Мәсьәләләр чишү. Түгәрәкне 8 тигез өлешкә бүлү. Сәгать буенча вакытны билгеләү.
Информация
Бурычлар
Программа эчтәлеге. 10 эчендәге саннар кергән арифметик мәсьәләләрне мөстәкыйль рәвештә төзергә һәм чишәргә өйрәтүне дәвам итү. Түгәрәкне 8 тигез өлешкә бүлү күнекмәләрен камилләштерү, өлешләрне дөрес билгеләү, бөтен һәм аның өлешләрен чагыштыру. Вакытны 1 сәгатькә кадәр төгәллек белән билгеләргә өйрәтү. Игътибарлылыкны үстерү.
Шөгыль барышы
«Киресен әйт» уен күнегүе.
Балалар түгәрәккә басалар. Тәрбияче балага туп бирә һәм «алда» ди. Бала тупны кире кайтара һәм сүзнең капма-каршы мәгънәсен атый. (Артта). Сүзләр: биек – түбән, ерак – якын, сулга – уңга, өстә – аста, зур – кечкенә, киң – тар, төн – көн, кич – иртә.
«Мәсьәлә төзик» уен күнегүе.
Тәрбияче ачыклык кертә.
Тәрбияче:
– Мәсьәлә нинди өлешләрдән тора? Мәсьәләдә ничә сан булыр? Нинди арифметик гамәлләр ярдәмендә без мәсьәләләрне чишәргә өйрәндек?
Тәрбияче алу гамәле белән мәсьәлә сайларга тәкъдим итә. Биремнәрне тыңлый һәм балалар белән бергә аларның берсен чишү өчен сайлый.
Тәрбияче:
– Мәсьәләдә нинди шарт бар? Нинди сорау? Мәсьәләне тагын бер тапкыр кабатлагыз. Дәфтәрдә түгәрәк һәм нокталар ярдәмендә мәсьәләнең чишелешен языгыз.
Такта янындагы бала мәсьәләне чишү моделен сыза. Калган балалар аның дөреслеген тикшерәләр. Тәрбияче балаларның җавапларын тыңлый һәм мәсьәләне цифрлар һәм арифметик билгеләр ярдәмендә «язарга» тәкъдим итә. Бала тактада язуны башкара, калган балалар тикшерәләр, язуны укыйлар һәм мәсьәләнең сорауларына җавап бирәләр.
Тәрбияче нокталарны санап, тактадагы җавапны тикшерергә тәкъдим итә.
Тәрбияче:
– Алар барлыгы күпме иде? Күпмесен алдык? Күпме калды?
Балалар мәсьәләнең соравына җавап бирәләр.
«Ябалак кайчан йокларга ята?» уен күнегүе.
Тәрбияче балаларның игътибарын сәгать моделенә юнәлтә.
Тәрбияче:
– Сәгатьтә ничә ук бар? Алар нәрсә белән аерылып торалар? Кыска (озын) ук нәрсәне күрсәтә?
Тәрбияче балаларга кош оясы рәсемен күрсәтә, кош исемен ачыклый һәм балаларга хикәя эчтәлеге буенча сәгатьләрдә вакыт куярга тәкъдим итә.
Хикәя укый.
Тәрбияче:
– Бер кечкенә шәһәр янындагы урманда бер ябалак яши, ди. Төнлә ябалак, гадәт буенча, зарядка ясый, сәгать угы икене күрсәткәч, ауга ашыга. Өчтә аш әзерли, дүрттә фатирындагы тузанны сөртә. Биштә укырга утыра. Алтыда ашый башлый. Тугызда йокларга ята.
Балалар сәгать макетларында вакытны куялар һәм уклары турында сөйлиләр.
«Ябалакта чәй эчү» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Уклар жидене күрсәткәндә, аның янына тиеннәр килә.
Тәрбияче 7 саны язылган карточканы күрсәтә һәм ябалакка күпме тиен килгәнен һәм тортны ничә өлешкә бүлергә кирәклеген ачыклый. Тортны (түгәрәкне), 8 тиенгә җитәрлек итеп, тигез өлешләргә бүлергә тәкъдим итә.
Тәрбияче:
– Тортны ничә өлешкә бүлергә кирәк? Моны ничек эшләргә?
Балалар:
– Тортны яртыга бүлергә, аннары һәр өлешне тагын яртыга кисәргә һәм, ниһаять, һәр өлешне тагын ике өлешкә бүлергә.
Тәрбияче:
– Һәркемгә нинди өлеш биреләчәк?
Балалар:
– Сигездән бер өлеш.
Тәрбияче:
– Кайсы зуррак: бөтен тортмы яки сигездән бер өлешеме? Кайсы кечерәк: сигездән бер өлешеме, бөтен тортмы? Ә хәзер сигездән ике өлешне күрсәтегез. Сигездән дүрт өлешне тагын ничек атап була?
Балалар:
– Икедән бер өлеш.
«Буталчыклык» уен күнегүе.
|
Балаларның кәгазь битләренә бер-берсе өстенә куелып саннар язылган. (44 нче рәсем). Тәрбияче балалардан рәсемдә күргән саннарны төрле төстәге карандашлар белән буяуны сорый. |
44 нче рәсем |