Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез әле, кулларны-кулга тотынышып, бер-беребезгә җылылык һәм яхшылык бүләк итеп, елмаеп алыйк.

Бергәләшеп без басыйк,

Бик зур түгәрәк ясыйк.

Кояшның җылы нурыннан

Йөрәкләргә көч алыйк.

Татулашыйк, дуслашыйк,

Шөгылебезне башлыйк.

«Без туп белән уйныйбыз» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Кәрзиндә 10 туп бар. Балалар, такта янына чыгыгыз һәм берешәр туп алыгыз. Сез ничә булдыгыз?

Балалар:

– Ун булдык.

Тәрбияче:

– Балалар, барлыгы күпме туп алдыгыз?

Балалар:

– Барлыгы ун туп алдык.

Тәрбияче яңа санның ничек килеп чыкканын ачыклап, калган балаларга бер туп бирә (10 иде, 1 өстәде, ...11 булды). 15 нче тупны биргәч, ничә туп булганын ачыклый.

Тәрбияче Димәк, 15 саны ничек барлыкка килде?

Балалар:

– 10 иде, 1 өстәлде, ...11 булды...,... .

Тәрбияче:

– 10 саны белән 15 санын чагыштырыйк әле, кайсы зуррак?

Балалар:

– 15 саны 10 саныннан зуррак.

Тәрбияче:

– Шулай итеп, безнең ике кечкенә (10 һәм 5) саннан бер зур сан килеп чыкты.

«Үлчәргә өйрәнәбез» уен күнегүе.

Тәрбияченең өстәлендә 6 шакмак һәм дөге ярмасы салынган банка.

Тәрбияче:

– Балалар, өстәлдә ничә шакмак барлыгын ничек белә алабыз?

Балалар:

– Санап белә алабыз.

Тәрбияче:

– Ә банкада күпме дөге ярмасы барлыгын ничек белә алабыз?

Тәрбияче балаларның җавапларын тыңлый һәм аларны бөртекләрне санау бик озак була дигән нәтиҗәгә китерә.

Тәрбияче:

– Банкада күпме ярма икәнлеген үлчәп була. Сез ничек уйлыйсыз, дөге ярмасын нәрсә белән үлчәп була?

Балаларның җавапларын тыңлаганнан соң, тәрбияче өстәл өстенә кашык, стакан, линейка, бау куя.

Тәрбияче:

– Дөге ярмасын үлчәү ничек уңайлырак?

Балалар:

– Стакан яки кашык белән.

Тәрбияче:

– Без нәрсә белән үлчибез, шул шартлы үлчәм дип атала.

Тәрбияче стакан белән ярманы үлчәргә тәкъдим итә һәм үлчәү ысулын күрсәтә. Стаканга тутырып дөге ярмасы сала, ярма стакан читенә кадәр тутырылгач, аны касәгә бушата. Бер стакан дөге ярмасын бушаткан саен, бер бала өстәлгә бер шакмак куя. Үлчәп бетергәч, балалар шакмакларны саный һәм аларның санын әйтәләр. Тәрбияче өстәлдәге шакмаклар саны савытта ничә стакан дөге барлыгын күрсәтүен әйтә.

Тәрбияче:

– Ничә шакмак булды?

Балалар:

– Дүрт шакмак булды. Димәк, дүрт стакан дөге ярмасы.

Әминә Бикчәнтәева «Туп-туп тубыбыз» шигыренә туплар белән динамик пауза. http://www.бала.рф/ipad/library.html?id=1

Туп-туп тубыбыз,

Син – безнең матурыбыз,

тупны күрсәтәләр

Тишмәбез дә югалтмабыз,

Оста тота кулыбыз.

туп белән кулларны алга сузалар

Рөстәм, сиңа да бирәбез,

Әйдә, уйныйбыз бергә,

Кирәк аны, чөеп-чөеп,

Тотып ала белергә.

өскә бәреп тупны тоталар

Туп сикерә, син дә сикер,

Тыпыр-тыпыр тыпырда,

тыпырдыйлар

Дуслар белән уйна бергә,

Читтә генә утырма.

Әйләнәләр.

«Күңелле саннар» уен күнегүе.

Тәрбиячедә карандашлар: бер тартмада – 5 кызыл карандаш, икенче тартмада – 5 зәңгәр карандаш.

Тәрбияче:

– Тартмаларда ничә карандаш һәм алар нинди төстә?

Балалар:

– 5 кызыл карандаш, икенче тартмада – 5 зәңгәр карандаш.

Аннары балаларга бирем бирә.

Ал, дускаем, бер карандаш,

Куй үзеңнең алдыңа.

Нинди төстәге карандаш

Ята хәзер алдыңда?

Карандашларның саннары

Тулсын өчен алтыга,

Ничә кызыл карандашны

Куйдың хәзер алдыңа?

Тәрбияче:

– Балалар, алдыгызда ничә карандаш булды?

Балалар:

– Алты карандаш булды.

Тәрбияче:

– Төсле карандашлар ничә?

Балалар:

– Биш кызыл, бер зәнгәр карандаш.

Тәрбияче:

– Без алты санын ничек төзедек?

Балалар:

– Бишкә берне кушып, дүрткә икене кушып һәм өчкә өчне кушып.

Балалар өстәлләрдә һәм тактада тиешле саннарны парлап куялар, 6 санының нинди саннардан төзелүен әйтәләр.

«Юл сызыгыз» уен күнегүе.

https://nsportal.ru/sites/default/files/docpreview_image/2018/09/17/femp_pomoraeva_pozina.docx_image63.jpg

Тәрбияче балалар бакчасы мәйданы (бина һәм уен мәйданчыклары) планы сурәтләнгән кәгазь битләре тарата (10 нчы рәсем).

Тәрбияче балаларга Шәвәлигә юл табарга булышырга тәкъдим итә һәм күрсәтмәләр бирә.

10 нчы рәсем

Тәрбияче:

– Хәрәкәт юнәлешен ничек күрсәтәбез?

Балалар:

– Уклы туры сызык сызабыз.

Тәрбияче:

– Өчпочмакны кәгазь битенең уртасына куегыз. Бу нәрсә була?

Балалар:

– Спорт мәйданчыгы.

Тәрбияче:

– Турыпочмаклыктан өчпочмакка кадәр уклы туры сызык сызыгыз.

– Кәгазь битенең бер ягының уртасына түгәрәк куегыз (төркемнең уен мәйданчыгы).

– Өчпочмактан түгәрәккә кадәр уклы туры сызык сызыгыз.

Балалар, чиратлашып, балалар бакчасы бинасыннан уен мәйданчыгына таба юл ясыйлар.