Кушу hәм алу гамәлләре кулланып, арифметик мәсьәләләр чишү. Кыш айлары.
Информация
Бурычлар
Программа эчтәлеге. Кушу hәм алу гамәлләре кулланып, арифметик мәсьәләләр төзергә hәм чишәргә өйрәтүне дәвам итү. Кыш айларын атый белүләрен ныгыту. Берәмлекләрдән сан ясый белүне камилләштерү. Геометрик фигуралардан тематик композицияләр төзүдә күнектерү.
Шөгыль барышы
Тәрбияче:
– Балалар, карагыз әле, безгә бүген кунакка кем килгән?
Балалар:
– Куян кызы.
Тәрбияче:
– Куян кызы, рәхим ит безнең янга. Балалар, әйдәгез, аның белән исәнләшик. Куян кызы урмандагы бер агач ботагындагы кошларны санап бирүебезне үтенә. Ул безгә мәсьәләне чишкәндә кулланырга геометрик фигуралар алып килгән.
Фланелеграфта 2 агач ботагы: берсендә 7 песнәк, икенчесендә тагын 3 песнәк утыра. Тәрбияче балаларга мәсьәлә төзергә тәкъдим итә.
Тәрбияче:
– Ботакта җиде песнәк утырды. Алар янына тагын өч песнәк очып килде. Барлыгы ничә песнәк булды?
|
Балалар биремнәрнең төзелешен билгелиләр, саннарны төгәлләштерәләр һәм нинди арифметик гамәл ярдәмендә чишүләрен әйтәләр. Чакырылган бала биремне кабатлый. Балалар аны чишәләр, төймәле санагычта тиешле санда төймәләрне күчереп баралар. Балалар сорауларга җавап бирәләр һәм аны ничек чишүләре турында сөйлиләр. Тәрбияче тактага мәсьәләне чишү моделен яза һәм аңа аңлатма бирә. (34 нче рәсем). |
34 нче рәсем |
Тәрбияче:
– Түгәрәктәге алты нокта ботакта утырган кошлар санын күрсәтә, өч нокталы түгәрәк очып килгән кошлар санын, гомуми түгәрәк барлыгы ничә кош булуын күрсәтә.
|
Тәрбияче 10 карабүрекне агач ботагына утырта. Балалар кошларны саныйлар. Аннары 3 карабүрекне башка ботакка күчерә һәм алу буенча мәсьәлә чишәргә тәкъдим итә. Эш шул ук эзлеклелектә бара. Тәрбияче тактага мәсьәлә чишү моделен ясый. (35 нче рәсем). |
35 нче рәсем |
Тәрбияче (уртак түгәрәкне күрсәтеп, аңа аңлатма бирә). Барлыгы ничә карабүрек? Өч нокта ничә карабүрек очып киткәнне күрсәтә. Сул яктагы нокталар ничә карабүрек калганлыгын күрсәтә.
«Серле хат» уен күнегүе.
Тәрбияче кышның төрле айлары сурәтләнгән рәсемнәрне тактага элә һәм балаларга табышмаклар әйтә.
Һәр җир карланган,
Сулар бозланган,
Уйный җил-буран,
Бу кайчак, туган? (Кыш көне).
Тәңкә карлар сипкән,
Җирне ап-ак иткән.
Чыршы, каен, имән
Кардан чикмән кигән.
Бу кайчак? (Кыш).
Тәрбияче табышмаклар укый, ә балалар тиешле иллюстрацияләр табалар һәм бу айның билгеләре турында сөйлиләр.
Көн салкын, тышта
Уйный кар-буран,
Ак төскә керде –
Бизәлде урам. (Декабрь).
Бу айның башы белән
Яңа ел килә безгә.
Бик каты салкыннарны
Ул алып килә безгә. (Гыйнвар).
Суык бабай кич-иртә
Борыннарны өшетә.
Ә көндез кояш көлә:
– Түзегез, – ди, – яз килә! (Февраль).
Балалар кыш айларын тәртип буенча атыйлар. (Декабрь, гыйнвар, февраль).
«Дусларны бәйрәм белән котлыйбыз» уен күнегүе.
Тәрбияче февраль аенда нинди бәйрәм булачагын һәм дусларны бәйрәм белән котлау өчен нәрсә сатып алырга кирәклеген ачыклый.
Тактада бәяләре язылган әйберләр сурәтләнгән рәсемнәр: карандаш 2 сум, конверт 5 сум, открытка 10 сум. Балаларда 1 сумлык тәңкәләр (10), 2, 5, 10 сумлык тәңкәләр җыелмасы.
Тәрбияче:
– Балалар, карандаш, конверт һәм открытканы почта аша 1 сумлык тәңкәләр генә кабул итә торган автомат аша сатып алырга мөмкин. Моның өчен акчаны 1 сумлык тәңкәләргә алыштырырга кирәк.
Балалар чиратлашып нинди әйбер сатып алырга теләүләре һәм моның өчен 1 сумлык ничә тәңкә әзерләүләре турында сөйлиләр. Чакырылган балалар әйберләрне сатып алалар, тәңкәләрне тартмага төшерәләр.
Динамик пауза:
Бергәләп басыйк әле, |
басалар |
Түгәрәк ясыйк әле. |
түгәрәк ясыйлар |
Менә нинди түгәрәк! |
түгәрәк буенча йөриләр |
Бик кечкенә түгәрәк. |
түгәрәк уртасына баралар |
Без әле бераз арыдык, |
гәүдәләрне уңга-сулга боралар, куллары билдә |
Ял итәргә уйладык. |
|
Башны иябез алга, |
башларын алга ияләр |
Ә аннары – артка. |
башларын артка җибәрәләр |
«Рәсемне җый» уен күнегүе.
Тәрбияче балаларга «хәрби транспорт» картинасын төзергә тәкъдим итә. Башта алар рәсемдә нинди транспорт булырга мөмкинлеге турында сөйлиләр (самолет, танк, су транспорты). Балалар биремне парлап эшлиләр, әйберләрне кәгазьгә геометрик фигуралар ярдәмендә тезәләр. Бирем үтәлгәннән соң, балалар нинди әйберләр сурәтләгәннәрен һәм моның өчен нинди геометрик фигуралар кулланганлыкларын сөйлиләр.