«Ике кечерәк саннан 9 санын төзү» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Балалар, сез тәм-томнар яратасызмы? Нәрсәне күбрәк яратасыз: конфетмы, кайнатмамы, прәннекме? Бүген безгә кунакка тәм-том яратучы Тәмлетамак килде. Ул кунакка бара һәм сездән дуслары өчен тартмаларга конфетлар тутырырга булышуыгызны үтенә. Моның өчен ул барлык балаларны да кондитер заводына чакыра. Кондитер фабрикасына узу өчен пропуск күрсәтергә кирәк. Карагыз, Тәмлетамак сезнең өчен пропусклар әзерләгән.

Бүлмә уртасында өстәл тора, анда пропуск карточкалары буташтырып куелган.

Тәрбияче:

– Тик барлык карточкалар да туры килми, бары 9 конфет рәсеме төшерелгән карточкаларны гына сайларга кирәк.

Балалар өстәл янына киләләр, кирәкле карточканы сайлыйлар. Тәрбияче пропускларны тикшерә. Балалар үз урыннарына утыралар. Балалар алдында конфет тартмалары, һәм конфет муляжлары тора.

Тәрбияче:

– Тәмлетамакның һәр дустының конфет тартмасында шоколадлар һәм карамель конфетлар булырга тиеш. (12 нче рәсем).

Тәмлетамак:

– Һәрбер тартмада барлыгы 9 конфет булырга тиеш.

https://nsportal.ru/sites/default/files/docpreview_image/2018/09/17/femp_pomoraeva_pozina.docx_image66.jpg

Балалар биремне төрле вариантлар белән башкара. Мисал: 3 һәм 6; 4 һәм 5; 5 һәм 4; 6 һәм 3; 7 һәм 2; 8 һәм 1.

12 нче рәсем

Тәрбияче:

– Тәмлетамак бик шат, ул сезгә рәхмәт әйтә.

Балалар, без барыбыз да бик яхшы эшләдек, ә хәзер Тәмлетамак сезне ял итәргә чакыра.

Динамик пауза. «Атна».

Бер, ике, бер, ике,

балалар бер урында атлыйлар

Өч, дүрт, биш, алты, җиде.

куллар билдә, алга таба күчеп, сикереп куялар

Дүшәмбе һәм сишәмбе,

Чәршәмбе, пәнҗешәмбе,

әйләнә буенча йөриләр

Аннары килә җомга –

кулларын ян-якка күтәрәләр, аска төшерәләр

Без йөрибез бакчага.

Шимбә һәм якшәмбедә

бер урында атлыйлар

Бар да булабыз өйдә.

Әни бәлеш пешерә,

куллар ирекле халәттә тора

Канәгать бар кеше дә!

алга таба сикереп куялар.

«Тәмлетамакка бүләккә кайнатма» уен ситуациясе.

Тәрбияче балаларга Тәмлетамакка бүләккә кайнатма кайнатырга тәкъдим итә.

Тәрбияче:

– Кайнатманы алмадан һәм грушадан кайнатырга була.

Өстәлләрдә 10 алма һәм 10 груша рәсеме. Тәрбияче балаларга ун алма санарга куша.

Тәрбияче (балалар тиешле санда алма санап алгач):

– Сез ничә алма санадыгыз?

Балалар:

– Ун алма санадык.

Тәрбияче:

– Ә башкача ничек әйтеп була?

Балалар:

– Бер дистә.

Аннан соң грушаларны санарга куша.

Тәрбияче:

– Ничә груша санадыгыз?

Балалар:

– Ун, ягъни тагын бер дистә груша санадык.

Тәрбияче:

– Барысы бергә ничә жимеш килеп чыгасын санап карыйк.

20 гә кадәр саныйлар. Ике дистә, ягъни 20 җимеш килеп чыгуын әйтәләр. Тәрбияче күзләр өчен гимнастика ясарга тәкъдим итә.

Күзләр өчен гимнастика.

Эчтәлеккә карап, күзләргә гимнастика ясыйлар

Күп эшләдем, күп күрдем,

Арыдылар күзләрем.

Йомам күзем, ял итсен,

Ачам күзем, күп күрсен.

Тагын йомам һәм ачам,

Бер йомам да, бер ачам.

Күзләр хәрәкәте белән

Бик зур әйләнә сызам.

Аннан төбим күзләремне

Имән бармак очына.

Кисәк карыйм тышта үскән

Биек агач башына.

«Кайнатманы банкаларга салабыз» уен күнегүе.

Шартлы үлчәм белән әйберләрнең биеклеген үлчәү. Тәрбияче балаларга цилиндрлар күрсәтә.

Тәрбияче:

– Балалар, кайнатмаларыбызны 3 шартлы үлчәм биеклегендәге банкаларга салырга кирәк булачак. Кайнатмаларыбызны салыр өчен банкаларның биеклеге туры килүен ничек белеп була?

Тәрбияче шартлы үлчәм ярдәмендә цилиндр биеклеген үлчәү алымнарын күрсәтә.

Тәрбияче:

– Цилиндрның нигезенә шартлы үлчәм куябыз. Шартлы үлчәм ахырын карандаш белән билгелибез. Билгеләгән урынга тагын шартлы үлчәмне куябыз.

Үлчәү барышында балалар цилиндр биеклегенә ничә шартлы үлчәм туры килә дип саныйлар һәм санау таякчыкларын һәр шартлы үлчәмгә куялар. Балалар цилиндрның биеклеге 5 үлчәмгә тигез икәнлеген ачыклыйлар.

Тәрбияче:

– Биш саны нәрсә күрсәтә? Цилиндрның биеклеге нәрсәгә тигез? Мондый банкага кайнатманы сала алабызмы?

Балалар:

– Сала алмыйбыз, чөнки ул зуррак.

Балалар үз җавапларын исбатлыйлар. Шундый ук эшне балалар өстәлләрдә турыпочмаклыклар (банкалар) белән башкаралар һәм бу банкаларның туры килүен ачыклыйлар.

«Кайнатмалы банкаларны тартмаларга урнаштыр» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Һәр банканың тартмада үз урыны бар, безгә банкаларны шунда урнаштырырга кирәк.

https://nsportal.ru/sites/default/files/docpreview_image/2018/09/17/femp_pomoraeva_pozina.docx_image68.jpg

Балаларда үрнәк язылган шакмаклы кәгазь бите (13 нче рәсем). Тәрбияче тактадагы үрнәкне карый һәм ничек дәвам итәргә икәнлеген аңлата.

13 нче рәсем

Тәрбияче:

– Соңгы ноктадан бер шакмакны санап, киләсе шакмак уртасына нокта куярга.

Балалар нокталарны юл ахырына хәтле куялар.