«Җимлектәге кошлар» уен күнегүе.

Тәрбияче мәсьәләне укый, ә чакырылган балалар мәсьәлә шарты буенча эш башкара.

Тәрбияче:

– Җимлек янына башта 1 кош, ә аннары тагын 4 кош килә.

Балалар, мәсьәләне төзиләр, аның структурасын билгелиләр, тактада цифрлар язылган карточкалар ярдәмендә бирелгән саннарны тактада күрсәтәләр һәм мәсьәләне кабатлыйлар. Шуннан соң санау таякчыклары белән аны чишәләр, аны чишү өчен модель сайлыйлар: модельдәге түгәрәкләргә, мәсьәләнең шартына туры китереп, түгәрәкләр ясыйлар. (36 нчы рәсем).

Балалар сорауларга җавап бирәләр һәм мәсьәләне ничек чишкәннәрен аңлаталар. Бала тактага җавапны күрсәткән цифрлы карточканы урнаштыра.

Тәрбияче нинди арифметик гамәлле мәсьәлә икәнен тагын бер кат ачыклап китә һәм кушу гамәлен белдерә торган карточкага сурәтләнгән «+»билгесен күрсәтә.

36 нчы рәсем

Тәрбияче:

– «+» билгесен берле һәм дүртле саннары арасына куябыз, чөнки бергә дүртне кушабыз.

Тәрбияче «=» билгесе язылган карточканы күрсәтә, аны 5 саны алдына куя һәм балалар белән бергә язуны укый. Балалар санау таякчыклары астында мәсьәләне чишүнең «язма»сын урнаштыралар. Шундый ук эш алу гамәле белән эшләгәндә дә башкарыла.

37 нче рәсем

Тәрбияче:

– Җимлек янында 5 кош бар иде, 1 се очып китте. Ничә кош калды?

Шул ук алымнарны алу гамәле белән дә кабатлыйлар. (37 нче рәсем). Модель астында балалар мәсьәләнең чишелешен язалар, язуны укыйлар һәм биремнәрнең сорауларына җавап бирәләр.

«Кисәкләрдән квадратларны җый» дидактик уены.

Балаларның һәрберсендә конвертларда геометрик фигуралар формасындагы кисәкләргә киселгән 3 төстәге квадратлар җыелмасы. Тәрбияче балаларга бер үк төстәге 3 фигураны кушарга тәкъдим итә. (38 нче рәсем). Биремне үтәгәннән соң балалар нинди фигуралардан квадрат ясаганнарын сөйлиләр.

38 нче рәсем

Балалар:

– Мин ике кечкенә квадратны һәм турыпочмаклыкны кушып, зур квадрат ясадым.

Балалар тәрбияче күрсәткән үрнәкләр буенча квадратлар төзүнең дөреслеген тикшерәләр һәм эшне бәялиләр.

Динамик пауза:

Әкрен генә басабыз,

басалар

Әзрәк уйнап алабыз,

сикерәләр

Тиз-тиз чүгеп алабыз,

чүгәләр

Аннан туктап калабыз.

урыннарында басып торалар

Уңга таба бөгелик,

кулларын билгә куеп, уңга таба бөгеләләр

Сулга таба бөгелик,

кулларын билгә куеп, сулга таба бөгеләләр

Салмак кына әйләник,

әйләнәләр

Җайлап кына утырыйк.

утыралар.

«Геометрик фигураның формасын үзгәрт» уен күнегүе.

Тәрбияче балаларга пластилиннан ясалган бер үк авырлыктагы 2 шакмак күрсәтә.

Тәрбияче:

– Бу предметларның формасы, төсе, зурлыгы, материалы турында нәрсә әйтеп була? Ничек уйлыйсыз, алар бер-берсенә охшаганмы? Моны ничек тикшерергә?

Бер бала әйберләрнең авырлыгын учларына алып үлчәп, шакмакларның авырлыгын билгели.

Тәрбияче:

– Аларның авырлыгы турында нәрсә әйтеп була?

Икенче бала шакмакларның авырлыгын үлчәр өчен үлчәү куллана. Тәрбияче шакмакларның бер үк авырлыкта икәнлеген аңлата. Тәрбияче балага бер шакмактан шар ясарга тәкъдим итә.

Тәрбияче:

– Хәзер бу фигураларның авырлыгы турында нәрсә әйтеп була?

Тәрбияче балага шул ук шакмактан коймак ясарга һәм предметларның авырлыкларын кабат чагыштырырга тәкъдим итә.

Тәрбияче:

– Шакмаклар авырлыгы буенча бер үк иде. Без алардан башка фигуралар ясадык, ләкин аларның авырлыгы үзгәрмәде, формалары буенча үзгәрсәләр дә, авырлыклары бер үк калды.

«Бизәк ясыйбыз» уен күнегүе.

Тәрбияче балаларга дәфтәрләрдәге алдагы биремнән сул яктан аска таба 4 шакмак санарга һәм нокта куярга тәкъдим итә. Тәрбияче балаларга бу эшне мөстәкыйль башкарырга кирәклеген әйтә.

Тәрбияче:

– Ноктадан уңга таба бер шакмак озынлыгындагы туры сызык сызыгыз, аннары өскә таба бер шакмак озынлыгындагы туры сызык. Шуннан соң уңга таба бер шакмак озынлыгындагы туры сызык һәм аска таба бер шакмак озынлыгындагы туры сызык сызыгыз.

Балалар юлның ахырына кадәр рәсем ясыйлар һәм аны бизиләр (үз теләкләре буенча). Бирем үтәлгәннән соң, тәрбияче аның дөреслеген тикшерә һәм кояш белән бәяли.