Тәрбияче:

– Балалар, безгә кемдер хат җибәргән. Хат кемнән икән? Хатта ниләр язылганны беләсегез киләме?

Тәрбияче хатны ачып укый.

Тәрбияче:

– «Кыш килде. Күп кошлар җылы якларга очып киттеләр. Ә без, чыпчыклар, песнәкләр, каргалар, саесканнар – сезнең янда, шәһәрдә калдык. Буран булганда, көчле кар яуганда, каты салкыннарда безгә азык табу бик кыен. Кышын безгә салкын түгел, тик безгә азык табуы бик авыр». Балалар, кышын кошларны ашатып торырга кирәк.

Тәрбияче балаларга табышмак укый.

Нәни генә өстәлләр

Эленгән каеннарга.

Анда ярма, ипиләр

Ризык була кошларга! (Җимлек).

«Кошлар өчен азык сатып алабыз» уен күнегүе.

Тәрбияченең өстәлендә көнбагыш салынган 10 сумлык бәя куелган стакан. Тәрбияче балаларга җимлек ясалган рәсем күрсәтә һәм шигырь укый.

Тәрбияче:

Кыш җиттеме – кошлар өчен

Без ашханә ачабыз.

Һәм кошларга эндәшәбез:

– Рәхим итеп, ашагыз!

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, кошлар өчен бер стакан көнбагыш сатып алабыз. Аның бәясен каян белеп була?

Балалар:

– Бәя күрсәткече буенча.

Балалар мөстәкыйль рәвештә акчаларны җыялар һәм үз вариантлары турында фикер алышалар.

«Кошларга азык әзерлибез» уен күнегүе.

Тәрбияченең өстәлендә 2 стакан (берсендә – көнбагыш, икенчесендә – тары ярмасы), 2 үтә күренмәле касә, аш кашыгы, стакан, катыргыдан кискән тасма. Алар барысы да тастымал белән ябылган.
Тәрбияче балаларга кошлар өчен азык әзерләргә куша һәм тастымалны ача.
Балалар касәдә ярма белән көнбагышны бергә кушалар һәм тәрбияче биреме буенча кошларга биреләчәк азык күләмен үлчиләр. Балалар тәкъдим ителгән шартлы үлчәмнәрдән үзләре өчен уңайлы булган үлчәмнәрне сайлап алалар. Алар аш кашыгы белән үлчәргә кирәк дигән фикергә киләләр.
Чакырылган бала, тәрбияче белән берлектә, кагыйдәләр нигезендә үлчәүләрне башкара (өймичә тулы бер аш кашыгы). Калган балалар урыннарында касәгә ничә кашык азык салынганын санап, төймәле санагычның төймәләрен тартып баралар. Үлчәп бетергәч, төймәләрне саныйлар.

Тәрбияче:

– Сез ничә төймә тарттыгыз? Без үлчәгәндә килеп чыккан 10 саны нәрсәне аңлата? Касәдә күпме көнбагыш булды?

Балалар:

– Ун аш кашыгы көнбагыш булды.

Балалар белән бергәләп, тәрбияче азыкны үтә күренмәле янчыкка бушата.

Динамик пауза:

Кошлар булып очабыз,

кулларын як-якка җәеп «очалар»

Аннан җиргә төшәбез.

чүгәлиләр

Бераз ял итәбез дә

Тагын очып китәбез.

кулларын як-якка җәеп «очалар».

«Сыерчык оясы җыябыз» уен күнегүе.

https://konspekta.net/stydopedyaru/baza1/2380850854197.files/image042.jpg

Такта уртасында түгәрәк ясалган сыерчык оясының контуры. (23 нче рәсем).

Тәрбияче балалар белән бергә сыерчык оясы өлешләренең формасын билгели. Соңыннан киселгән өлешләрдән нәкъ шундый сыерчык оясы төзергә тәкъдим итә (үрнәк алып куела).

Биремне үтәгәннән соң, балалар сыерчык оясының ничә өлештән торуын һәм аларның формаларын ачыклыйлар.

23 нче рәсем

«Тек-тек» уен күнегүе.

Тәрбияченең өстәлендә тастымал белән капланган төрле сәгатьләр: будильник, кул сәгате, күкеле стена сәгате. Тәрбияче Муса Җәлилнең «Әтәч» шигырен укый:

Таң ата бугай,

Әтәч кычкыра:

– Кикрикүк,

Кикрикүк!

Йә сузып кына,

Йә бик еш кына:

– Кикрикүк,

Кикрикүк!

Аңа кушыла

Башка әтәчләр:

– Кикрикүк,

Кикрикүк!

Картлар артыннан

Шаулаша яшьләр:

– Кикрикүк,

Кикрикүк!

Без дә уяндык

Әтәч тавышына:

– Кикрикүк,

Кикрикүк!

Бакчага килдек,

Ашыга-ашыга:

– Кикрикүк,

Кикрикүк!

Тәрбияче:

– Балалар, вакытны үлчәү өчен кешеләр нинди җайланмалар уйлап тапкан икән?

Балалар:

– Сәгать уйлап тапканнар.

Соңыннан төрле сәгатьләрне каплап куйган тастымалны ача һәм табышмаклар әйтә. Балалар табышмакларның җавапларын күрсәтәләр.

Һәркөн сәгать җидедә

Мин шалтырыйм, кычкырам.

Иртән тиешле вакытта

Бар кешене уятам! (Будильник сәгате).

Искиткеч матур йортта яши

Шат күңелле бер күке.

Сәгать саен кычкыра да

Йортына керә кире. (Күкеле стена сәгате).

Балалар тәрбияче белән бергәләп сәгать макетын карыйлар (цифрларның түгәрәк буенча урнашуына, сәгатьнең кыска һәм озын уклары булуына игътибар итәргә куша һәм укларның нәрсә күрсәткәнен ачыклый). Соңыннан шигырь укый.

Сәгать телләре.

Сәгать теле, сәгать теле,

Һәр сәгать саен чаба.

Ашыкмый да, армый да,

Илтә безне алга таба.

Сәгать теленең сеңлесе

Минут теле икән шул!

Үзе озын, үзе кызу,

Минутларны саный ул!

Тәрбияче сәгать телләрен 9.00 сәгатькә куя һәм кыска, озын телләрнең ничек урнашулары турында аңлата. Бу вакытта, ягъни 9.00 сәгатьтә, безнең балалар бакчасында шөгыльләр башлануын әйтә.