10 саны эчендәге саннарны ике кечерәк санга таркату.
Информация
Бурычлар
Шөгыль барышы
Тәрбияче җыр җырлый, балалар кушыла.
Тәрбияче:
Туп, туп, матур туп,
Сикер, сикер, матур туп.
Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты,
Җиде, сигез, тугыз, ун,
Сикер, сикер, матур туп.
Тәрбияче тупны өскә чөя һәм тотып ала.
Тәрбияче:
– Ә хәзер түгәрәккә басыгыз.
Тәрбияче һәр балага туп ыргыта.
Тәрбияче:
– 8, 5, 10, 3 саннарының алдында килгән саннарны әйтеп бирегез (7, 4, 9, 2).
Тәрбияче:
– 9, 2, 7, 6 саннарының артында килгән саннарны әйтеп бирегез (10, 3, 8, 7).
Тәрбияче:
– 2 һәм 4, 3 һәм 5, 8 һәм 10, 6 һәм 8 саннары арасыннан төшеп калган саннарны табыгыз.
«Нокталар ясыйбыз» уен күнегүе.
|
Балаларда бизәк үрнәге сурәтләнгән шакмаклы дәфтәрләр. Балалар алдагы биремнән һәм сул яктан бизәккә кадәр ничә шакмак булуын ачыклыйлар. Тәрбияче балаларга үрнәк бизәккә карап, шакмакларда нәрсә сурәтләнгәнен сорый. (25 нче рәсем). |
25 нче рәсем |
Аннан соң биремне эшләүләрен сорый. Тәрбияче эшләрне тикшергәннән сон бизәк астына «елмайган кояш» төшерергә тәкъдим итә.
«Парыңны тап» хәрәкәтле уены.
Тәрбияче:
– Балалар, карагыз әле, никадәр күбәләк очып кергән бүлмәбезгә. (Күбәләк рәсеме сурәтләнгән беләзекләр күрсәтә).
Тәрбияче:
– Күбәләкләр бер-берсеннән ничек аерылып тора?
Балалар:
– Төрле төсләрдә һәм канатларында төрле цифрлар язылган.
Балалар берәр беләзек алып, уң кулларына кияләр, татар халык көенә очып йөриләр һәм көй туктагач, парларын табып, кулга-кул тотынышып әйләнәләр.
Тәрбияче зур санны әйтә һәм балалар беләзекләрендәге цифрга карап, шул санны «төзиләр». Уен, беләзекләрне алмаштырып, 3 тапкыр кабатлана.
«Фигураны үзгәрт» уен күнегүе.
Балалар каршында шакмаклы кәгазь битләре. Ул битләрдә квадрат, турыпочмаклык, бишпочмаклык сурәтләнгән. Балалар геометрик фигураларның атамаларын әйтәләр. Аннан соң тәрбияче квадратны бүлеп, ике турыпочмаклык ясарга һәм берсен буярга тәкъдим итә. Шундый биремнәрне турыпочмаклык һәм бишпочмаклык белән башкаралар һәм нинди фигуралар килеп чыгуын әйтәләр.
«Тере атна» хәрәкәтле уены.
Балалар ике төркемгә бүленәләр. Тәрбияче шигырь укыгын вакытта, һәр төркем үз атнасын төзи.
Җиде туган-тумача,
Атнада җиде туган -
Берсеннән-берсе уңган,
Базга төшеп, Дүшәмбе
Алып менгән бәрәңге.
Урап кайткач чишмәне,
Су китергән Сишәмбе.
Тырышкан Чәршәмбе дә:
Бәрәңгене әрчегән.
Пәнҗешәмбе табага
Аны ваклап тураган.
Чыралар телеп, Җомга
Ут кабызган утынга.
Кыздырып майда, Шимбә
Бәрәңгене пешергән.
Истән чыккан Якшәмбе:
Ул соң нәрсә эшләде?
Тәмләп, ялап кашыгын,
Бәрәңгене ашады.
Кем соң ул 7 туган?
Дөрес җавапны табучы
Булыр акыллы, уңган. (Атна көннәре)
Ринат Нуруллин шигыре.
Балалар атна көннәрен килү тәртибе буенча әйтәләр һәм атна көннәре эзлеклелегендә тезелеп басалар.