«Сафка бас!» дидактик уены.

Балалар өстәлдән түгәрәкләр сурәтләнгән карточкалар алалар һәм алардагы түгәрәкләр саны (1 дән 20 гә кадәр) нигезендә сафка тезеләләр. Тәрбияче ничә бала бер сафка тезелүен һәм карточкаларда ничә түгәрәк барлыгын ачыклый. Балалар биремне үтәүнең дөреслеген тикшерәләр, аннары карточкалары белән алмашалар һәм яңадан сафка тезеләләр. Уен, карточкаларны үзара алыштырып, 2–3 тапкыр кабатлана.

«Уенчык кибете» уен күнегүе.

Тактада 8 туп. Тәрбияче тагын 2 туп өсти һәм структурасын алдан ачыклап, балаларга мәсьәлә чишәргә тәкъдим итә.

Тәрбияче:

– Мәсьәләнең шарты нинди? Соравы нинди?

Тәрбияче бу мәсьәләне тагын бер тапкыр кабатлауны сорый. Балалар әлеге мәсьәләдә бирелгән мәгълүматны тактада саннар белән билгелиләр.

Тәрбияче:

– Тагын ике тупны кушканнан соң, кибеттә туплар күбрәк булдымы яки азракмы? Мәсьәләне нинди арифметик гамәл белән чишәбез?

Балалар:

– Кушу гамәле белән.

Балалар мәсьәләне чишәләр һәм соравына җавап бирәләр.

Тәрбияче:

– Нинди арифметик гамәл башкарылды? Нинди саннарны куштык? Ни өчен бу саннарны куштык? Мәсьәләне чишү өчен нәрсә эшләдегез? Мәсьәләнең җавабы нинди?

Тәрбияче балаларның җавапларын гомумиләштерә.

Тәрбияче:

– Сигезгә икене куштык та, ун килеп чыкты. Кибеттә ун туп булды.

Тәрбияченең өстәлендә 2 курчак. Аларның берсендә 5 конфет. Тәрбияче башка курчакка тагын 2 конфет бирә һәм балалар белән бергә мәсьәлә төзи. Балалар мәсьәләнең шартына туры китереп, бу мәсьәләне санау таякчыклары ярдәмендә чишәләр. Тәрбияче алу гамәленең билгеләмәсенә басым ясап, мәсьәләнең структурасын һәм чишелешен тикшерә.

«Кунакларны торт белән сыйлагыз» уен күнегүе.

Балаларда 1 әр түгәрәк һәм кайчы бар. Тәрбияче төрле җәнлек уенчыклары күрсәтә.

Тәрбияче:

– Курчак янына кунаклар килде. Курчак ничә кунак белән чәй эчәр?

Балалар саныйлар.

Тәрбияче:

– Түгәрәк бәйрәм тортын ничә өлешкә бүлергә кирәк?

Тәрбияче түгәрәкне бүлү ысулын ачыклый, балалар биремне башкара.

Тәрбияче:

– Сез тортны ничә өлешкә бүлдегез? Торт кисәкләрен бер рәткә куегыз. Тортның сигездән бер өлешен күрсәтегез. Кайсы зуррак: бөтен тортмы яки сигездән бер өлешеме?

Балалар тортның 2/8, 6/8 өлешен һәм яртысын табып, аларны бер-берсе белән чагыштырып, шундый ук биремнәр башкаралар.

«Кем кая бара» уен күнегүе.

Магнитлы тактада йөк машинасы һәм җиңел машина сурәтләнгән ике рәсем. Йөк машинасы сулдан уңга, ә җиңел машина уңнан сулга бара. Балалар машиналарның кайсы юнәлештә барулары турында сөйләп биргәч, тәрбияче аларның юнәлешләрен үзгәртә. Балалар машиналарның юнәлешләрен әйтеп бирәләр.