Тәрбияче:

– Төлке баласы Шаянга бүген 3 кунак килә . Аның 9 алмасы бар. Шаян дусларына алмаларны тигез итеп бүлеп бирәсе килә һәм бездән ярдәм сорый.

«Ничәшәр алма?» уен күнегүе.

Фланелеграфта бер зурлыкта һәм бер төстә 9 кызыл алма.

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, алмаларны уңнан сулга күчереп кычкырып санап карыйбыз.

Тәрбияче алмаларны башка төрле итеп тә санап булырга мөмкинлеген әйтә.

Икенче рәткә 3 әр алманы бер-берсеннән бераз ара калдырып, өчәр итеп санап, һәр өч алма астына өч түгәрәк озынлыгындагы берәр кәгазь тасма куеп бара.(41 нче рәсем).

41 нче рәсем

Тәрбияче (кулы белән түгәрәк ясап ишарәли):

– Өч, алты, тугыз. Өч саны тугыз саны эчендә ничә тапкыр? (Балаларның игътибарын алмалар астындагы 3 кәгазь тасмага юнәлтә). Тасманы ничә тапкыр куйдык?

Балалар:

– Өч тапкыр куйдык.

Тәрбияче ун эчендә бишәрләп санау алымын да шундый ук алым кулланып күрсәтә. (42 нче рәсем).

.

42 нче рәсем

«Мәсьәлә төзик» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Шаянның яшелчә бакчасы да бар.

Ике рәтле тактаның беренче рәтенә кыяр, икенче рәтенә кишерләр урнаштырылган.

Тәрбияче:

– Бу яшелчәләр турында нинди мәсьәлә төзи алабыз? Мәсьәлә ничә өлештән тора? Һәр өлеше ничек атала? Мәсьәләнең шарты нәрсә ул? Кушу һәм алу гамәлләре кулланып мәсьәлә төзегез.

Тәрбияче балалар төзегән мәсьәләләрне тыңлый. Балалар белән берлектә мәсьәләләрнең дөреслеге турында фикерләшәләр. Кушу гамәле белән булган бер мәсьәләне алалар, нинди гамәл белән чишәргә кирәклеге турында сөйләшәләр һәм санау таякчыклары ярдәмендә чишәләр. Шуннан соң арифметик билгеләр кулланып мисалны язалар. Алу гамәле белән дә шуңа охшаш мәсьәләне чишәләр.

Динамик пауза. «Светофор».

Тәрбияче кушуы буенча төрле хәрәкәтләр ясыйлар.

«Безнең шәһәр урамнары» уен күнегүе.

Ватман битендә юл билгеләре, 2 светофор һәм кечкенә машиналар булган юл чаты сурәтләнгән. Тәрбияче балалар белән берлектә юл билгеләре һәм аларның нәрсә аңлатканлыклары турында сөйләшә. Шуннан соң балаларга балалар бакчасын, мәктәпне, кибетне эзләргә һәм мәктәпкә бара торган юл турында сөйләргә тәкъдим итә. Мәктәпкә барганда нинди юл билгеләре очравын сорый.

Тәрбияче:

– Балалар бакчасыннан чыккач, кайсы якка борылырга? Нинди юл билгесенә кадәр барырга? (Светофор). Светофорның нинди төсенә юл аркылы чыгабыз? Нинди төс янганда, туктап торабыз? Сары төс янганда нишлибез? Хәрәкәтне кайсы якка дәвам итәргә? (Уңга, сулга, алга).