Ике кечерәк саннан 8 санын төзү.
Информация
Бурычлар
Шөгыль барышы
«Куяннарга яшелчә утыртабыз» уен күнегүе.
Тәрбияче күптән түгел Нәкый Исәнбәтнең «Куянкай» шигырен укуларын исләренә төшерә һәм бүген Куянкайның кунакка килүен әйтә. http://www.balarf.ru/ipad/library.html?id=52
Тәрбияче әкияттәге куяннар рәсемен күрсәтә. Куян балаларын нәрсә белән сыйлап булганын ачыклый.
Тәрбияче:
– Балалар, безнең кунагыбызны нәрсә белән сыйларга була, куян балалары нәрсә ярата икән?
Балалар:
– Кишер, кәбестә, алма, гөмбә һ.б.
Тәрбияче:
– Әйе, дөрес, балалар, ләкин безнең кәрзиннәребез буш, безгә сезнең белән бакчадагы түтәлләргә яшелчәләр утыртырга кирәк. Әйдәгез, куяннар өчен түтәлләргә кишер һәм кәбестә утыртыйк.
Фланелеграфка 8 кәбестә, 8 кишер беркетелгән.
Тәрбияче:
– Һәрбер түтәлдә ике төрле 8 яшелчә үсәргә тиеш. 8 саны ничек ясала ала?
Балалар:
– 6 һәм 2; 5 һәм 3; 7 һәм 1; 4 һәм 4; 3 һәм 5.
Балалар яшелчәләрне төрлечә урнаштыралар һәм сорауларга җавап бирәләр.
Тәрбияче:
– Ничә яшелчә утыртылган? (Мәсәлән, 5 кәбестә һәм 3 кишер). Күпме кәбестә? Күпме кишер? Димәк, 8 саны ничек ясалды?
Балалар:
– 6 кәбестә һәм 2 кишер һ.б.
Берничә бала үзләренең түтәлләре турында сөйли.
«Спортсмен куяннар тезелешеп басалар» уен күнегүе.
Тәрбияче балаларга куяннарның спорт белән шөгыльләнергә яратуларын әйтә.
Тәрбияче:
– Ничек уйлыйсыз: алар нинди спорт белән шөгыльләнәләр икән?
Балалар:
– Куяннар йөгерергә яраталар.
Тәрбияче баштан ун куянга тезелеп басарга булышырга тәкъдим итә. Фланелеграфта куян рәсемнәре, 1-15 цифрлары.
Тәрбияче:
– Күпме куян баласын тездек?
Балалар:
– 10 куян баласын тездек.
Тәрбияче:
– Тагын бер куян өстәсәк, ничә куян була?
Балалар:
– 11 куян баласы.
11 нче куян өстенә 11 цифрын беркетәләр һәм шулай 15 цифрына кадәр дәвам итәләр.
Тәрбияче аларны тәртип буенча санарга, тәртип номерын атарга, аннары кире тәртиптә санарга тәкъдим ясый.
Динамик пауза:
Тәрбияче:
– Безнең куян балалары спорт белән шөгыльләнергә бик яраталар. Әйдәгез, аларны физкультминутка чакырыйк.
Динамик пауза. «Куяннар һәм бүре».
Йом-йомшак куяннар |
киереләләр |
Йокыдан уянганнар, |
|
Нинди рәхәт аланда, |
|
Шатланалар алар да. |
сикергәлиләр |
Тик бүрене күрмиләр, |
як-якка караналар |
Читтәнрәк йөрмиләр. |
төрле хәрәкәтләр ясыйлар |
Бүре бик явыз нәрсә, |
кулларын, йодрыклап күкрәк турысында әйләндерәләр, |
Уйлап тормый һичнәрсә, |
|
Аланга килеп җитә, |
|
Куянны куып китә. |
йөгерәләр |
«Шартлы үлчәм ярдәмендә предметның озынлыгын үлчә» уен күнегүе.
Тәрбияче проблемалы ситуация булдыра.
Тәрбияче:
– Бүген балалар бакчасына барганда ике кызның сикергеч озынлыгы өчен бәхәсләшкәнен ишеттем. Бер кызның кызыл сикергече, икенчесенең зәңгәр сикергече бар. Алар бездән кайсы сикергечнең озынрак икәнлеген аңлатырга сорадылар. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, кайсы сикергеч озынрак икәнен ничек белергә?
Балалар:
– Бер сикергечне икенчесе өстенә куеп чагыштырырга.
Тәрбияче:
– Бу дөрес, ләкин бу ысулны куллану уңайсызрак булыр. Предмет озынлыгын шартлы үлчәм белән үлчәп була.
Тәрбияче шартлы үлчәм нәрсә булырга мөмкинлеген аңлата.
Тәрбияче:
– Шартлы үлчәм линейка булырга мөмкин. Сез аның белән инде таныш. Шартлы үлчәм карандаш, кул яки башка әйбер булырга мөмкин. Ә бүген бездә шартлы үлчәм яшел кәгазь кисәге булачак. Балалар, минем ничек кызыл сикергечне үлчәгәнемне игътибар белән карагыз.
Балалар тәрбияче ничә тапкыр шартлы үлчәм куя, шул кадәр түгәрәк фишка куялар.
Тәрбияче (биремне үтәгәннән соң). Сез ничә түгәрәк фишка куйдыгыз? Алар нәрсә күрсәтә?
Балалар:
– Фишкалар шартлы үлчәм санын күрсәтәләр.
Тәрбияче:
– Балалар, кызыл сикергечнең ничә шартлы үлчәмгә тигез булганлыгын санап әйтегез.
Балалар (санагач):
– Кызыл сикергеч ун шартлы үлчәмгә тигез.
Тәрбияче балалар белән зәңгәр сикергечнең ничә шартлы үлчәмгә тигез булганын ачыклыйлар. (9).
Тәрбияче:
– Зәңгәр сикергеч ничә шартлы үлчәмгә тигез?
Балалар:
– Зәңгәр сикергеч тугыз шартлы үлчәмгә тигез.
Тәрбияче:
– Сикергечләрнең кайсы озынрак булып чыкты?
Балалар:
– Кызыл сикергеч озынрак.
«Аю Әппәснең бакчасына койма куябыз» уен күнегүе.
|
Тәрбияче: – Балалар, шаян куян балалары аю Әппәснең бакчасына кереп, кишерләрен сорамыйча алганнар. Куян балалары бакчасына кермәсен өчен, Аю Әппәс бездән аның бакчасына койма ясарга булышуыбызны үтенә. |
11 нче рәсем |
Тәрбияче:
– Шакмакларны сул яктагы өске почмактан аска таба санарбыз. Без аска таба биш шакмакны саныйбыз һәм сызыклар киселешендә нокта куябыз. Бу ноктадан без уңга өч шакмак саныйбыз һәм сызыклар киселешендә нокта куябыз. Аннан уңга тагын бер шакмакны саныйбыз һәм нокта куябыз.
Балалар биремне тәрбияче күрсәткәнчә этаплап үтиләр. Аннары алар нокталарны сызык ахырына кадәр шакмак аралаш куеп чыгалар (11 нче рәсем).