Тәрбияче:

– Исәнмесез, балалар! Безгә буген кунакка Ш.Галиев шигыренең герое Шәвәли килде.

Аудиоязмада Шәвәли шигырь сөйли:

«Мин –Шәвәли,

Шук малай,

Үткен малай,

Ут малай!

Мин – бик уңган,

Өлгер мин,

Юк-бар белән

Көлдермим!

Бик тапкыр мин,

Җыйнак мин.

Мин, мин,

Мин бик тыйнак мин!»

Тәрбияче:

– Шәвәли нәрсә алып килгән безгә? Ниндидер хат! Тиздән Шәвәли мәктәпкә бара. Ул инде мәктәпкә алдан әзерлек дәресләренә йөри. Укытучы аңа биремнәр белән хат биргән. Әйдәгез, хатны укып карыйк!

«Мәктәпкә әзерләнәбез» уен күнегүе.

Тәрбияче укытучы биргән биремнәр белән конвертны ача һәм балаларга аларны үтәргә тәкъдим итә. Тәрбияче ике баланы такта янына чакыра. Биремне укый һәм бер балага өстәлгә аз гына аралыкта ике шакмак куярга, ә икенче балага тагын бер шакмакны аларның өстенә куярга тәкъдим итә.

Тәрбияче:

– Балалар нәрсә төзеделәр? Айдар ничә шакмак куйды? Зөфәр ничә шакмак куйды? Әйдәгез, малайларның нәрсә эшләгәннәренә карап, мәсьәлә төзибез. Айдар өстәлгә ике шакмак, ә Зөфәр аларның өстенә тагын бер шакмак куйды. Балалар ничә шакмак куйдылар?

Балалар мәсьәләне кабатлыйлар.

Тәрбияче:

– Мәсьәләнең соравына җавап бирер өчен, аны чишәргә кирәк.

Тәрбияче такта янына тагын ике баланы чакыра.

Тәрбияче:

– Фланелеграфка Айдар ничә шакмак куйган булса, бер төстәге шуның кадәр үк квадрат, Зөфәр ничә шакмак куйган булса, шуның кадәр башка төстәге квадрат куегыз.

Балалар шакмакларны саныйлар һәм мәсьәләнең соравына җавап бирәләр.

Балалар:

– Айдар һәм Зөфәр бергә өч шакмак куйдылар.

Тәрбияче алдагы биремне укый һәм бер балага вазага 3 флагчык, ә икенче балага 1 флагчык куярга куша.

Тәрбияче:

– Камилә ничә флагчык куйды? Алинә ничә флагчык куйды?

Балалар Камилә белән Алинә гамәлләре турында сөйлиләр һәм флагчыклар санын әйтәләр.

Тәрбияче:

– Камилә вазага – өч флагчык, ә Алинә бер флагчык куйды. Бу мәсьәләнең шарты. Мәсьәләдә тагын сорау, ягъни, нәрсә белергә кирәклеге дә булырга тиеш. Безнең мәсьәләдә балаларның барлыгы ничә флагчык куюларын белергә кирәк.

Балалар мәсьәлә шартын һәм мәсьәләне тулысынча кабатлап чыгалар.

Тәрбияче:

– Мәсьәлә нинди өлешләрдән тора? Нәрсә ул мәсьәлә шарты? Нәрсә ул мәсьәлә соравы?

Балалар мәсьәләне тулысынча кабатлыйлар.

Тәрбияче:

– Мәсьәләнең соравына җавап бирү өчен, аны чишәргә кирәк. Балалар, Камилә вазага ничә флагчык куйган булса, бер үк төстәге шулкадәр үк өчпочмакларны санагыз. Алинә вазага ничә флагчык куйган булса, шулкадәр башка төстәге квадратлар санагыз.

Балалар квадратларны саныйлар.

Балалар:

– Камилә һәм Алинә вазага дүрт флагчык куйдылар.

Тәрбияче арифметик мәсьәләнең структурасына төгәллек кертә.

Динамик пауза. «Түгәрәк» уены.

Без йөрибез әйләнеп,

Син уртада Миңлебай.

Син нишләсәң, ни кылансаң,

Без кыланырбыз шулай.

– Бер болай, бер болай,

– Бер болай, бер болай,

Моны эшләү бик уңай.

Уртадагы бала артыннан хәрәкәтләр кабатлана.

Тәрбияче балаларның төрле торышта сурәтләнгән схематик рәсемнәрен күрсәтә һәм аларны кабатларга тәкъдим итә. (26 нчы рәсем).

26 нчы рәсем

«Фигурадан әйбер яса» уен күнегүе.

Тәрбияче кулында геометрик фигуралар: түгәрәк, квадрат, турыпочмаклык, өчпочмак, овал сурәтләнгән ватман битләре. Балалар 5 командага бүленә.

Тәрбияче командаларга ватман битләрен тарата һәм нинди дә булса әйбер килеп чыгарлык итеп, геометрик фигураларны ясап бетерергә тәкъдим итә. Алдан ук мөмкин булган вариантлар турында сөйләшә. Биремне үтәгәннән соң, балалар ясалган әйбер һәм аның формасы турында сөйлиләр. Иң кызыклы әйбер уйлап тапкан команда җиңә.

«Рәтне тәмамла» уен күнегүе.

Балаларга песиләр төшерелгән рәсемнәр таратыла. Тәрбияче балалар белән бергә рәсемне карый.

27 нче рәсем

Тәрбияче:

– Песиләрнең гәүдәсе нинди формада? Аларның башы нинди формада? Песиләрнең койрыклары бер төрлеме? Песиләрдә мыек саны бер төрлеме? Соңгы рәттәге песинең гәүдәсе һәм башы нинди формада? Аның ничә мыегы бар? Бу песине яса.

Биремне үтәгәннән соң, тәрбияче үрнәк рәсем (27 нче рәсем) күрсәтә, балалар аның белән үз рәсемнәрен чагыштыралар һәм җавапның дөреслеген аңлаталар.