«Вакытны билгелик» уен күнегүе.

Экранда рәсемнәр: Белмәмеш, өсте җыелмаган карават, идәндә тузгып яткан уенчыклар.

Тәрбияче:

– Белмәмеш бүген балалар бакчасына соңга калган, уенчыкларын да, йокы бүлмәсен дә җыярга өлгермәгән, чөнки ул сәгатьтәге вакытны белми икән.

Тәрбияче балаларга Белмәмешкә ярдәм итәргә тәкъдим итә. Шөгыль башлануын аңлатып, тәрбияче кыңгырау шалтырата һәм сәгатьтә вакытны билгеләргә куша (9.00). Бер баланы чакырып, макетта вакытны күрсәтергә тәкъдим итә.

Тәрбияче:

– Сәгатьнең кыска угын тугызга, ә озын укны уникегә куябыз.

Балалар 4–5 кешелек төркемнәргә бүленеп, сәгать макетларында вакытны билгелиләр. Тәрбияче алардан иртәнге гимнастика вакытын (иртәнге 8 сәгать) билгеләүләрен сорый.

Тәрбияче:

– Кайсы иртәрәк башлана: иртәнге гимнастикамы яки шөгыльләрме? Иртәнге гимнастика шөгыльләргә караганда ничә сәгатькә иртәрәк башлана? Кайсы соңрак башлана: шөгыльләрме, иртәнге гимнастикамы? Шөгыльләр иртәнге гимнастикага караганда ничә сәгатькә соңрак башлана?

«Мәсьәлә төзик» уен күнегүе.

Тактада 2 рәсем: беренче рәсемдә 2 машина, икенчесендә беренче рәсемдәге машиналарга таба барган 4 машина сурәтләнгән.

Тәрбияче:

– Мәсьәлә ничә өлештән тора? Мәсьәләнең һәр өлеше ничек атала? Мәсьәләдә ничә сан булырга тиеш?

Тәрбияче балаларның игътибарын рәсемгә юнәлтә һәм мәсьәләне чишәр өчен нинди арифметик гамәл кулланырга кирәклеген ачыклый. Тәрбияче балаларга мәсьәләне төзү юллары турында сөйли.

Тәрбияче:

– Башта мәсьәләнең шартын төзергә, аннары мәсьәләгә сорау куярга кирәк.

Балалар мәсьәләне төзиләр.

Тәрбияче:

– Мәсьәләнең шарты нинди? Мәсьәләгә нинди сорау куеп була?

https://nsportal.ru/sites/default/files/docpreview_image/2018/09/17/femp_pomoraeva_pozina.docx_image27.jpg

Балалар мәсьәләне кабатлыйлар һәм шартлы модель ярдәменә (39 нче рәсем) буш түгәрәкләргә машиналар саны кадәр түгәрәкләр ясап чишәләр. Аннары мәсьәлә буенча арифметик билгеләр һәм цифрлар язылган карточкаларны тезәләр. Чакырылган бала мәсьәләне тактада чишә.

Тәрбияче балалар белән берлектә бу мәсьәләне чишү буенча фикер алыша.

39 нчы рәсем

Тәрбияче:

– Гаражда ничә машина иде? Аннары ничә машина килде? Дүрт машина килгәннән соң, машиналар саны арттымы, әллә кимедеме? Мәсьәләнең соравына җавап бирер өчен, сез нишләдегез?

Балалар:

– Ике машинага дүрт машинаны куштык.

Тәрбияче:

– Барлыгы ничә машина булды?

Балалар:

– Алты машина булды.

https://nsportal.ru/sites/default/files/docpreview_image/2018/09/17/femp_pomoraeva_pozina.docx_image28.jpg

Алу гамәле белән дә шуңа охшаш эш башкарыла. Балалар шартлы модельгә мәсьәләнең шартындагы саннарга туры китереп түгәрәкләр ясыйлар. (40 нчы рәсем).

Балалар очкыч төшерелгән рәсемне карыйлар һәм мәсьәлә төзиләр.

40 нчы рәсем

Балалар:

– Аэродромда җиде очкыч бар иде, биш очкыч очып китте. Аэродромда ничә очкыч калды?

Шуннан соң мәсьәләне чишү юлын эзлиләр.

Динамик пауза:

Әкрен генә басабыз,

басалар

Әзрәк уйнап алабыз,

сикерәләр

Тиз-тиз чүгеп алабыз,

чүгәләр

Аннан туктап калабыз.

урыннарында басып торалар

Уңга таба бөгелик,

кулларын билгә куеп уңга таба бөгеләләр

Сулга таба бөгелик,

кулларын билгә куеп сулга таба бөгеләләр

Салмак кына әйләник,

әйләнәләр

Җайлап кына утырыйк.

утыралар.

«Чыршы утыртыйк» уен күнегүе.

Тәрбияче магнитлы тактада йорт рәсеме янына чыршы урнаштыра. Балаларга тәлинкәдән шундый ук зурлыктагы чыршыны алып, йорт тирәсен яшелләндерергә тәкъдим итә.

Тәрбияче:

– Чыршының биеклеген ничек белергә?

Балалар:

– Үлчәп.

Тәрбияче:

– Нәрсә белән үлчәп була?

Балалар:

– Таякчыкны шартлы үлчәү берәмлеге итеп алабыз.

Тәрбияче:

– Ничек уйлыйсыз, бу таякчык чыршының биеклеге буена ничә тапкыр ятачак?

Чакырып алынган бала чыршы биеклеген таякчык ярдәмендә үлчи.

Тәрбияче:

– Йорт тирәсен яшелләндерер өчен, нинди биеклектәге чыршы алырга кирәк?

Чыршының биеклеге 2 санау таякчыгының озынлыгына тигез.

Тәрбияче:

– Чыршының төбенә таякчыкны куярга һәм тәмамланган очын билгеләргә, билгеләнгән урыннан тагын санау таякчыгын куеп, үлчәүне дәвам итәргә.

Балаларның һәрберсендә төрле зурлыктагы өчәр чыршы рәсеме. Алар санау таякчыклары белән үлчәп, магнитлы тактадагы чыршы зурлыгындагы чыршыны табып, аны тактага урнаштыралар.

«Сызабыз һәм сызыкны үлчибез» уен күнегүе.

Дәфтәрдә балалар яңа биремнең башлангыч ноктасын билгелиләр, шул ноктадан аска таба 5 шакмакны саныйлар. Тәрбияче һәрбер командага кисемтәдә булырга тиешле шакмак санлы цифрлы карточкалар бирә (8 һәм 10) һәм шундый ук озынлыкта булган кисемтә сызарга куша.

Тәрбияче:

– Безнең кисемтәдә ничә шакмак? Кисемтәнең озынлыгы никадәр?

Балалар җавапны 8 һәм 10 цифрлары ярдәмендә күрсәтәләр.

Тәрбияче:

– Кисемтәне ике шакмак озынлыгындагы өлешләргә бүлегез. Кисемтәдә ничә пар шакмак урын алды?

Кисемтәдә 8 шакмак – 4 пар, 10 шакмак – 5 пар.

Тәрбияче:

– Ни өчен төрле санлы пар шакмаклар килеп чыкты?

Балалар:

– Чөнки кисемтәләрнең озынлыгы төрле.