Сыек матдәләрне үлчәү кагыйдәләре.
Информация
Бурычлар
Шөгыль барышы
«Саннарны бер рәткә тез» уен күнегүе.
Тактага 1 цифры эленгән. Келәмдә 0 дән 9 га кадәрге цифрлар язылган карточкалар.
Тәрбияче:
Сәер очрак,
Сирәк очрак!
Безнең саннар бәхәстә!
Күршесе белән басмаган
Бер генә сан да бу рәттә!
Тәрбияче балаларга биремнәрне үтәп, санлы рәт төзергә тәкъдим итә. Ул ширма артында 3 тапкыр металлофонга суга, тавышлар саны буенча балалардан санны билгеләргә һәм аны тиешле сан белән билгеләргә куша.
Тәрбияче:
– Сез ничә тавыш ишеттегез? (3). Сез тавышлар санын нинди цифр белән билгеләдегез?
Балалар:
– 3 цифры белән билгеләдек.
Тәрбияче:
– 3 цифрын кайда урнаштырырга кирәк?
Чакырылган бала 3 цифрын 1 цифрыннан бераз ераккарак куя. Тәрбияче балалардан 3 саны алдындагы һәм артындагы саннарны әйтүләрен сорый.
Тәрбияче:
– Сез нигә бу саннарны атадыгыз?
Балалар:
– Ике өчтән бергә кечкенәрәк, ә дүрт өчтән бергә зуррак.
Балалар 2 һәм 4 цифрларын билгелиләр һәм аларны санлы рәткә куялар. Охшаш биремнәр музыка коралларын кулланып, 6 һәм 9 саннары белән башкарыла. Санлы рәт тезеп, балалар саннарны тәртип буенча әйтәләр.
«Мыраубатырга булышыйк» уен күнегүе.
Тәрбияче өстәлендә төрле савытлар: стакан, банка, кәгазь тасма, билге куелган үтә күренмәле савыт. Тәрбияче балаларга Мыраубатырга савытта күпме сөт барлыгын белергә булышырга тәкъдим итә.
Тәрбияче:
– Савытта күпме сөт барлыгын ничек белергә? Сөт күләме нәрсә белән үлчәнә?
Балалар:
– Сөт литрларда үлчәнә.
Тәрбияче:
– Сөт күләмен без нәрсә белән үлчи алабыз?
Балалар:
– Стакан белән.
Тәрбияче:
– Сөтне күрсәтелгән билгегә кадәр стаканга салырга һәм касәгә салганда, һәр стакан саен түгәрәкләр куеп, билгеләп барырга кирәк.
Тәрбияче (биремне үтәп бетергәч). Ничә түгәрәк булды? Җыелган түгәрәкләр саны нәрсә күрсәтә? Савытта ничә стакан сөт булган?
Чакырылган бала савыттагы сөт күләмен цифр белән күрсәтә.
Динамик пауза:
Ике командага бүленер өчен, балалар савыттан түгәрәкләр алалар. Бер командада – кызыл түгәрәк алган балалар, икенче командада – сары түгәрәк алганнар.
Тәрбияче:
– Түгәрәкләр артына цифрлар ябыштырылган. Музыка уйнаганда сез бүлмә буйлап салмак кына йөгерәсез. Һәр команда (кызыллар һәм сарылар), мин сигнал бирүгә, 0 дән 9 кадәр дөрес итеп тезелегез.
Бер команда икенче команданың дөрес тезелгәнлеген карый, тиз генә нәтиҗә ясала. Саннарны уңайга һәм кирегә саныйлар (күмәкләп санау, кабатлау).
«Фигуралар модельләштерү» уен күнегүе.
Тәрбияче (китап күрсәтеп):
– Балалар, менә бу китапта геометрик фигуралар турында шигырьләр тупланган, ләкин аларның рәсемнәре юк. Безгә тиешле материаллар (бау, санау таякчыклары, пластилин, шакмак үрнәге) кулланып, 5 минут эчендә бу формаларны ясарга кирәк.
Тәрбияче ком сәгатен күрсәтә, аларның башлау вакытын билгели, шул ком сәгатендә ком коелып беткәнче, эш тәмам булырга тиешлеген әйтә.
Тәрбияче табышмаклар укый, ә балалар табышмакның җавабындагы фигураларны төрле материаллар ярдәмендә ясыйлар.
1. Өч почмаклы, өч яклы,
Әйтеп бир син җавапны. (Өчпочмак).
Балалар санау таякчыклары ярдәмендә өчпочмак ясыйлар.
2. Тигез аның һәр ягы,
Туры һәрбер почмагы.
Сезне күрүенә бик шат
Исеме аның (квадрат).
Балалар санау таякчыклары ярдәмендә квадрат ясыйлар.
3. Ул кояшны хәтерләтә,
Юлда йөри тәгәрәп.
Тәлинкәдә дә, сәгатьтә дә,
Без яраткан (түгәрәк).
Балалар бау ярдәмендә түгәрәк ясыйлар.
4. Балалар бакчасы, мәктәпләр,
Өйләр, кибет, ашханә.
Нәкъ шул фигура кебек
Төзелгән безнең шәһәр дә. (Турыпочмаклык).
Балалар карандашлар һәм санау таякчыклары ярдәмендә турыпочмаклык ясыйлар.
5. Көне буе әйләнсә дә,
Әйләнеп туймыйдыр ул.
Күпме генә сикертсәң дә,
Сикереп армыйдыр ул. (Туп).
Тәрбияче:
– Туп нинди геометрик җисемгә охшаган? (Шар).
Балалар пластилиннан шар ясыйлар.
6. Алты квадрат кушылып,
Бик каты дуслашканнар.
Нишләтсәң дә алты кыр,
Аерылмас булганнар. (Шакмак).
Балалар әзер шаблоннан шакмак ябыштыралар.
Биремне үтәү тәмамлангач, балалар барлык геометрик фигураларны санап китәләр.