«Тупны тапшыр» хәрәкәтле уены.

Тәрбияче:

Тәгәри дә, сикерә –

Аның бар белгән эше.

Еламый ул суксалар да,

Ул – балалар иптәше. (Туп).

Балалар бер-бер артлы тезелеп басалар. Тәрбияче балаларга бирем үтәргә тәкъдим итә.

Тәрбияче:

– Тупны бер-берегезгә баш өстеннән бирергә һәм шул ук вакытта 1 дән башлап 10 га (15 кә, 20 гә) кадәрге саннарны тәртип буенча әйтергә, аннары тупны кире юнәлештә җибәрергә һәм бергә кадәр кире тәртиптә санарга.

«Инеш» хәрәкәтле уены.

Балалар кулга-кул тотынышып парлашып, берсе артыннан берсе басалар һәм һәр пар икешәрләп саналып, кулларын күтәрәләр (2, 4, 6 һ.б.). Алдагы пар «инеш» аша уза һәм рәтнең артына баса. Тәрбияче сигналы белән тагын балалар икешәрләп саналалар.

Уен 2–3 тапкыр кабатлана.

«Мәсьәлә төзик» уен күнегүе.

Фланелеграфта кәрзин һәм кәрзиндә 3 алма, кәрзиннән ераграк тагын 5 алма урнашкан. Тәрбияче балаларга, кушу гамәле кулланып, мәсьәлә төзергә тәкъдим итә

Балалар (балалар мәсьәлә төзиләр):

– Кәрзиндә өч алма бар. Аннан соң кәрзингә тагын 5 алма салдылар. Кәрзиндә барлыгы ничә алма?

Тәрбияче балалар белән мәсьәләнең шартын, соравын билгеләп үтә.

Дәфтәрдә эш.

Балалар төсле карандашлар ярдәмендә нокталар ясап, дәфтәрдә мәсьәләне кабатлыйлар.

Саннар һәм арифметик билгеләр ярдәмендә чишелешне табып куялар, сорауга җавап бирәләр. Аннан соң шуңа охшаш алу гамәле кулланып, мәсьәлә төзиләр һәм нокталар белән билгелиләр.

«Квадрат» уен күнегүе.

Аның дүрт почмагы,

Дүрт ягы бар,

Ә яклары бертигез.

Нинди фигура бу, балалар?

Я, тизрәк әйтегез! (Квадрат).

Тәрбияче:

– Дәфтәрдә алдагы биремнән аска таба 3 шакмак санап, бер нокта билгеләгез, шул ноктадан өч шакмак уңга китеп, тагын бер нокта куегыз. Шул ноктадан өч шакмак аска төшеп, нокта билгеләгез. Һәм әлеге ноктадан өч шакмак сулга китеп, нокта ясагыз. Шул нокталарны квадрат ясап тоташтырыгыз.

Тәрбияче бу биремне үзе тактада эшли.

Тәрбияче:

– Квадратның өске уң почмактагы ноктасын кызыл, өске сул почмактагы ноктасын зәңгәр, аскы сул почмак ноктасын яшел, аскы уң почмактагы ноктасын көрән төс белән билгеләгез.