Кушу һәм алу гамәлләре кулланып, арифметик мәсьәләләр чишү.
Информация
Бурычлар
Программа эчтәлеге. Кушу һәм алу гамәлләре кулланып, мөстәкыйль рәвештә мәсьәләләр төзергә һәм чишәргә өйрәтүне дәвам итү. Үрнәк буенча предметларны санауда күнектерү. Шакмаклар буенча туры сызыкларның озынлыгын үлчәргә өйрәтү. Игътибар, хәтер, логик фикерләү сәләтен үстерү.
Шөгыль барышы
«Мәсьәләне чишегез» уен күнегүе.
Фланелеграфта 6 куян рәсеме. Янәшә тагын 3 куян рәсеме. Тәрбияче балаларга кушу гамәле белән мәсьәлә төзергә тәкъдим итә. Мәсьәләдә булган саннарны ачыклый. Балалар мәсьәләне төзиләр.
Балалар:
– Болында алты куян бар иде. Алар янына тагын өч куян килде. Болында барлыгы ничә куян булды?
Тәрбияче балалар белән бергә биремнең структурасын билгели һәм аны тагын бер тапкыр кабатлый. Балалар бу мәсьәләне геометрик фигуралар ярдәмендә чишәләр (кәгазь битләренә түгәрәкләр ясыйлар), аның соравына җавап бирәләр һәм аны чишү турында сөйлиләр. Чакырылган бала тактага мәсьәләнең чишелеш тәртибен тезә: тиешле түгәрәкләр санын һәм цифрлы карточканы урнаштыра.
«Дөрес сана» уен күнегүе.
Балалар рәсемдәге әйберләрне саныйлар, кулларындагы цифрлар язылган карточкалар ярдәмендә җавапны күрсәтәләр һәм сорауларга җавап бирәләр.
Тәрбияче:
– Кайсы әйберләр күбрәк? Кайсы әйбер әзрәк? Нигә сез шулай уйлыйсыз?
«Куяннарга юллар үлчибез» уен күнегүе.
Балалардагы кәгазь битләрендә ике төстәге өй. Өйләргә төрле озынлыктагы һәм төрле төстәге юллар илтә. Тәрбияче балаларга юлларның озынлыгын шакмаклы кәгазьдән кискән тасмалар белән үлчәргә куша һәм кайсы юлның кыскарак (озынрак) икәнен белергә тәкъдим итә. Тасманы юл башына куярга hәм карандаш белән тасманың ахырын билгеләргә, тасманың ничә шакмак озынлыгында булганын санарга, үлчәү нәтиҗәләрен цифр язылган карточка белән күрсәтергә куша.
Тәрбияче (балалар юлларны үлчәгәч). Кызыл юлның озынлыгы ничә шакмакка тигез? Кызыл юлның озынлыгы нинди? Яшел юлның озынлыгы ничә шакмакка тигез? Яшел юл нинди озынлыкта? Кайсы юл кыскарак: кызылмы яки яшелме? Кызыл юл яшелдән ничә шакмакка кыскарак? Кызыл юл белән чагыштырганда яшел юл озынлыгы турында нәрсә әйтеп була? Яшел юл кызыл юлга караганда ничә шакмакка озынрак? Куяннар кайсы йортка тизрәк барып җитәр?
«Уртак исем табыгыз» уен күнегүе.
Тактада 3 рәткә рәсемле карточкалар тезелгән: 1 нче рәттә – куян, аю, керпе, поши, бүре, төлке; 2 нче рәттә – табак, кәстрүл, чәйнек, савыт, чүмеч; 3 нче рәттә – пальто, бүрек, чалбар, кофта, свитер, комбинезон. Тәрбияче балаларга рәсемнәрне карарга, һәр рәт предметлары өчен уртак исем табарга һәм аларның санын билгеләргә куша. Аннары балаларга охшаш табышмаклар уйлап табарга һәм аларны бер-берсенә әйтергә тәкъдим итә.