«Җөмләне тәмамла» дидактик уены.

Тактада «Көн тәртибе» сериясеннән рәсемнәр. Тәрбияче балаларга рәсемнәрне карарга һәм аларда нәрсә сурәтләнгәнен сөйләргә тәкъдим итә. Аннары җөмләләрне тәмамлауны һәм тиешле рәсемнәрне күрсәтүне сорый.

Тәрбияче:

– Иртән торып кыз башта...

– Зарядка ясаганчы кыз ...

– Кыз урамнан кайтты һәм аннары…

– Өйдә кыз башта…

– «Күчтәнәч» тапшыруы башланганчы, кыз…

– Тапшыруны караганнан соң кыз… . h.б.

Балалар көн тәртибе турында үзләре хикәя тезеп сөйлиләр.

«Мәсьәләне чишегез» уен күнегүе.

Тактада 5 кактус һәм 2 кактус тотып килүче кыз сурәтләнгән рәсемнәр бар. Якында сорау билгесе язылган карточка. Балалар тәрбияче белән бергә рәсемнәр буенча мәсьәлә төзиләр, аның структурасын билгелиләр һәм тагын бер тапкыр кабатлыйлар. Аннары балалар бу мәсьәләне ике төстәге түгәрәкләр кулланып, мөстәкыйль рәвештә чишәләр, аның сорауларына җавап бирәләр һәм аны ничек чишүләре турында сөйлиләр.

Тәрбияче (балаларның җавапларыннан соң). Биш кактус бар иде. Кыз тагын ике кактус алып килде һәм алар күбрәк булдылар. Бишкә икене кушкач, җиде килеп чыга. Кызның җиде кактусы булды.

Тәрбияче балаларга шарлар сурәтләнгән рәсем күрсәтә һәм тагын бер мәсьәлә чишәргә тәкъдим итә. Балалар мәсьәләне бер үк төсле түгәрәкләр ярдәмендә чишәләр һәм аны чишү турында сөйлиләр.

Тәрбияче:

– Җиде шар бар иде, икесе очып китте, алар азайды. Җидедән икене алгач, биш шар калды.

«Кайсы машина тизрәк бара» уен күнегүе.

Балалар рәсемдәге машиналарның төрләрен, кайсы әкренрәк, кайсы кызуырак баруын билгели. Аннары һәр машинаның ярышта нинди урын алачагын билгелиләр һәм квадратларда тиешле сандагы түгәрәкләрне ясап бетерәләр.

«Открытка кибете» дидактик уены.

Күргәзмә киштәсендә төрле формадагы әйберләр сурәтләнгән открыткалар җыелмасы. Һәрбер балада 1 әр геометрик фигура (өчпочмак, түгәрәк, квадрат, турыпочмаклык, овал).

Тәрбияче балаларга формасы буенча үз геометрик фигурасына охшаган предмет сурәтләнгән открытка табарга һәм ни өчен шул открытканы сайлап алуларын исбатларга тәкъдим итә.

Тәрбияче:

– Миндә түгәрәк геометрик фигура. Мин сәгать ясалган открытканы алдым, чөнки сәгать түгәрәк формасында.