Чәчелүчән матдәләр күләме.
Информация
Бурычлар
Шөгыль барышы
«Печенье пешерү өчен он әзерләү» уен күнегүе.
Тәрбияче балаларга печенье пешерү өчен он әзерләргә тәкъдим итә. Күпчелек матдәләрне үлчәү кагыйдәләрен алдан ачыклый, балалар белән бергә шартлы үлчәм сайлый (бер чәй кашыгы) һәм савыттагы он күләмен үлчәүне сорый. Балалар чәй кашыгы белән онны банкадан савытка салалар һәм бер кашык он салган саен, өстәлгә бер түгәрәк куялар. Үлчәү ахырында алар түгәрәкләрне саныйлар һәм савытта ничә чәй кашыгы он булганын ачыклыйлар. Аннары тәрбияче дә савыттагы он күләмен үлчи, белә торып үлчәү кагыйдәсен боза (чәй кашыгын өеп тутырып сала). Балалар үлчәм микъдарын саныйлар һәм тәрбиячедә бер кашык он азрак килеп чыга. Балалар белән бергә тәрбияче ни өчен шулай килеп чыкканын ачыклап, хатаны төзәтәләр.
Тәрбияче банкадан савытка 5 чәй кашыгы он салырга, (түгәрәкләр кулланмыйча) һәм онны үзләренең савытларыннан тәрбияче савытына салырга тәкъдим итә.
«Пешерү вакытын билгеләү» уен күнегүе. Тәрбияче сәгать макетын күрсәтә һәм балаларга сорау бирә.
Тәрбияче:
– Сәгатьтә нәрсә сурәтләнгән? Озын ук нәрсә күрсәтә?
Балалар:
– Минутлар.
Тәрбияче:
– Кыска ук нәрсә күрсәтә?
Балалар:
– Сәгатьләр.
Тәрбияче сәгать макетында пешерә башлау вакытын билгели, сәгать һәм минут укларының торышын ачыклый (10.00). Балалар сәгатькә куелган вакытны атыйлар.
Тәрбияче балаларга сәгать макетында, печенье әзер булган вакытны куярга тәкъдим итә (бер сәгатьтән соң). Балалар вакытны үзләре куялар һәм гамәлләрен аңлаталар. Чакырылган бала тәрбияче өстәлендә биремнәр башкара.
«Печеньеның формасын билгеләү» уен күнегүе.
Тәрбияче балаларга математик комплектларда барлык өчпочмакларны һәм дүртпочмаклыкларны табарга, белгән фигураларны атарга һәм гомумиләштерүче сүз сайларга тәкъдим итә. (Күппочмаклыклар).
Аннары балаларның игътибарын тактадагы геометрик фигураларга юнәлтә (печенье).
Тәрбияче:
– Беренче фигураның ничә почмагы бар? (Биш) Аны почмаклар саны буенча ничек атап була?
Балалар:
– Бишпочмаклык дип атап була.
Тәрбияче:
– Икенче фигураның ничә почмагы бар? (Алты). Аны почмаклар саны буенча ничек атап була?
Балалар:
– Алтыпочмаклык.
Тәрбияче:
– Ике фигураны да бер сүз белән ничек атап була?
Балалар:
– Күппочмаклыклар.
Динамик пауза:
Тек-тек-тек-тек, |
|
Бастык та алга киттек. |
балалар басып, йөрү хәрәкәтләре ясыйлар |
Тик-так, тик-так, |
|
Күзләрне йомгаладык. |
балалар күзләрен йомгалыйлар |
Тук-ток, тук-ток, |
|
Кулларны суккаладык. |
куллары белән кулга сугалар. |
Тәрбияче балаларның игътибарын тактада ясалган шакмакларга юнәлтә.
Тәрбияче:
– Шакмаклар нинди формада?
Балалар:
– Квадрат формасында.
Тәрбияче:
– Квадратның нәрсәсе бар? Квадратның яклары ничек атала?
Балалар:
– Өске, аскы, сул, уң яклар.
Тәрбияче:
– Квадратның почмаклары ничек атала?
Балалар:
– Өске (аскы) сул (уң) почмагы.
|
Балаларның өстәлләрендә шакмаклы дәфтәрләр. Тәрбияче яңа биремгә игътибар итә. |
24 нче рәсем |
Тәрбияче:
– Алдагы биремнән һәм сулдан яңа бирем башына кадәр ничә шакмак калдырылган?
Тәрбияче:
– Шакмакларда нәрсә сурәтләнгән? Нокталар нинди почмакларда урнашкан?
Тәрбияче балаларга бер шакмак арасы белән ахырына кадәр үрнәк буенча нокталар ясарга тәкъдим итә. (24 нче рәсем).
Дөрес башкарылган бирем «кояш» белән бәяләнә.