Кушу hәм алу гамәлләре кулланып, арифметик мәсьәләләр чишү. Атна көннәре.
Информация
Бурычлар
Программа эчтәлеге. Кушу hәм алу гамәлләре кулланып, арифметик мәсьәләләр чишәргә өйрәтүне дәвам итү. Атна көннәрен эзлекле рәвештә әйтә белү күнекмәләрен ныгыту. Кисемтәләрнең озынлыгын шакмак саны белән үлчәүдә күнектерү. Предметларның зурлыгы турында күзаллауларын үстерү.
Шөгыль барышы
Мәсьәлә чишү.
Тәрбияче мәсьәләне укый, ә чакырылган балалар мәсьәлә шарты буенча эш башкара.
Тәрбияче:
– Алсуның 6 конфеты бар. Марат аңа тагын өч конфет бүләк итте. Алсуның ничә конфеты булды?
Балалар мәсьәләнең структурасын билгелиләр, саннарны тактада цифрлар белән күрсәтәләр. Шуннан соң санау таякчыклары белән аны чишәләр, сорауларга җавап бирәләр һәм мәсьәләне ничек чишкәннәрен аңлаталар. Бала тактага җавапны чагылдырган цифрлы карточканы урнаштыра. Тәрбияче нинди арифметик гамәлле мәсьәлә икәнлеген тагын бер кат ачыклап китә һәм карточкага язылган кушу гамәлен белдергән «+» арифметик билгесен күрсәтә.
Тәрбияче:
– «+» билгесен алтылы һәм өчле саннары арасына куябыз, чөнки алтыга өчне кушабыз.
Тәрбияче «=» билгесе булган карточканы күрсәтә, аны 9 саны алдына куя һәм балалар белән бергә язуны укый. Балалар санау таякчыклары астына мәсьәләне чишүнең «язма»сын урнаштыралар.
Шундый ук эш алу гамәле белән эшләгәндә башкарыла.
Тәрбияче:
– Әминәнең тугыз тасмасы бар иде, өч тасманы ул Таңсылуга бирде. Әминәдә ничә тасма калды?
Шул ук алымнарны алу гамәле белән дә кабатлыйлар.
«Атна» хәрәкәтле уены.
Балалар 2 командага бүленәләр, 1 дән 7 гә кадәр цифрлар язылган карточкаларны тотып, атна көннәре тәртибендә – дүшәмбедән якшәмбегә кадәр бер рәткә тәрбияче сигналы буенча тезеләләр. Шуннан соң тәрбияче сораулар бирә.
Тәрбияче:
– Пәнҗешәмбедән соң нинди көн килә? Атнаның иң соңгы көне нинди? Атнаның кайсы көне чәршәмбедән иртәрәк килә? Атнаның нинди көне шимбә көненнән соң килә?
Карточкаларны алыштырып, уен 2–3 тапкыр кабатлана.
«Сызыкларны бизибез» уен күнегүе.
Тактада 5 шакмак озынлыгындагы туры сызык үрнәге.
Тәрбияче:
– Туры сызык озынлыгы ничә шакмакка тигез? Дәфтәрдә билгеле ноктадан дүрт шакмак аска санап төшеп, нокта билгеләгез. Шул ноктадан 3 шакмак озынлыгында кисемтә сызыгыз. Ике шакмакны калдырып, шундый ук кисемтә сызыгыз һәм шулай юл ахырына кадәр дәвам итегез.
Тәрбияче (биремне үтәгәч):
– Бу кисемтә ничә шакмак озынлыгында? Бер юлга ничә кисемтә сыйды?
Тәрбияче төсле карандашлар ярдәмендә кисемтәләр өстенә (шакмаклар эченә) үзләре теләгән бизәкне, ә кисемтәләрнең астына түгәрәкләр ясап куярга тәкъдим итә.
«Дөрес итеп билгелә» уен күнегүе.
Балалар ярымтүгәрәк ясап басалар. Тәрбияче сорау бирә һәм тупны шул сорауга җавап бирүче балага ата.
Тәрбияче:
– Нәрсә биегрәк: безнең балалар бакчасымы, әллә бу каенмы? Өстәл биегрәкме, әллә урындыкмы?