1, 2, 5, 10 сумлык акчалар.
Информация
Бурычлар
Шөгыль барышы
«Хәзинә эзлибез» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Балалар, карагыз әле, мин карта таптым. Карта ярдәмендә нәрсә эзләргә була?
Балалар:
– Хәзинә.
Тәрбияче:
– Менә без дә бүген хәзинә эзләргә барабыз. Хәзинәне табу өчен безгә картадагы маршрутны төгәл үтәргә кирәк. Картада агач астында ясалган сандык рәсеме һәм агач янына бару юлы күрсәтелгән. Сандыкны табу өчен безгә ике командага бүленергә, бер-бер артлы тезелеп басарга һәм алып баручылар карта буенча кая алып бара, шунда барырга кирәк. Кайсы команда беренче барып җитә, хәзинәле сандыкны шул ача.
Балаларга хәрәкәт юнәлешләре күрсәтелгән ике карта бирелә.
Тәрбияче:
– Әйдәгез, сандыкны ачып карыйк, нинди хәзинә таптык икән без. Анда нәрсә бар?
Балалар:
– Анда акчалар бар.
Тәрбияче:
– Акчаның нинди төрләре бар?
Балалар:
– Кәгазь акчалар (купюра) һәм металл акчалар (тәңкәләр).
Тәрбияче:
– Ә сез нинди тәңкәләрне беләсез?
Тәрбияче:
– Ә безнең илдә тәңкәләр ничек атала?
Балалар:
– Тиеннәр һәм сумнар.
Таратма материаллар белән эш.
Балаларның өстәлләрендәге янчыкларда тәңкәләр җыелмасы (1, 2, 5, 10 сум). Балалар тәңкәләрне карыйлар һәм алар арасындагы охшашлыкны һәм (барлык тәңкәләрдә дә Россия гербы сурәтләнгән) һәм аерманы (тәңкәләрдә төрле саннар, язулар, алар төрле зурлыкта) табалар. Тәрбияче тәңкәдәге сан нәрсәне күрсәтүен, тәңкәдә язылган сан ул ничә сумга тигез икәнлеген аңлата. Балалар тәңкәләрне карыйлар һәм аларның ничә сумлык (тиенлек) тәңкәләр булуын әйтәләр.
Динамик пауза:
Тәрбияче шигырь укыганда, балалар тиешле хәрәкәтләр ясыйлар.
Без дуслар.
Син барасың, мин барам,
Син чабасың, мин чабам,
Син йөзәсең, мин йөзәм,
Син эчәсең, мин эчәм,
Син ашыйсың, мин ашыйм,
Син уйныйсың, мин уйныйм,
Син җырлыйсың, мин җырлыйм.
Син биисең, мин биим.
Без бергә тату дуслар.
Аермаслар дошманнар.
Г.И.Мөхәммәтҗанова
«Туры сызык һәм нокта « уен күнегүе.
|
Биремнең үрнәге тактада күрсәтелгән. Балалар үрнәк буенча биремне үтәргә тиеш. (19 нчы рәсем ). Биремне эшли башлар алдынан тәрбияче карандашны ничек тотарга һәм сызыкларны шакмакның аскы сул почмагыннан өске уң почмагына юнәлтергә икәнен аңлата. Эш барышында тәрбияче һәр баланын биремне ничек үтәгәнен күзәтә. |
19 нчы рәсем |
«Фигураларны аерып чык» уен күнегүе.
|
Келәмдә бер үк төстәге өч кыршау (обруч) ята. Янәшәдә геометрик фигуралар куелган тартма. Тартмада 2 түгәрәк, 2 өчпочмак һәм 2 төрле төстәге һәм зурлыктагы турыпочмаклык. Балалар 3 командага бүленәләр һәм тәрбиячедән бирем алалар: һәр команда үз кыршавына аерым фигуралар салырга тиеш: беренче команда – өчпочмаклар, икенчесе – сары төстәге барлык фигуралар, өченчесе турыпочмаклыклар (20 нче рәсем). |
20 нче рәсем |
Тәрбияче:
– Сез нинди фигуралар алдыгыз? Фигураның төсе һәм зурлыгы нинди?
Тәрбияче беренче һәм өченче кыршау өстенә икенче кыршау куя һәм ачыклый.
Тәрбияче:
– Беренче һәм икенче кыршауларда нинди фигуралар охшаш? Алар арасында «тәрәзәдә» нинди фигура булачак?
|
Шулай ук балалар икенче һәм өченче кыршау арасындагы «тәрәзәдә» урнашачак уртак (охшаш) фигураны табалар. Кыршаулар киселешенең беренче өлешенә балалар сары төстәге өчпочмаклар куялар, ә икенче киселеш өлешенә сары турыпочмаклыклар куялар (21 нче рәсем). |
21 нче рәсем |
Тәрбияче:
– Сары өчпочмак беренче һәм икенче кыршауда да булырга мөмкин, чөнки ул өчпочмак һәм ул сары төстә, сары турыпочмаклык өченче һәм икенче кыршауларда булырга мөмкин, чөнки ул турыпочмаклык һәм ул сары төстә.