Кушу һәм алу гамәлләре кулланып, арифметик мәсьәләләр чишү.
Информация
Бурычлар
Программа эчтәлеге. Кушу һәм алу гамәлләре кулланып, арифметик мәсьәлә төзергә һәм чишәргә өйрәтү. Сәгатьләр белән таныштыру һәм вакытны макетта билгеләргә өйрәтүне дәвам итү. Шакмаклы кәгазь битендә ориентлаша белүне камилләштерү.
Шөгыль барышы
«Аквариумда балык» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Балалар, рәссам безгә «Аквариумда балык» уенын җибәргән. Бергәләшеп уйныйк әле.
Балалар аквариумда рәссамның ничә балык ясаганын ачыклыйлар. (Җиде). Аннары тәрбияче тагын ике балык өсти һәм мәсьәлә уйларга тәкъдим итә.
Тәрбияче балаларның мәсьәләләрен тыңлый.
Тәрбияче:
– Мәсьәләнең шарты нинди? Соравы нинди? Мәсьәләне тагын бер тапкыр кабатлагыз.
Балалар тактада әлеге мәсьәләне саннар һәм арифметик билгеләр ярдәме язалар.
Тәрбияче:
–Тагын ике балык кушылганнан соң, аквариумда балык күбрәк булдымы яки азракмы? Бу сорауга җавап бирү өчен нәрсә эшләргә кирәк?
Балалар:
– Мәсьәләне чишәргә кирәк.
Тәрбияче балалар белән мәсьәләне кушу гамәле белән чишәргә икәнлеген ачыклый.
Тәрбияче:
– Без нинди саннарны кушабыз?
Балалар:
– Җиде һәм ике.
Тәрбияче:
– Кайсы санга кушабыз?
Балалар:
– Җиде санына.
Тәрбияче:
– Җиде санына нинди сан кушабыз?
Балалар:
– Ике санын.
Тәрбияче арифметик гамәлне әйтеп бирә.
Тәрбияче:
– Җидегә ике санын кушабыз.
Балалар мәсьәләне чишәләр һәм аның соравына җавап бирәләр.
Балалар:
– Рәссам тугыз балык рәсемен ясады.
Тәрбияче ике балыкны башка аквариумга күчерә. Балалар тәрбияче белән бергә алу гамәленә мәсьәлә төзиләр, аның структурасын, мәгълүматны саннар белән билгелиләр һәм алу гамәле белән мәсьәләне чишәләр.
Тәрбияче:
– Тугыздан икене алырга кирәк.
Балалар мәсьәләне чишәләр һәм аның соравына җавап бирәләр.
«Маратның сәгате» уен күнегүе.
Тәрбияче М. Җәлилнең «Сәгать» шигырен балаларның исләренә төшерә.
Сәгать суга: «даң, даң!..»
Хәбәр бирә таңнан:
Бакчага барырга
Унбиш минут калган.
Сикереп торды Марат,
Күрә — эшләр харап.
Тагын соңга калган,
Шул йокыга карап.
Сәгать йөри: «келт, келт!..»
— Тиз бакчага кит, кит!..
Марат аңа дәшә:
— Тукта, мине көт, көт!..
Сәгать җырлый: «диң, диң!..»
— Мин бит туктый белмим.
Моннан ары: «зиң, зиң!»
Миңа карап йөр син!..
Тәрбияче:
– Марат бакчага барыр өчен сәгать җидедә торырга тиеш иде, ә ул сәгать сигездә торган. Моны сәгать макетында күрсәтеп бирегез.
Тәрбияче (сәгать макетында күрсәтеп):
– Маратның әнисе йокыдан барысыннан да иртәрәк тора. Аның ничәдә торуын билгеләгез.
Магнитлы тактада саннары югалган сәгать рәсеме. Такта янына чакырылган балалар сәгатьтә югалган саннарны язалар (яисә карточкалар ярдәмендә күрсәтәләр, ә тәрбияче яза) һәм Маратның кайсы вакытта бакчадан китәчәген күрсәтер өчен, сәгатьтә уклар ясыйлар.
«Таяклар сызу» уен күнегүе.
|
Балалар тәрбияче белән бергә үрнәкне карыйлар һәм аны үтәү үзенчәлекләре турында фикер алышалар. (33 нче рәсем). Балалар дәфтәрдәге бизәкне башта өзек нокталар буенча, ә аннары үзлектән ясыйлар һәм, аны бәяләгәннән соң, елмая торган яки елмаймый торган кояш ясыйлар. |
33 нче рәсем |