Тәрбияче:


– Балалар, карагыз әле, безгә бүген кунакка кем килгән?

Балалар:

– Шүрәле.

Тәрбияче:

– Ул бездән аның өе янындагы агачларны санап бирүебезне сорый.

Тәрбияче фланелеграфта күрсәтеп, мәсьәләне укый.

Тәрбияче:

– Урманда Шүрәленең өе янында җиде имән һәм өч нарат агачы үсеп утыра. Шүрәленең өе янында барлыгы ничә агач үсеп утыра?

Балаларга мәсьәләне чишәргә тәкъдим итә. Тәрбияче балаларның мәсьәләләрен тыңлый һәм структурасын ачыклый.

Тәрбияче:

– Мәсьәләнең шарты нинди? Соравы нинди?

Аннары бу мәсьәләне тагын бер тапкыр кабатлауны сорый. Балалар әлеге мәсьәләдә бирелгән мәгълүматны тактада саннар белән билгелиләр.

Тәрбияче:

– Җиде имәнгә өч наратны кушканнан соң, агачлар күбрәк булдымы яки азракмы? Мәсьәләне нинди арифметик гамәл белән чишәбез?

Балалар:

– Кушу гамәле белән.

Балалар мәсьәләне чишәләр һәм соравына җавап бирәләр.

Тәрбияче:

– Нинди арифметик гамәл башкарылды? Нинди саннарны куштык? Ни өчен бу саннарны куштык? Мәсьәләне чишү өчен нәрсә эшләдегез? Мәсьәләнең җавабы нинди?

Балалар бу мәсьәләне санау таяклары кулланып чишәләр, тәрбияченең сорауларына җавап бирәләр һәм аны ничек чишкәннәрен аңлаталар.

Тәрбияче алты башлы аждаһа рәсемен күрсәтә һәм алдагы мәсьәләне укый.

Тәрбияче:

– Аждаһаның алты башы бар иде. Ләкин баһадир белән бик көчле сугышта ул өч башын югалтты. Аждаһаның ничә башы калды?

Балалар мәсьәләне чишәләр. Аннары «алу» һәм «кушу» гамәлләренең аермасын ачыклый: «кушу» гамәле санның артуына, ә «алу» гамәле аны киметүгә китерә.

«Охшашлыкларны табабыз» уен күнегүе.

Балаларда төрле төрдәге һәм зурлыктагы күппочмаклар сурәтләнгән кәгазь битләре. Тәрбияче геометрик фигураларны карарга, аларның охшашлыкларын, аермалыкларын ачыкларга һәм туры сызыклар белән охшаш фигураларны тоташтырырга тәкъдим итә (һәр төр үз төсе белән).

Тәрбияче (бирем үтәлгәннән соң). Сез нинди фигураларны бер төсле сызык белән тоташтырдыгыз? Бу фигураларны нинди бер сүз белән атарга мөмкин?

Балалар:

– Дүртпочмаклык.

Тәрбияче:

– Ни өчен?

Балалар биремнең дөреслеген үрнәк белән чагыштыралар. Тәрбияче балаларның җавапларын гомумиләштерә.

Тәрбияче:

– Сайланган фигураларның почмаклары һәм яклары бер үк санда.

Тәрбияче:

– Барлык фигураларны нинди сүз белән атарга мөмкин?

Балалар:

– Күппочмаклыклар.

Тәрбияче:

– Ни өчен? Фигуралар зурлыклары буенча бер төслеме? Ничә зур күппочмаклык? Ничә кечкенә күппочмаклык?

«Санның күршеләрен тап» дидактик уены.

Тәрбияче өч баладан 2, 5, 8 саннары язылган карточкалар табуларын һәм саннар нигезендә бер рәткә тезелүләрен сорый. Калган балаларга бу саннарның күршеләрен ачыкларга, тиешле карточкаларны табарга һәм рәткә басарга тәкъдим итә.

Тәрбияче:

– Икеле (бишле, сигезле) санына кайсы саннар күрше булды? Икеле (бишле, сигезле) санының алдындагы һәм артындагы саннарны әйтегез.

Алга таба тәрбияче балаларга 10, 12, 13, 14, 15, 16, 17, 19, 20 саннары язылган карточкаларны табарга һәм тезелешеп басарга тәкъдим итә. Калган балалар югалган санны билгелиләр, шул саннар язылган карточкаларны табып, тиешле буш урынга басалар.

«Үрнәк буенча рәсем ясау» уен күнегүе.

Тәрбияче балаларга бирем бирә.

Тәрбияче:

– Кәгазь битенең уртасына түгәрәк ясагыз, түгәрәкнең өске (аскы, сул һәм уң) ягына бер өчпочмак ясагыз. Аннары кәгазь битенең һәр почмагына төрле төстәге берәр квадрат ясагыз. Түгәрәк эченә квадратны ясагыз, почмаклардагы квадратларны төрле төсле дулкынлы сызыклар белән тоташтырыгыз.

Балалар тәрбияче белән бергә биремне үтәүнең дөреслеген тикшерәләр (тактада күрсәтү белән), фигураларның исемнәре һәм урнашуы турында фикер алышалар.