Кушу һәм алу гамәлләре кулланып, арифметик мәсьәләләр чишү.
Информация
Бурычлар
Шөгыль барышы
«Шәвәлигә дәресләр әзерләргә ярдәм итик» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Кемдер шакый, балалар! Тагын дустыбыз Шәвәли килгән. Ул бик кәефсез. Аңа укытучы бик күп өй эше биргән. Шәвәлигә мәсьәләләр чишәргә кирәк. Үзем генә башкара алмам, ди. Әйдәгез, аңа ярдәм итәбез. Мәсьәләдә ничә өлеш бар? Һәр өлеш ничек атала?
Балалар:
– Шарт, сорау.
Шәвәли мәсьәләне «укый», ә бала тактада тиешле санда «тәңкә»ләрне урнаштыра.
Шәвәли:
– Мин Марат дустыма өч тәңкә, ә Азат дустыма бер тәңкә бирдем.
Тәрбияче:
– Шәвәли дусларына барлыгы ничә тәңкә бирде?
Тәрбияче балаларга башта мәсьәлә шартын һәм сорауны аерым кабатларга, аннары мәсьәләне тулысынча кабатларга һәм өстәлгә тиешле күләмдә кызыл, сары түгәрәкләр куярга тәкъдим итә.
Тәрбияче:
– Шәвәли Маратка ничә тәңкә бирде? Ә Азатка ничә тәңкә бирде? Шәвәли дусларына барлыгы ничә тәңкә бирде?
Дөресме-түгелме икәнен бәяләмичә генә, тәрбияче балаларның җавапларын тыңлый. Чакырылган бала Шәвәлинең дусларына биргән «тәңкә»ләр саны язылган карточканы тактага беркетеп куя. Шәвәли киләсе мәсьәләне «укый». Бала тактага тиешле санда «тәңкә»ләрне куя.
Шәвәли. Миндә өч тәңкә бар иде. Бер тәңкәне мин бакчада югалттым. (Бала бер тәңкәне уң якка этәрә). Миндә ничә тәңкә калды?
Балалар тәрбияче белән мәсьәләнең структурасын тикшерәләр (беренче мәсьәләдәге кебек). Балалар урыннарда 3 әр сары түгәрәкне санап алалар һәм бер түгәрәкне уңгарак күчереп куялар.
Тәрбияче:
– Шәвәлидә ничә тәңкә бар иде? Ул ничә тәңкәне югалткан? Шәвәлидә ничә тәңкә калды?
Балалар:
– Шәвәлидә ике тәңкә калды.
Тәрбияче балаларның җавапларын гомумиләштерә.
«Койма ясау» уен күнегүе.
Тәрбияче балаларга Шәвәлигә дәфтәрдә бакчаны уратып алу өчен койма ясарга кирәклеген әйтә. Тактада койма үрнәге бирелгән.Тәрбияче балалар белән бергә үрнәкне: сызыкларның ничек урнашуын, аларның бер-берсеннән ераклыгын карый. Шакмакның уң яктагы өске почмагыннан аскы сул почмагына сызыкларны ничек дөрес ясарга кирәклеген күрсәтә. Аннары койма ясарга тәкъдим итә.
Тәрбияче Шәвәли белән бергә балаларга өстәл артында дөрес утырырга кирәклеген (арканы туры тотарга, терсәкләр өстәл өстендә, аяклар бергә булырга тиеш, карандаш җилкәгә карый) искә төшерә, карандашка басу көчен тикшерә (бармаклар карандашка нык басарга тиеш түгел) һәм сызыкны бер генә тапкыр сызарга кирәклеген әйтә.
Биремне үтәгәннән соң, тәрбияче аны бәяли.
Динамик пауза:
Эчтәлек буенча хәрәкәтләр ясыйлар.
Бер – без тезелешеп бастык,
Ике – иелдек һәм турайдык.
Өч – өч тапкыр чәбәкләгәч,
Башны өч кат селкедек!
Дүрт –кулларны киң иттереп
Җәйдек, кочакны ачтык.
Биш –кулларны җилпи-җилпи,
Урыныбызга бастык!
«Кәҗәгә бәтиләре янына кайтырга булыш» уен күнегүе.
|
Һәр балада, шулай ук тактада, лабиринт сурәте төшерелгән рәсем бар. (28 нче рәсем). Тәрбияче балаларга әни кәҗәгә кәҗә бәтиләре янына кайтырга өенә юл табарга һәм аны төсле карандашлар белән билгеләргә тәкъдим итә. Чакырылган балалар биремне тактада үтиләр. |
28 нче рәсем |