«Башмакчы» уен күнегүе.

Тәрбияче санамышны укый. Балалар башмаклар саны кадәр төрле төстәге түгәрәкләрне өстәлгә куя баралар.

Тәрбияче:

Әй башмакчы, башмакчы,

Үзең оста такмакчы.

Син җырлама такмакны,

Бир кияргә башмакны.

Беренче – ак башмак,

Икенче – сары башмак,

Өченче – зәңгәр башмак,

Дүртенче – кара башмак,

Бишенче – соры башмак,

Алтынчы – кызыл башмак,

Җиденче – яшел башмак,

Сигезенче – алсу башмак,

Тугызынчы – көрән башмак,

Унынчысы – шәмәхә...

Тәрбияче:

– Санамышта башмаклар нинди саннар белән билгеләнгән? Тәртип саны беләнме яисә микъдар саны беләнме?

Балалар төрле төстәге түгәрәкләрне саныйлар.

Тәрбияче:

– Тәртип буенча санау санның нәрсәсен күрсәтә?

Балалар:

– Тәртип урынын.

Тәрбияче:

– Башмакчының ничә башмагы булуын белер өчен, түгәрәкләрне ничек санарга?

Балалар:

– Бер, ике, өч...ун.

Тәрбияче:

– Түгәрәкләрнең микъдар саны нәрсәне күрсәтә?

Балалар:

– Барлыгы ничә башмак булуын.

Тәрбияче:

– Ә барлыгы ничә түгәрәк? (10 түгәрәк). Сары, кызыл, зәңгәр... башмаклар ничәшәр? (кызыл – бер, ак – бер, яшел -бер...)

Тәрбияче:

– Сез нинди сан төзедегез? (10 саны).

Тәрбияче:

– 10 санын ничек төзедегез? 10 санын төзер өчен ничә берәмлек кулландыгыз?

Балалар:

–Ун берәмлек.

«Конструктор» дидактик уены.

Тәрбияче шигырь укый, балалар геометрик фигуралардан һәм санау таякчыкларыннан шигырьдә сурәтләнгән предметларны төзиләр.

https://nsportal.ru/sites/default/files/docpreview_image/2018/09/17/femp_pomoraeva_pozina.docx_image75.jpg

Алдым мин бер квадрат,

Өстенә куйдым өчпочмак.

Песиемә дигән өем

Килеп чыкты бик җыйнак.

15 нче рәсем

https://nsportal.ru/sites/default/files/docpreview_image/2018/09/17/femp_pomoraeva_pozina.docx_image77.jpg

Яшел төсле өч өчпочмак

Ята иде өстәлдә.

Мин аларны аслы-өсле

Тезеп куйдым өстәлгә.

Көрән төсле таякчыкны

Китереп куйдым аскарак.

Килеп чыкты матур һәм төз

Ямь-яшел бер чыршыкай.

16 нчы рәсем

https://nsportal.ru/sites/default/files/docpreview_image/2018/09/17/femp_pomoraeva_pozina.docx_image79.jpg

Өч түгәрәк өстенә

Китереп куйдым квадратны.

Ике турыпочмак өстәгәч,

Машина килеп чыкты.

17 нче рәсем

https://nsportal.ru/sites/default/files/docpreview_image/2018/09/17/femp_pomoraeva_pozina.docx_image80.jpg

Ике түгәрәк уртасына

Бер өчпочмак куясыз.

Ике таякчык алып,

Рульне ясап куясыз.

18 нче рәсем

Балалар ясалган предметларның исемнәрен әйтәләр.

Динамик пауза:

Балалар музыкага әйләнә буенча йөриләр. Тәрбияче кушуы буенча юнәлешләрен һәм алып баручыны алмаштырып торалар.

«Сәер үлчәү» уен күнегүе.

Балалар ярым түгәрәккә басалар. Санамыш ярдәмендэ балалар ике алып баручыны сайлыйлар. Тәрбияче балаларга бүлмәдәге келәмнең киңлеген адымнар белән үлчәргә тәкъдим итә. Бер бала зур адымнар белән үлчи, икенче бала кечкенә адымнар белән үлчи. Балалар үлчәгән саннарны тактада күрсәтәләр. Тәрбияче сорау бирә.

Тәрбияче:

– Бүлмәдәге келәмнең киңлеген үлчәгәндә, нинди саннар килеп чыкты?

Балалар:

– Төрле саннар.

Тәрбияче:

– Балалар бер үк келәмнең киңлеген үлчәделәрме?

Тәрбияче:

– Әйе, бер үк келәмнең киңлеген үлчәделәр.

Тәрбияче:

– Ә нигә саннар төрле?

Тәрбияче:

– Төрле адымнар белән бер үк әйберне үлчәгәндә, без төрле нәтиҗәләргә ирештек: шартлы үлчәм зуррак булса, нәтиҗәдә кечерәк сан килеп чыга һәм киресенчә, шартлы үлчәм кечерәк булса, нәтиҗәдә зуррак сан килеп чыга.