Тәрбияче:


– Карагыз, балалар, электрон почтага хат килгән. Әйдәгез, шул хатны укып карыйк әле. Бу хат Җәүдәт Дәрзаман әкиятеннән Актырнак белән Назбикәдән икән. http://www.бала.рф/ipad/library.html?id=21

Тәрбияче хатны укый.

Тәрбияче:

– «Кадерле балалар! Сезнең төркемгә бик акыллы, зирәк балалар йөри. Тиздән мәктәпкә барырга җыенасыз икән. Сезнең белән танышасыбыз, кунакка чакырасыбыз килә. Минем янга килеп җиткәнче, бик кызыклы эчтәлекле биремнәр очрар. Шул биремнәрне үтәсәгез, безнең янга бик тиз килеп җитәрсез. Уңышлар сезгә!

Тәрбияче:

– Балалар, математика илендә яшәүче Актырнак белән Назбикәгә кунакка барабызмы?

Балалар:

– Әйе, барабыз.

Тәрбияче:

– Анда нинди транспортка утырып барыйк?

Балаларның тәкъдимнәре.

Тәрбияче:

– Балалар, бу гади генә поезд түгел, ә тылсымлы поезд. Ул килсен өчен, безгә биремнәр эшләргә кирәк. Менә безгә ике бирем калдырганнар. Шуларны дөрес итеп эшләсәк, без тылсымлы поездга утырып, сәяхәткә китәчәкбез. Биремне үтәүгә керешик.Тыңлагыз, табышмак әйтәм.

Кош түгел – оча,

Ябалактан курка.

Чикләвекне бик ярата,

Сызгырса, урман яңгырата. Ул нәрсә?

Балалар:

– Тиен.

Тәрбияче:

– Сез карточкада нәрсә күрәсез? Ул нишли?

Балалар:

– Чикләвек җыя.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, тиен турында мәсьәләләр төзик әле.

Кушуга мәсьәләләр төзү.

Тәрбияче:

– Ришат, син нинди мәсьәлә төзедең? Тыңлап карыйк. Башта мәсьәләнең шарты белән танышыйк: тиеннең оясында 9 чикләвек бар иде. Тиен тагын 1 чикләвек алып кайтты. Сорау: ояда барлыгы ничә чикләвек булды?

Балалар:

– 10 чикләвек.

Тәрбияче:

– Әйдәгез, җавапны бергәләп эзлик: ничә чикләвек бар иде?

Балалар:

– 9 чикләвек.

Тәрбияче:

– Тиен тагын ничә чикләвек алып кайтты? Чикләвекләр арттымы? Кимедеме? Арткач, без аны кушабызмы, алабызмы? Бик яхшы, балалар, булдырдыгыз.

Тәрбияче:

– Икенче биремне үтәүгә керешик. Хәзер сезнең ни дәрәҗәдә тапкыр булуыгызны тикшерәбез. Минем ун сум акчам бар иде. Базарда ике сумга ипи сатып алдым. Сатып алганнан соң, күпме акча калырга тиеш?

Балалар:

– 8 сум.

Балалар мәсьәләнең структурасын билгели, аны тулысынча кабатлый һәм 10 һәм 2 сумлык тәңкәләр алалар. 10 санау таякчыгы исәпләнә, аларның икесе уңга күчерелә һәм мәсьәләгә җавап бирә. Тәрбияче биремнең чишелешен аңлата.

Тәрбияче:

– Мәсьәләгә җавап бирү өчен уннан икене алырга кирәк. Сигез кала. Ипи сатып алганнан соң сигез сум калды.

Аннары балалар үз өстәлләрендә (тактада бер бала) тимер акчалардан 8 сум жыялар, һәм алынган вариантлар турында фикер алышалар.

Динамик пауза.

Хәзер бераз ял итик,

түгәрәккә басалар

Тәнебезгә көч кертик.

бокс ясау хәрәкәтләре ясыйлар

Бер урында таптаныйк,

куллары ирекле селкенә,таптаналар

Сикергәләп тә алыйк,

куллар билдә, ике аякта сикерәләр

Уңга, сулга күз салыйк,

куллар билдә, уңга-сулга гәүдәләре белән борылалар

Муеннарны боргалыйк,

башларын уңга-сулга боралар

Ишкәкләрне нык тотыйк,

кулларын алга-артка селкиләр

Беләкләрне ныгытыйк.

беләкләр белән хәрәкәтләр ясыйлар

Кулларны алга сузыйк,

кулларын алга сузалар

Үткен кайчылар булыйк,

«кайчы» ясыйлар

Бер чүгәлик, бер басыйк,

чүгәлиләр, басалар

Кул тегермәне ясыйк.

куллары белән «тегермән» ясыйлар

Тиз армаска тырышыйк,

акрын гына түгәрәктә йөриләр

Арганнарга булышыйк.

парлашып, урыннарына баралар

«Актырнак белән Назбикәгә бизәк ясау» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Өске сул почмактан өске уң почмакка туры сызык ясыйбыз. һәм нокта куябыз. Аннан без түбән уң почмакка сызык ясыйбыз, туктыйбыз һәм сызыкны түбән сул почмакка, аннары сул өске почмакка үткәрәбез. Аннары өске почмактан бер шакмакка уңга чигенәбез һәм шул ук квадратны ясыйбыз.

Балалар үрнәк буенча дәфтәрдә ясыйлар. (32 нче рәсем). Тәрбияче биремнең дөрес үтәлүен тикшерә һәм эшләрне кояш рәсеме белән бәяли.

32 нче рәсем