Ике кечерәк саннан 10 санын төзү.
Информация
Бурычлар
Шөгыль барышы
«Санны әйт» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Һәр санның чиктәш саннары була: билгеле санга кадәр килгән сан бергә кимрәк; билгеле саннан алдагы сан бергә зуррак була.
Тәрбияче балаларга чиратлап туп ыргыта, бер сан әйтә 2 (7, 9, 5...), ә балалар аның алдыннан һәм артыннан килгән санны әйтергә тиеш. Аннан соң сан рәтеннән төшереп калдырылган саннарны әйтергә кушып, туп ыргыта башлый (1, ..., 3; 5, 6, ..., 8; 8, ..., 10).
«Ашыгыч ярдәм телефоннары» уен күнегүе.
Тәрбияче шигырь укый.
Мәче йортын ут алды,
Өйне төтен каплады.
Ярдәм итүләрен сорап мәче,
Тәрәзәдән кычкырды.
Төтен яисә ут күренгәндә, тәрбияче «01» номерына шалтыратырга кирәк булуын искәртә.
Тактага балалар янгын сүндерү хезмәтенең телефон номерын цифрлар язылган карточкалар ярдәмендә куялар. Мәчене коткарыр өчен, озынлыгы алты шартлы үлчәмгә һәм киңлеге дүрт шартлы үлчәмгә тигез булган тыгыз тукыманы сузарга кирәк. Тәрбияче үлчәү кагыйдәләрен ачыклый һәм, озынлыкны үлчәгәндә, үлчәү – сулдан уңга, киңлекне үлчәгәндә, астан өскә таба алып барылырга тиешлеген искәртә. Чакырылган балалар «тукыма»ның озынлыгын һәм киңлеген шартлы үлчәү белән үлчиләр, калганнары биремнең дөрес үтәлешен күзәтәләр, үлчәмнәрне саныйлар һәм үз өстәлләренә тиешле санау таяклары куялар.
Тәрбияче:
– Тукыманы кисү озынлыгы ничә шартлы үлчәмгә тигез? Тукыманың кисү киңлеге ничә шартлы үлчәмгә тигез? Мәчене коткару өчен сезнең тукыманың озынлыгы һәм киңлеге яхшы булырмы?
Балалар үз җавапларын дәлиллиләр.
Тәрбияче:
– Әгәр дә кем дә булса начар кешеләргә, көтелмәгән хәлгә юлыкса, телефонда «02» номерын җыярга кирәк. Һәм шалтырату буенча полиция хезмәткәрләре килә, барысына да булыша, барысын да коткара.
Балалар тактага полициянең «02» телефон номерын куялар.
Динамик пауза:
Киек казлар очалар, зәңгәр күлгә төшәләр, |
кулларын ике якка күтәреп җилпиләр |
Рәхәтләнеп йөзәләр, чирәм буйлап йөриләр. |
урында атлыйлар |
Аннан алар торалар, канатларын кагалар. |
кулларын артка җибәреп селкиләр |
Җилпенеп талпыналар, бик еракка очалар. |
Тәрбияче шигырь укый.
Кем дә булса авырса,
Борчылма да, елама.
«03»не җый җитезрәк,
Табиб килер тизрәк.
Балалар тактага ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләрнең «03» телефон номерын беркетәләр.
«Тукмар белән Чукмарга бодай бөртекләрен тигез итеп бүл» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Чукмар белән Тукмарга әби 10 бөртек (түгәрәкләр) китерде, әтәчләргә бөртекләрне ике тәлинкәгә бүлеп салырга булышуыбызны сорады.
Балалар 10 санын ике кечерәк санга ничек бүлү турында сөйләшәләр. Саннар ярдәмендә тактада мөмкин булган вариантларны язалар (9 һәм 1, 8 һәм 2, 7 һәм 3, 6 һәм 4, 5, 4 һәм 6, 3 һәм 7, 2 һәм 8, 1 һәм 9).
Тәрбияче:
– Әби сезгә дә һәрберсе җиләк-җимешне 10 ар итеп (алма – түгәрәк һәм груша – өчпочмак) алып килде. Аларны ике вазага алмалар белән грушаларны кушып салырга кушты. Ике вазада да җиләк-җимешләр барлыгы 10 ар булырга тиеш.
Ике бала түгәрәкләр һәм өчпочмаклар ярдәмендә 10 санын төзи (кем тели). Барлык җавап вариантлары да карала һәм цифрлар язылган карточкалар ярдәмендә тактада күрсәтелә.
«Ашыгыч ярдәмгә шифр тапшырабыз» уен күнегүе.
Балаларның дәфтәрләрендә шифрның үрнәге язылган Тактада үрнәк рәсем бар.
Тәрбияче балалар белән нокталар һәм сызыклар урнаштыру эзлеклелеге турында сөйли (шакмакның үзәгендә нокта, киләсе шакмакта горизонталь аркылы сызык), алар арасындагы интервалларны ачыклый һәм «шифр»ны дәвам итәргә тәкъдим итә. (14 нче рәсем ). Тәрбияче шифрны укый: «Рәхмәт, ярдәм күрсәтелде». Тәрбияче биремнең дөрес үтәлүен тикшерә, биремне дөрес башкаручыларга елмаеп торган, ә хата җибәрүчеләргә моңсу «смайлик» ясарга тәкъдим итә.