1, 5, 10 сумлык тәңкәләр.
Информация
Бурычлар
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Бүген безгә кунакка Алсу исемле курчак килде, аңа бүген кунаклар килә икән. Ул бездән кибеткә ашамлыклар алышырга баруыбызны сорый. Алсуга булышабызмы? Булышырга теләсәк, әйдәгез, кибеткә киттек.
«Ашамлыклар кибете» уен күнегүе.
Тәрбияченең өстәлендә «ашамлыклар» һәм бәяләр күрсәткечләре (8, 7 һәм 3 сум). Балаларда 1, 2, 5, 10 сумлык тәңкәләр җыелмасы.
Тәрбияче:
– Балалар, безнең кибетебездә нәрсәләр сатып алырга була? Ашамлыклар бәясен ничек белеп була?
Балалар:
– Бәяләр күрсәткеченнән.
Тәрбияче:
– Һәр ашамлык ничә сум тора?
Балалар:
– Ипи бәясе 3 сум (2 һәм 1 сум яки 1, 1 һәм 1 сум). Сөт бәясе 4 сум (2 һәм 2 сум яки 4 һәм 1 сумлык). 1 дистә йомырка бәясе 10 сум (5 һәм 5 сум яки 10 бер сумлык). Катык бәясе 6 сум (5 һәм1 яки 6 һәм 1сум) һ.б.
Тәрбияче бер ашамлыкны сатып ала һәм түләү өчен ничә сумлык, нинди тәңкәләр алуын аңлата. Соңыннан балаларга үзләре сатып алырга теләгән ашамлыкны һәм кирәкле тәңкәләрне сайларга тәгъдим итә. Чакырылган балалар ашамлыкларны сатып алалар һәм ничә сумлык нинди тәңкәләрне бирүләрен сөйлиләр. Тәрбияче белән бергәләп гамәлләренең дөреслеген, төрлечә түләү мөмкинлекләре турында фикер алышалар.
«Тиз саныйбыз» уен күнегүе.
Тактада парлап куелган 10 түгәрәк.
Тәрбияче:
– Балалар, түгәрәкләрне икешәрләп санагыз әле.
Кирәк булса, тәрбияче балаларга парлап куелган түгәрәкләрне күрсәтеп булыша. Чакырылган балалар түгәрәкләрне икешәрләп куя баралар һәм алга таба саныйлар. Түгәрәкләрнең саны 20 гә кадәр җитә (ике, дүрт, алты… егерме). Балалар ишарә белән аларның санын күрсәтеп, тәрбияче белән бергә тагын бер тапкыр түгәрәкләрне икешәрләп саныйлар.
«Ничә пар икәнлеген бел» уен күнегүе.
Балаларда 20 квадрат. Тәрбияче балаларга квадратларны парлап куярга һәм аларны санарга куша. Балалар чиратлашып квадратларны саныйлар. Соңыннан тәрбияче балаларга парлап куелган һәр квадрат өстенә берәр түгәрәк куярга куша.
Тәрбияче (биремне башкаргач):
– Сез ничә түгәрәк куйдыгыз? Куелган түгәрәкләр нәрсәне күрсәтә?
Балалар:
– Түгәрәкләр ничә пар квадрат икәнлеген күрсәтәләр.
Тәрбияче:
– 20 санында ничә пар квадрат булды?
Балалар:
– 10 пар.
Динамик пауза:
Сәгать тек-тек-тек-тек, |
балалар басып, йөрү хәрәкәтләре ясыйлар |
Бастык та алга киттек. |
|
Тик-так, тик-так, |
|
Күзләрне йомгаладык. |
балалар күзләрен йомгалыйлар |
Тук-тук, тук-тук, |
|
Кулларны суккаладык. |
куллары белән кулга сугалар |
«Вакытында өлгер» уен күнегүе.
Тәрбияченең өстәлендә рәсемле ягы аста булган 10 карточка ята. Балалар парларга бүленәләр. Тәрбияче кисәкләргә бүленгән рәсемнәр салынган конвертлар алырга тәкъдим итә һәм 3 минут эчендә кисәкләрдән рәсем җыярга куша (ком сәгатен күрсәтә). Тәрбияче барлык балаларның да биремне үтәргә өлгергәнме-юкмы икәнлеген тикшерә һәм эшне үтәгәндә билгеләнгән вакытка сыешуның бик мөһим икәнен искә төшерә.
«Койма ясыйбыз» уен күнегүе.
|
Балаларда биремнең үрнәге күрсәтелгән шакмаклы дәфтәр. Тәрбияче тактада биремне ничек эшләргә икәнлеген күрсәтә һәм койманы ясап бетерергә тәкъдим итә. Шөгыль ахырында биремнең дөрес һәм пөхтә эшләнүен тикшерә һәм билге итеп «елмайган кояш» куя. |
22 нче рәсем |