкне вертикаль тасма белән аерып ала да, янәшә тагын бер түгәрәк куя. Мырауҗанның алга таба саный белмәвен һәм балаларга аны бергәләшеп санарга өйрәтергә тәкъдим итә.
Тәрбияче:
– Мырауҗан тагын ничә сөт салынган чүлмәк алып килгән?
Балалар бәйләмгә тагын бер таякчык куялар.
Тәрбияче (ун түгәрәккә ишарәләп):
– Безнең ничә дистә килеп чыкты?
Балалар:
– Бер дистә килеп чыкты.
Тәрбияче:
– Дистә янында ничә берәмлек?
Балалар:
– Бер берәмлек.
Тәрбияче (яңа санны атый). Балалар, бу унбер саны була.
Балалар цифр ярдәмендә микъдар санын һәм ничә дистә hәм берәмлек икәнлеген билгелиләр. Бер бала такта янында башкара.
Тәрбияче фланелеграфка тагын бер түгәрәк куя. Балалар да тагын бер таякчык өстиләр hәм түбәндәге сорауларга җавап бирәләр.
Тәрбияче:
– Мырауҗан тагын ничә сөт салынган чүлмәк алып килгән? Безнең ничә дистә?
Балалар:
– Бер дистә.
Тәрбияче:
– Дистә янында ничә берәмлек? Нинди сан килеп чыкты? Аны цифр белән күрсәтегез.
Балалар:
– Унике.
Шул рәвешле балалар унбишкә кадәр саныйлар.
«Мырауҗан салат ясый» уены.
Тәрбияче:
– Мырауҗан биш төрле яшелчәдән салат ясарга тели (магнитлы тактага 4 кишер hәм бер чөгендер куя). Мырауҗан барысы ничә яшелчә ала? Кайсы яшелчәләрне күпме ала? Сез биш санын ничек төзедегез?
Аннан соң ун кишер hәм ун чөгендер куела. Балаларга башкача биш санын төзергә куша. Барлык вариантлар да магнитлы тактага куелып барыла. (4 hәм 1; 3 hәм 2; 2 hәм 3; 1 hәм 4).
Динамик пауза:
Кошлар очты көньякка |
|
Канат кагып, еракка. |
кулларын ян-якка җәеп болгыйлар |
Аюлар өн казыды |
|
Бик тирән итеп базны. |
җир казу хәрәкәтләре ясыйлар |
Балыклар да тындылар, |
|
Су төбенә чумдылар. |
чүгәлиләр |
Агачлар ялангачлар, |
|
Җилләрдә чайкалалар. |
кулларын баш өстенә күтәреп чайкыйлар |
Тик безгә күңелле көз – |
|
Без бакчага йөрибез. |
урында атлыйлар. |
«Мырауҗанга салат рецептын язарга булышыйк» уен күнегүе.
Балаларда цифрлар җыелмасы. Тәрбияче ингредиентларын билгеләр өчен ике цифр кулланып, салат рецептын язарга куша. Тәрбияче салат рецепты язуда мөмкин булган төрлелекне карап чыга.
«Мырауҗан чүлмәкләрне чагыштыра» уены.
Тәрбияче өстәлендә бал салынган биш чүлмәк. Бу чүлмәкләр авырлыклары буенча төрле. Тәрбияче аларны иң җиңеленнән тезә башлап, иң авыры белән тәмамларга куша.
Мырауҗан 1 цифры белән билгеләнгән иң җиңел банканы күрсәтә. Такта янына чакырылган бала аны кулына тотып, башка чүлмәкләр белән чагыштырып карый да, аның иң җиңеле икәнен ачыклый. Аннан соң ике бала икешәр чүлмәк ала да, шуларның иң җиңелен сайлый. Өченче бала сайланган ике чүлмәкне чагыштыра, иң җиңелен сайлап, беренчесе янәшәсенә куя. Шул рәвешчә, калган чүлмәкләр дә куелып барыла. Мырауҗан белән бергә балалар hәр банканың авырлыкларын әйтеп баралар (Иң җиңел, җиңел, авыр, авыррак, тагын да авыррак ... hәм иң авыры).
«Ашамлыкларны базга урнаштырабыз» уен күнегүе.
Балаларда альбом битләре hәм геометрик фигуралар. Мырауҗан базга кайсы яшелчәләрнең кайда куелуы турында сөйли hәм аларны магнит тактасына урнаштыра.
Мырауҗан:
– Кәбестә уртада (балалар кәгазь битенә яшел түгәрәк куялар), кәбестәдән сулгарак кишер куегыз (балалар өчпочмак куялар), кәбестәдән уңда чөгендер куегыз (кызыл түгәрәк куела), кәбестәдән өстәрәк суган куегыз (сары түгәрәк), кәбестәдән астарак бәрәңгене куегыз.
Аннан соң балалар яшелчәләрне ничек урнаштырганнары турында сөйлиләр.