1, 5, 10 сумлык тәңкәләр.
Информация
Бурычлар
Шөгыль барышы
«Язу-сызу әсбаплары кибете» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Балалар, акча ни өчен кирәк ?
Балалар:
– Кибетләрдән ашамлыклар, киемнәр, китаплар һ.б. әйберләр алыр өчен.
Балаларның игътибарын өстәлдә яткан уку-язу кирәк-яракларына җәлеп итә.
Тәрбияче:
– Балалар, болар нәрсәләр? Аларның исемнәрен әйтеп чыгыгыз әле.
Балалар:
– Ручка, карандаш, линейка, бетергеч, альбом, дәфтәр, китап, кайчы, очлагыч.
Тәрбияче:
– Бу әйберләр нәрсәгә кирәк?.
Балалар:
– Мәктәптә уку өчен.
Тәрбияче:
– Һәр әйбер янындагы бәя күрсәткечләрендә шул әйбернең бәясе язылган.
Тәрбияче «Кибет» уены уйнарга тәкъдим итә. Балалар нинди акчалар кулланып, әсбапларны сатып алып буласын уйлыйлар. Тәрбияче балаларга бу мәсьәләнең төрле чишү юлларын тәкъдим итә, кибеттә әйбер сатып алу тәртибен искәртә.
Балалар «Кибет» уенын уйнаганда, һәр әсбапның исемен, бәясен ачыклыйлар. (Мәсәлән, бер шакмаклы дәфтәрне 4 сум түләп сатып алып була (2+2 сумлыклар).
Тәрбияче:
– Ике гади карандашның бәясе 6 сум. Ничә сумлык тәңкәләр кирәк була? (5+1 сумлыклар). Төсле карандашлар җыелмасы 15 сум. Ничә сумлык тәңкәләр кирәк була? (10 һәм 5 сумлык тәңкәләр). Бетергечнен бәясе 10 сум. Ничә сумлык тәңкәләр кирәк? (5 һәм 5 сумлыклар, 10 һәм 1 сумлык тәңкәләр). Ручка 3 сум тора. Ничә сумлык тәңкәләр кирәк була? (1 һәм 2 сумлык тәңкәләр).
Төрлечә санау алымнарын ныгыту өчен күнегү.
Тактада 10 бертөсле түгәрәк бирелгән. Балалар түгәрәкләр санын билгели.
Тәрбияче:
– Сез түгәрәкләрне санаганда, аларның барысын да санап чыктыгыз. Санау берәмлеге итеп, бер әйбер кулландыгыз. Ә мәктәптә, тизрәк санау өчен, икешәрләп, өчәрләп, бишәрләп санарга өйрәнәләр.
Тәрбияче беренче рәт астына башка төстәге 2 түгәрәк куя.
Тәрбияче:
– Безнең үлчәм берәмлеге ике сан була.
Ниндидер ераклыкта тәрбияче тагын 2 түгәрәк куя һәм балалар белән бергә ишарә белән түгәрәкләр санын күрсәтеп, «ике, дүрт» дип саный. Чакырылган бала ниндидер ераклыкта тагын 2 түгәрәк куя һәм балалар белән бергә түгәрәкләр санын «ике, дүрт, алты» дип саный.
Шулай итеп, балалар 10 га кадәр саныйлар. Аннары тәрбияче белән бергә балалар, ишарә белән санга туры килгән түгәрәкләр санын күрсәтеп, тагын бер тапкыр түгәрәкләрне санап чыгалар: «Ике, дүрт, алты, сигез, ун».
Динамик пауза:
Тәрбияче шигырь укыганда, балалар кирәк булган хәрәкәтләр ясыйлар.
Без инде хәзер зурлар, |
кулларын өскә күтәреп, кулларына карыйлар |
Күп эшли безнең куллар. |
кулларын алларына сузып әйләндерәләр |
Без идән дә юабыз |
кулларын уңга-сулга йөртәләр |
Һәм керләр дә уабыз. |
куллары белән ышку хәрәкәте ясыйлар |
Тузан сөртә беләбез, |
кулларын өскә күтәреп болгыйлар |
Ашарга пешерәбез. |
гәүдәләре белән уңга-сулга борылалар |
Тиздән үсеп җитәбез, |
кулларын өскә күтәреп, югарыга сузылалар |
Шунда эшкә китәрбез. |
урында атлыйлар. |
«Ком сәгате» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Кешеләр һәрвакыт вакытны үлчәргә теләгәннәр. Уйлап карагыз әле, кешеләр сәгать уйлап тапканга кадәр вакытны ничек белделәр икән? (Балалар җавабы). Элек вакытны кояшка карап белгәннәр. Ә аннан соң моның өчен кешеләр төрле вакыт үлчәү әсбаплары уйлап тапканнар, мәсәлән, ком сәгате.
Тәрбияче балаларга өч төрле ком сәгате күрсәтә.
Тәрбияче:
– Бу сәгатьләрнең аермалары – вакыт озынлыгында. Беренче ком сәгатенең вакыт озынлыгы 1 минут тәшкил итсә, икенчесенеке 2 минут, һәм өченчесенеке 5 минут тәшкил итә. Балалар, әйдәгез, биш санау таякчыгыннан торган флагчыклар төзибез. Эшне ком сәгатендәге ком агып беткәнче, 1 минут эчендә эшләп бетерергә кирәк.
Балалар барлыгы ничә флагчык төзегәннәрен саныйлар. Аннан соң ике минутлы ком сәгатенең комы агып беткәнче, флагчыклар төзиләр һәм ничә флагчык төзегәннәрен саныйлар. Аннары кайсы вакыт аралыгында ясаган флагчыклар санын чагыштыралар.