Мәсьәләләр чишү. 10 эчендәге чиктәш саннар арасындагы үзара бәйлелек.
Информация
Бурычлар
Программа эчтәлеге. 10 эчендәге саннар кергән кушу һәм алу гамәлләре кулланып, мөстәкыйль рәвештә мәсьәләләр төзергә һәм чишәргә өйрәтүне дәвам итү. 10 эчендәге чиктәш саннар арасындагы үзара бәйлелекне аңлату. Кәгазь битендә ориентлаша белүне камилләштерү. Игътибарлылыкны үстерү.
Шөгыль барышы
«Санны әйт» уен күнегүе.
Балалар түгәрәктә басып торалар. Тәрбияче аларга биремнәр бирә. Җавап биргәч, тупны киләсе балага бирәләр.
Тәрбияче:
– 5 санының алдагы санын әйт.
Балалар:
– Алты.
Тәрбияче:
– 6 санының алдагы санын әйт.
Балалар:
– Җиде.
Тәрбияче:
– 8 санына тиң санны әйт.
Балалар:
– Сигез.
Тәрбияче:
– 7 һәм 9 саннары арасында нинди сан бар?
Балалар:
– Сигез.
Тәрбияче:
– 10 саныннан зуррак санны әйт.
Балалар:
– Унбер.
Тәрбияче:
– 13 саныннан кечерәк санны әйт.
Балалар:
– Унике.
Тәрбияче:
– 15 санына тиң санны әйт.
Балалар:
– Унбиш.
Тактада бер-берсеннән бераз ераклыкта 3 һәм 4; 5 һәм 4; 7 һәм 7; 7 һәм 8; 9 һәм 8 цифрлары язылган карточкалар урнашкан.
Тәрбияче билгеләр язылган карточкаларны күрсәтә ( «>», «<», «=») һәм аларның нәрсә аңлатканын ачыклый.
Тәрбияче:
– Бу ике арифметик билге («>», «<»,) кош томшыгын хәтерләтә. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, кош томшыгын ачып, кайсы якка борылыр икән: бодай бөртекләре күп яккамы, әллә аз яккамы?
Балалар:
– Бөртек күп якка.
Тәрбияче:
– Әйе, дөрес, бөртек күп якка. Ә бу билге «=» – тигезлек билгесе. Ул ике якта да саннар бертигез икәнлеген күрсәтә.
Балалар чиратлашып саннар арасына билгеләр куялар, язуны укыйлар һәм «дүрт өчтән бергә кимрәк» дигән фикергә киләләр.
«Мәсьәлә төзик» уен күнегүе.
Тактада ваза сурәтләнгән панно, анда 3 ромашка, 5 мәк чәчәге.
Тәрбияче:
– Вазада өч ромашка һәм биш мәк чәчәге бар. Вазада барлыгы ничә чәчәк бар?
|
Такта янындагы бала мәсьәләне чишү моделен сыза. (45 нче рәсем). |
45 нче рәсем |
Тәрбияче:
– Без чәчәк бәйләмен ничек итеп ясадык?
Балалар:
– Без өч ромашка һәм биш мәк чәчәге алдык, аларны бергә куштык һәм чәчәк бәйләме барлыкка килде.
Тәрбияче 2 ярты түгәрәк һәм бөтен түгәрәк ярдәмендә мәсьәлә чишүне аңлата.
|
Тәрбияче: – Өч ромашка – бер өлеш, биш мәк чәчәге – тагын бер өлеш, ә чәчәк бәйләме – бербөтен. (46 нчы рәсем). |
46 нче рәсем |
Тәрбияче:
– Бөтен түгәрәк нәрсә күрсәтә?
Балалар:
– Бербөтен бәйләмне.
Тәрбияче:
– Түгәрәк ясау өчен түгәрәкнең өлешләре белән нәрсә эшләргә кирәк?
Балалар:
– Түгәрәкнең ике өлешен берләштерергә кирәк.
|
Аннан соң тәрбияче балаларда нинди арифметик гамәлләр ярдәмендә мәсьәләне чишәчәкләрен ачыклый. Балалар биремне тагын бер тапкыр кабатлыйлар, аны цифрлар һәм арифметик билгеләр ярдәмендә язалар һәм сорауга җавап бирәләр. Шулай ук алу гамәленә дә мәсьәлә модельләштерелә һәм чишелә. (47 нче рәсем). |
47 нче рәсем |
Тәрбияче:
– Вазада сигез чәчәк бар иде, биш мәк чәчәге икенче вазага күчерелде. Вазада ничә чәчәк калды?
Тәрбияче:
– Әгәр бөтен бәйләмнән (бөтен түгәрәкне күрсәтә) 5 мәкне (бөтеннең бер өлеше – ярты түгәрәкне күрсәтә) алсаң, бәйләмдә ромашкалар гына калачак (бөтен бәйләмнең икенче өлеше – түгәрәкнең икенче яртысын күрсәтә). (48 нче рәсем).
|
Балалар тулы һәм өлешләр арасында билгеләр куялар, чишү юлын язалар, язуны укыйлар һәм сорауга җавап бирәләр. |
48 нче рәсем |
«Үрнәкне дәвам итегез» уен күнегүе.
|
Тәрбияче балалар белән бергә үрнәкне карый һәм аны ничек дәвам итәргә кирәклеген күрсәтә. (49 нчы рәсем).. Дәфтәрләрдә балалар алдагы биремнән 6 шакмакны аска таба саныйлар, ноктаны куялар һәм аннан сызык ахырына кадәр рәсем ясыйлар |
49 нчы рәсем |
Тәрбияче:
– Ике шакмак уңга, ике шакмак өскә, ике шакмак уңга, ике шакмак аска, ике шакмак уңга сызык сызыгыз.
Тәрбияче һәр баланың эшен бәяли һәм сызык астында елмайган яки елмаймаган кояш ясарга тәкъдим итә.
«Буталчыклык» уен күнегүе.
|
Тактада 3 рәсем. (50 нче рәсем). Тәрбияче балаларга рәсемнәрне карарга һәм сурәтләнгән фигураларны атарга тәкъдим итә. Килеп чыккан өчпочмакларны балалар атыйлар. |
50 нче рәсем |