Ике кечерәк саннан 7 санын төзү һәм аны ике кечерәк санга таркату.
Информация
Бурычлар
Шөгыль барышы
Сөмбел Гаффарованың «Гөлгүзәл» әкиятеннән Гөлгүзәл килгән. http://www.бала.рф/ipad/library.html?id=44
«Шигъри мәсьәләләрне чиш» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Исәнмесез, сезгә Гөлгүзәл табышмаклар алып килде, берегез такта янына чыгар, ә калганнарыгыз урыннарыгызда эшләрсез.
Алсу бакчага керде,
6 кызыл алма өзде,
Әнисе тагын бер алма бирде,
Барысы ничә булды? (7).
Табышмакларны укыганда, тәрбияче алма рәсемнәрен магнитлы тактага тезә бара.
Тәрбияче:
– Ничә кызыл алма? Ничә сары алма? Барлыгы ничә алма?
Балалар:
– Алты кызыл алма. Бер сары алма. Барлыгы җиде алма.
Тәрбияче:
– Димәк, 7 саны ничек ясала?
Балалар:
– Алты һәм бер белән.
Тәрбияче табышмакларны әйтүен дәвам итә һәм җиделе санының нинди саннардан ясалышын ачыклый бара.
3 чыпчык җим чүплиләр,
Ә 4 чыпчык түбәдә.
Чырык-чырык чыркылдыйлар.
Барысы ничә, әйт, әйдә! (7).
Шытып чыкты, дуслар, бүген
Бакчабызда 4 чәчәк.
Ә иртәгә өчәү чыкса,
Алар ничәү булачак? (7).
Тәрбияче:
– Балалар, димәк, җиде нинди саннардан ясалырга мөмкин?
Балалар:
– 5 һәм 2; 1 һәм 6; 3 һәм 4; 4 һәм 3 саннарыннан.
Тиен керә.
Җирән койрык тиен булам.
Дуслар, мине таныйсызмы?
Сезгә зирәк бирем әйтәм,
Минем арттан саныйсызмы?
Көз җитүгә эшем арта,
Әзерләнәмен кышка.
Чикләвекләр ташып куям
Агачтагы куышка.
Алтыны салдым кәрзингә,
Алып кайтам тагын берне.
Җыелган чикләвекләр санын
Берәрегез әйтеп бирерме?
Тәрбияче:
– Балалар, әйдәгез, тиенгә ярдәм итик: тиен кәрзингә ничә чикләвек салган?
Балалар:
– Алты.
Тәрбияче:
– Өстәлләрегездәге кәрзиннәргә шулкадәр үк түгәрәк куегыз әле. (6).
Тәрбияче:
– Тагын ничәне алып кайта? (1).
Тәрбияче:
– Без нәрсә эшлибез?
Балалар:
– 6 га 1 не кушабыз.
Тәрбияче:
– Балалар, тиен барысы ничә чикләвек җыйган?
Балалар:
– Барысы 7 чикләвек.
7 санын 7 цифры белән билгеләвен әйтә. Тәрбияче 7 цифрын күрсәтә.
«Чикләвек җыю» уен күнегүе.
Тәрбияче тиеннең балалардан җыйган чикләвекләрен 2 кәрзингә бүлеп салуны сораганын әйтә. Балалар биремне таратма материаллар кулланып башкаралар һәм 7 санын ике кечерәк саннан ничек ясап булу вариантларын сөйлиләр. Тәкъдим ителгән вариантлар тактада саннар ярдәмендә күрсәтелә.
«Юл озынлыгын үлчә» уен күнегүе.
Балаларда урманнан балалар бакчасына кадәр юлның схемасы булган карточкалар бар.
Тәрбияче балаларга тиеннең урманнан балалар бакчасына кадәр килгән юлының озынлыгын белергә тәкъдим итә.
Тәрбияче:
– Урманнан балалар бакчасына кадәр юл озынлыгын ничек белеп була?
Балалар:
– Үлчәп.
Тәрбияче:
– Юл озынлыгын нәрсә белән үлчәп була?
Балаларның җаваплары тыңланганнан соң, тәрбияче дәвам итә.
Тәрбияче:
– Бүген без шартлы үлчәү белән урманнан балалар бакчасына кадәрге юлны үлчәрбез. Хәзер мин сезгә шартлы үлчәм белән үлчәү ысулын искә төшерермен. Үлчәмнең бер ягын һәм юл башын тәңгәл китереп, янәшә куярга кирәк. Карандаш ярдәмендә без үлчәмнең каршы ягы буенча сызык сызабыз. Аннары без шартлы үлчәмне шул сызыкка куябыз һәм тагын карандаш белән билгелибез. Ә хәзер рәсемегездәге юл озынлыгын үзегез үлчәгез.
Балалар шартлы үлчәмнәр санын фишкалар белән билгелиләр һәм аларны һәр шартлы үлчәм каршына куялар. Биремне үтәгәннән соң, тәрбияче балаларга сорау бирә.
Тәрбияче:
– Сез ничә фишка куйдыгыз? Алар нәрсәне күрсәтә? Юлның озынлыгы нәрсәгә тигез?
Балалар җавап бирә.
Динамик пауза:
Хәзер бераз ял итик, |
кулларны югары күтәрәбез |
Тәнебезгә көч кертик. |
уңга-сулга борылабыз |
Бер урында таптаныйк, |
урында атлыйлар |
Уңга, сулга күз салыйк. |
кул чәбәкләп уңга-сулга карыйлар. |
«Таякчыклар җыю» уен күнегүе.
Тәрбияче балаларга тиеннең балалары өчен таякчыклар җыерга булышырга тәкъдим итә. Санау таякчыклары бер дистә тәшкил итә, аны резинка белән бәйлиләр, тагын 5 санау таякчыгы өстиләр. Тәрбияче таякчыклар санын күрсәткән цифрны күрсәтүләрен үтенә (15 цифры). Балалар тагын бер санау таякчыгы өстиләр, яңа санны атыйлар һәм аның ничек килеп чыкканын сөйлиләр. (15 кә 1 не өстәделәр – 16 булды, 20 гә кадәр шулай дәвам итәләр). Килеп чыккан бер дистә таякчыкны тасма белән бәйлиләр.
Тәрбияче:
– Бездә ничә дистә таякчык булды?
Балалар:
– Ике дистә таякчык булды.
Тәрбияче:
– Безнең нинди сан килеп чыкты? 20 саны ничек килеп чыкты?
«Тиенгә сөлге бизәргә булышу» уен күнегүе.
Балалар алдында – эре шакмаклы дәфтәр битләре һәм төсле карандашлар. Тәрбияче балалардан тиеннең сөлгесен бизәргә булышуларын үтенә.
Тәрбияче балаларның игътибарын тактага юнәлтә, такта эре шакмакларга бүленгән.
Тәрбияче:
– Сез тактада нәрсә күрәсез?
Балалар:
– Сызыклар, шакмаклар.
Тәрбияче төсле акбур белән сулдан уңга һәм өстән аска сызыклар үткәрә, аларның юнәлешен атый.
Тәрбияче:
– Сызыклардан нәрсә килеп чыкты?
Балалар:
– Шакмаклар.
Тәрбияче:
– Шакмаклар рәсемне тигез урнаштырырга ярдәм итәләр. Шакмакның үзәгенә һәм сызыклар киселешенә нокталар куярга мөмкин (берничә вариант күрсәтә).
Тәрбияче:
– Хәзер, әйдәгез, төсле сызыклар, шакмаклар һәм нокталар белән тиен балаларының сөлгеләрен бизик.