«Тәртип буенча сана» уен күнегүе.

Тәрбияче микъдар саны һәм тәртип санының аермасын, аларның мәгънәсен аңлата. (Ничә? Ничәнче?) Шуннан соң балаларга, бер рәткә тезелеп, тәртип буенча санны әйтеп, бер-берсенә тупны тапшырырга тәкъдим итә (беренче, икенче...)

Тәрбияче рәттә ничә бала басып торганын ачыклый. Бубен тавышына балалар түгәрәктә йөриләр, бубен туктагач, өчәрләп берничә звенога тезеләләр. Тәрбияче һәр звеноның тәртип санын сорый һәм һәр звенодагы балаларга тәртип буенча (беренче, икенче...) саналырга куша. Аннары балалар яңадан түгәрәккә басалар. Бубен сигналына түгәрәк буенча йөриләр һәм өчәрләп 3 төркемгә (звено) берләшеп басалар.

«Мәсьәлә төзик» уен күнегүе.

Балалар түгәрәктә басып торалар.

Тәрбияче:

– Мәсьәлә нинди өлешләрдән тора? Мәсьәләдә ничә сан булырга тиеш? Мәсьәләне нинди арифметик гамәлләр ярдәмендә чишеп була?

Тәрбияче 4 саны язылган ике карточка күрсәтә һәм, шул саннарны кулланып, арифметик гамәлләр ярдәмендә мәсьәлә төзергә тәкъдим итә. Төзелгән мәсьәләләрне тыңлый һәм балалар белән берлектә бер мәсьәләне сайлап алып чишәргә куша. Нинди гамәл кулланып чишүләре турында фикер алышалар.

Тәрбияче:

– Мәсьәләнең шартында предметларның ничә төркеме бар? Зур түгәрәк нәрсәне күрсәтә? (Зур түгәрәк ике төркем предметларны бер төркемгә берләштерә).

Тәрбияче:

– Нинди гамәл кулланып чишәбез?

Дәфтәрләрдә эш.

Балалар мәсьәләнең саннарына туры китереп, түгәрәкләрдә нокталар куеп ясыйлар. Мисалны цифрлар һәм арифметик билгеләр кулланып җавабын язып куялар, язганнарын укыйлар һәм мәсьәләнең соравына җавап бирәләр.

Тәрбияче балаларга куб күрсәтә.

Тәрбияче:

– Бу геометрик фигура ничек атала? Бу яссы геометрик фигурамы, әллә күләмле геометрик фигурамы? Кубның ничә кыры бар? (Бер баланы чакырып, шакмакның кырларын санарга тәкъдим итә).

Балалар:

– Кубның алты кыры бар.

Тәрбияче:

– Куб нинди яссы фигурага охшаган? Квадратның якларының озынлыгы турында нәрсә әйтеп була? Кубның һәр ягының кырының озынлыгы турында нәрсә әйтеп була?

Тәрбияче балаларга, санау таякчыклары һәм пластилин кулланып, куб ясарга тәкъдим итә һәм эшләү эзлеклелеге турында сөйли.

Тәрбияче:

– Башта квадрат формасында аскы кырын ясарга, аннары түбәләрен вертикаль таякчыклар ярдәмендә тоташтырырга, аннары аларны квадрат формасындагы өске кыры белән тоташтырырга. Санау таякчыкларын пластилин белән тоташтырып, куб моделе ясарга.

Тәрбияче (бирем эшләнеп беткәч). Куб ясар өчен ничә санау таякчыгы кулландыгыз?

Балалар:

– Куб ясар өчен унике санау таякчыгы кулландык.

Аннан соң тәрбияче санау таякчыкларыннан яссы геометрик фигура (квадрат) төзеп күрсәтергә куша.

«Буталчык» дидактик уены.

Балаларның кәгазь битләрендә бер-берсенә куелган геометрик фигуралар. Мәсәлән, (43 нче рәсем).

Тәрбияче геометрик фигураларны төрле төстәге карандашлар белән: квадратны – кызыл, түгәрәкне – зәңгәр, өчпочмакның чикләрен яшел төс белән йөртеп чыгарга тәкъдим итә.

43 нче рәсем