Кушу һәм алу гамәлләре кулланып, арифметик мәсьәләләр чишү.
Информация
Бурычлар
Программа эчтәлеге. Кушу һәм алу гамәлләре кулланып, арифметик мәсьәләләр төзергә һәм чишәргә өйрәтүне дәвам итү. Сыек матдәләрнең күләмен шартлы үлчәм ярдәмендә үлчи белү күнекмәләрен ныгыту. Кәгазь битендә ориентлаша белү күнекмәләрен формалаштыру.
Игътибарлылык, хәтер, логик фикерләүне үстерү.
Шөгыль барышы
«Боздан ныгытма төзү» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Балалалар, безгә бүген кунакка Ләбиб Лерон шигыреннән Супермалай килде. http://www.balarf.ru/ipad/library.html?id=51 Аның сезнең белән «Боз ныгытмасы төзү» уенын уйнап аласы килә.
Фланелеграфта зәңгәр төстә 5 түгәрәк (кар йомарламнары) һәм анын янында тагын 2 түгәрәк беркетелгән.
Тәрбияче:
– Кышын кар йомарламнарыннан нәрсә төзеп була?
Балалар:
– Кар ныгытмасы.
Тәрбияче мәсьәләнең нинди өлешләрдән (шарт, сорау, чишү, җавап) торуын ачыклый.
Тәрбияче:
– Сез ничек уйлыйсыз, без бүген Супермалай белән нәрсә төзибез?
Балалар:
– Кар ныгытмасы төзү турында мәсьәлә.
Тәрбияче:
– Башта ничә кар йомарламы ясалган?
Балалар:
– Биш.
Тәрбияче:
– Соңыннан ничә кар йомарламы ясалды?
Балалар:
– Ике.
Тәрбияче:
– Без үз мәсьәләбездә нәрсә белә алабыз?
Балалар:
– Кар ныгытмасы өчен барлыгы ничә кар йомарламы ясалганын.
Балалар мәсьәлә төзиләр, мәсьәләдәге шартны, куелган сорауны аерып әйтәләр һәм тулысынча кабатлап күрсәтәләр. Тәрбияче мәсьәләне чишәргә тәкъдим итә.
Балалар башта ничә кар йомарламы булса, шул кадәр санау таякчыклары санап куялар, аннан соң алар янына соңыннан ясалган кар йомарламнары кадәр үк башка төстәге санау таякчыклары куялар. Ни өчен һәм күпме санау таякчыклары саналып куелганын ачыклап баралар. Балалар санау таякчыкларын саныйлар һәм мәсьәләгә җавап бирәләр.Тәрбияче балалардан бу мәсьәләне ничек чишүләрен аңлатып бирүләрен сорый.
Балалар:
– Биш кар йомарламы бар иде, тагын ике йомарлам өстәлде. Бишкә икене кушкач җиде була. Ныгытма төзү өчен җиде кар йомарламы кулландык.
«Боз ныгытмасы төзү өчен су үлчибез» уен күнегүе.
Тәрбиячедә чиләк белән төсле (буялган) су, үтә күренмәле пластик су савыты, шартлы үлчәм савыты.
Тәрбияче балаларга боз ныгытмасы төзү өчен кирәкле күләмдә су үлчәргә тәкъдим итә.
Тәрбияче:
– Боз ныгытмасы ясау өчен ун стакан төсле су кирәк. Без шул күләмдә суны ничек үлчи алабыз? Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Балалар сыеклык үлчәү кагыйдәләрен искә төшерәләр. Бала тәрбияче белән бергә 10 стакан суны савытка сала. Калган балалар, савытка су салынган саен, бер санау таякчыгын куеп баралар.
Тәрбияче:
– Сез өстәлгә ничә таякчык куйдыгыз? Ун саны нәрсәне күрсәтә?
Аннары ул балаларның җавапларын гомумиләштерә һәм аларга бозлы сукмакка сибәр өчен сусипкечкә ике стакан су салырга тәкъдим итә. Чакырылган бала биремне башкара, калган балалар һәр салынган стакан саен таякчык куеп баралар.
Тәрбияче:
– Чиләктә ун стакан су бар иде. Ике стакан су сусипкечкә салынды. Чиләктә ничә стакан су калды?
Тәрбияче:
– Мәсьәләнең шарты нинди? Мәсьәләдә нинди сорау бирелде?
Тәрбияче балаларның җавапларын гомумиләштерә. Балалар биремне тулысынча кабатлыйлар, биремнәр соравына җавап бирәләр. Тәрбияче алу гамәле белән мәсьәлә чишүне аңлата.
Тәрбияче:
– Ун стакан күләмендә су булган чиләктән ике стакан су алына. Мәсьәләне чишү өчен уннан икене алырга кирәк. Җавап сигез була. Чиләктә сигез стакан су калды.
Балалар биремнең җавабын кабатлыйлар.
Динамик пауза.
Супермалай киерелде, |
кулларын югары күтәреп, киереләләр, |
Бер – бөгелде, |
алга таба иеләләр (куллар аста), басалар |
Ике – бөгелде, |
иеләләр,басалар |
Өч – бөгелде. |
иеләләр, басалар |
Кулларын сузды, |
басалар, куллар алда |
Як-ягына каранып, |
уңга-сулга борылалар |
Сикергәли башлады. |
ике аякта сикерәләр. |
«Бизәкләр ясау» уен күнегүе.
Тәрбияченең тактада ясалган үрнәге нигезендә балалар шакмаклы дәфтәрләрдә эшлиләр. Биремне үтәүнең дөреслеге кояш рәсеме белән бәяләнә. Тәрбияче балалар белән берлектә үрнәкне карый. Һәм аны ясау үзенчәлекләре турында сөйләшәләр.
Тәрбияче:
– Өске сул почмактан аскы уң почмакка туры сызык үткәрәбез, бер шакмак аша һәм шундый тәртиптә икенче сызыкны сызабыз.
|
Балалар үрнәк буенча дәфтәрдә эшли башлыйлар. (29 нчы рәсем). Эш барышында тәрбияче балаларның дөрес утырышын һәм биремнең дөрес үтәлүен күзәтә. |
29 нчы рәсем |
|
Тәрбияче балаларга яңа үрнәкне күрсәтә. (30 нчы рәсем). |
30 нчы рәсем |
Тәрбияче:
– Алдагы юлның сул ягында ике шакмакны санагыз һәм нокта куегыз. Ноктадан сызыкны аскы уң почмакка сызыгыз, аннары аскы сул почмактан өске уң почмакка сызык сызыгыз һәм шулай итеп юлның ахырына кадәр языгыз.
«Биш аерманы табыгыз» уен күнегүе.
|
Балаларга кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнүче балалар сурәте төшерелгән 2 шәр рәсем бирелә. (31 нче рәсем). Рәсемнәрдә 5 аерма бар. Тәрбияче балаларга бу аермаларны табарга тәкъдим итә. (Парлы эш алымын кулланырга да мөмкин). Эш тәмамлангач, балалар тәрбияче белән бергә биремнең дөрес үтәлешен тикшерәләр. |
31 нче рәсем |