10 эчендәге ике кечерәк саннан бер зур сан төзү.
Информация
Бурычлар
Шөгыль барышы
«Бергә җыелышыйк» уен күнегүе.
Уңай психологик халәт булдыру.
– Хәзер иртәме, кичме, төнме? (Иртә).
– Бер кулда ничә бармак бар? (Биш).
– Ике баланың ничә колагы бар? (Дүрт).
– Өч баланың ничә борыны була? (Өч).
– Бер кешенең уң кулы ничә була? (Бер).
– Бер атнада ничә көн бар? (Җиде).
Идәндә 2 кыршау. Тәрбияче кызларга бер кыршауга, ә малайларга икенче кыршауга тотынырга куша.
Тәрбияче:
– Ничә төркем барлыкка килде? Һәр төркемдә ничәшәр бала? Кайсы төркем зуррак? Нигә шулай дип уйлыйсыз?
Тәрбияче ике төркемдә булган балаларны бау ярдәмендә берләштерә.
Тәрбияче:
– Зур түгәрәктә хәзер ничә бала? Кайсы зуррак: барлык балалардан торган төркемме, әллә малайлардан гына торган төркемме? Нәрсә кечерәк: кызлардан гына торган төркемме, әллә барлык балалардан торган төркемме?
Тәрбияче (җавапларны гомумиләштереп). Барлык балаларны берләштергән төркем малайлардан гына торган төркемнән зуррак.
Балалар бауга тотынып, зур түгәрәк ясыйлар һәм җырлыйлар.
Дуслык, дуслык, чын дуслык.
Иптәшең әйбәт булсын.
Кыскара озын юл да
Бергә булыйк,
Бердәм булыйк,
Дуслыкның көче шунда.
«Цифрларны күрсәт» уен күнегүе.
Балаларда 0 дән алып 9 га кадәр булган цифрлар язылган карточкалар. Тәрбиячедә ике карточка, аның берсе капланган.
Тәрбияче:
– Шушы цифр яшерелгән цифр белән бергә 8 санын тәшкил итә. Яшерелгән цифрны әйтеп бирегез. Минем ике кулда да төймәләр, алар бергә 10 санын тәшкил итә. Карточкалар ярдәмендә җавап бирегез. Хәзер рәсемгә карап, аскы һәм өске ботакка ничә кош утырганын әйтегез. Ике ботакта барлыгы ничә кош? Ике карточка кулланып, кошларны башкача урнашырыгыз. (Һәр биремнән соң балалар үз җавапларына аңлатма бирәләр: «Мин ике һәм сигезле санын күрсәттем, чөнки бу ике сан бергә 10 санын тәшкил итә»).
«Ел төзибез» уен күнегүе.
Тактада тәртип буенча ел фасыллары төшерелгән рәсемнәр. Тәрбияче Г.Тукайның ел фасыллары турында язылган табышмакларын укый, балалар җавапларны рәсемдә табалар һәм ел фасыллары ничек килә, шул тәртиптә урнаштыралар.
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде,
Елап елгалар,
Яшьләр тугелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт ?
Я, әйтеп кара! (Яз көне).
Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште,
Кояш пешерә
Тиргә төшерә.
Халык ашыга,
Китә басуга,
Урагын ура.
Бу кайчак була? (Җәй көне).
Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява.
Җирләр дымлана,
Бу кайчак була? (Көз көне).
Һәр җир карланган,
Сулар бозланган,
Уйный җил-буран,
Бу кайчак, туган? (Кыш көне).
Балалар ел фасылларын килү тәртибе буенча әйтеп чыгалар.
Тәрбияче:
– Елның барлыгы ничә фасылы бар? Һәрбер ел фасылы ничә айдан тора? Көз айларын атагыз.
Көз айлары сурәтләнгән рәсемнәр тактага эленә. Тәрбияче көз айлары турында шигырьләр сөйли, балалар туры килгән рәсемнәрне табып эләләр.
Беренче сентябрь
Көзнең бу көне,
Гаҗәеп көне,
Әйтерсең лә, чәчәк көне.
Һәрбер өйдән чәчәк чыга,
Урамнарга чәчрәп чыга. Ш. Галиев.
Уңыш җыелды,
Аккошлар китте,
Матур көз ае –
Октябрь җитте.
Ноябрьдә суык инде,
Бу бит әле кыш түгел.
Яңгыр ява,
Салкын җилләр исә.
Нигәдер моңсу күңел.
Балалар көз айларын килү тәртибе буенча әйтеп үтәләр.
«Геометрик фигуралар төзибез» уен күнегүе.
Тәрбияче шигырьләр укый, ә балалар геометрик фигураларны бау һәм санау таякчыклары кулланып төзиләр.
Өчпочмак булган бик шат,
Туганы аның квадрат.
Балалар квадрат һәм өчпочмакны төзиләр һәм исемнәрен әйтәләр, ничек төзегәннәрен сөйләп бирәләр.
Тәрбияче:
– Квадратның почмакларын кисеп алсак, .нинди фигура барлыкка килә?
Балалар В.В.Воскобовичның төсле бауларын кулланып, кечкенә тартмаларда түгәрәкләр төзиләр.
Иртән торгач, туганнар
Гаҗәпләнеп куйганнар.
Дурт почмаклы квадрат, туган,
Сигез почмаклы булган.
Балалар сигез почмаклы фигура төзиләр.