«Ел әйләнәсе» уен күнегүе.

Балалар түгәрәккә басалар. Тәрбияче тупны балага ыргыта һәм бирем бирә. Бала җавап бирә һәм тупны кире кайтара.

Тәрбияче:

– Язгы айларны тәртип буенча әйтегез.

Балалар:

– Март, апрель, май.

Тәрбияче:

– Язның күршеләрен әйт.

Балалар:

– Февраль, июнь.

Тәрбияче:

– Төшеп калган айны әйт: декабрь, ..., февраль.

Балалар:

– Гыйнвар.

Тәрбияче:

– Төшеп калган айны әйт: октябрь, ..., декабрь.

Балалар:

– Ноябрь.

Тәрбияче:

– Кыш айларын әйт.

Балалар:

– Декабрь, гыйнвар, февраль.

Тәрбияче:

– Кыш күршеләрен әйт.

Балалар:

– Ноябрь, март.

Тәрбияче:

– Көзге айларны тәртип буенча әйтегез.

Балалар:

– Сентябрь, октябрь, ноябрь.

Тәрбияче:

– Гыйнвардан соң нинди ай бара?

Балалар:

– Февраль.

Тәрбияче:

– Айларны тәртип буенча әйт: сентябрь ае.

Балалар:

– Октябрь ае, ноябрь ае, декабрь ае, гыйнвар ае, февраль ае, март ае, апрель ае, май ае, июнь ае, июль ае, август ае.

«Мәктәпкә кадәр юлны үлчәгез» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Көзнең беренче көнендә балалар кая бара? Көзнең беренче ае ничек атала?

Балаларда өйдән мәктәпкә кадәр юл схемалары сурәтләнгән карточкалар. (51 нче рәсем). Тәрбияче балаларга өйдән мәктәпкә кадәр юл озынлыгын белергә тәкъдим итә.

51 нче рәсем

Тәрбияче:

– Мәктәпкә кадәр юл озынлыгын ничек белергә?

Балалар:

– Үлчәп.

Тәрбияче:

– Без юлны ничек үлчибез?

Балалар:

– Башта өйдән борылышка кадәр, аннары мәктәпкә кадәр.

Тәрбияче:

– Шартлы үлчәм – катыргы тасма белән юлны үлчәгез.

Үлчәү кагыйдәләрен ачыклый. Шартлы үлчәүнең һәр кисәген балалар сан белән билгели.

Тәрбияче (биремне үтәгәннән соң):

– Өйдән борылышка кадәр юлның озынлыгы нәрсәгә тигез?

Балалар бу санга карап җавап бирәләр.

Тәрбияче:

– Мәктәпкә кадәр юл озынлыгы нәрсәгә тигез? Өйдән мәктәпкә кадәр юл озынлыгы нәрсәгә тигез? Сез юлның озынлыгын ничек белдегез?

Балалар:

– Шартлы үлчәмнәр санын куштык һәм нәтиҗәне сан белән билгеләдек.

«Мәктәпкә җыенабыз» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Укытучы балаларга мәктәпкә 5 шакмаклы дәфтәр һәм 5 сызыклы дәфтәр алып килергә кушкан.

Тәрбияче балаларга кушу гамәленә мәсьәлә тәкъдим итә. Ул мәсьәләне тыңлый, аның структурасын ачыклый һәм балалардан мәсьәләне кабатлауларын сорый.

Тәрбияче:

– Укучы мәктәпкә биш шакмаклы дәфтәр һәм биш сызыклы дәфтәр алып килде. Укучы мәктәпкә барлыгы ничә дәфтәр алып килде?

Тәрбияче:

– Бу мәсьәләдә тулы бер бөтен булып нәрсә тора?

Балалар:

– Барлык дәфтәрләр саны.

Тәрбияче:

– Ә өлешләр нәрсә?

Балалар:

– Биш шакмаклы дәфтәр һәм биш сызыклы дәфтәр.

Тәрбияче:

– Тулы бер бөтен ясау өчен, өлешләр белән нәрсә эшләргә кирәк?

Балалар:

– Өлешләрне берләштерергә.

Тәрбияче:

– Өлешләрне берләштерү өчен нинди гамәл башкарырга кирәк?

Балалар:

– Кушу гамәле.

Бала тәрбияче белән бергә саннар һәм арифметик билгеләр язылган карточкалар ярдәмендә мәсьәләнең чишелешен яза. (52 нче рәсем).

Урыннардагы балалар биремнәрне саннар һәм билгеләр ярдәмендә язалар һәм язуны укыйлар. Аннары мәсьәләнең соравына җавап бирәләр һәм җавапны бармаклар ярдәмендә күрсәтәләр.

Шулай ук алу гамәленә мәсьәлә төзелә һәм чишелә.

52 нче рәсем

Тәрбияче:

– Укучы мәктәпкә ун дәфтәр алып килде. Биш дәфтәрне ул укытучыга бирде. Укучыда ничә дәфтәр калды?

Балалар:

– Укучыда биш дәфтәр калды.

Динамик пауза. «Көн – төн».

Тәрбияче «көн» ди һәм балалар ритмик музыка астында хәрәкәт итәләр. Аннары ул «төн» дип әйтә һәм балалар туктыйлар (утыралар).

«Фигуралар ясау» уен күнегүе.

Тәрбияче балаларга конвертта яткан кәгазьдә нинди фигура ясалганын ачыкларга тәкъдим итә. Моның өчен балалар биремне дөрес үтәргә тиеш.

Тәрбияче:

– Дәфтәрдәге алдагы биремнән соң дүрт шакмак санагыз һәм нокта куегыз. Сулдан уңга ике шакмак озынлыгында сызык сызыгыз, аннары өстән аска ике шакмак озынлыгында тагын бер сызык сызыгыз, аннары шул ук сызыкны уңнан сулга һәм астан өскә сызыгыз.

Балалар фигураны атыйлар һәм аны конвертта яткан кәгазьдәге фигура белән чагыштыралар (тәрбияче квадрат рәсемен күрсәтә). Аннары тәрбияче балаларга, араларында ике шакмакка тигез ара калдырып, дүрт шакмактан торган фигуралар ясарга тәкъдим итә.

Тәрбияче биремнең дөрес үтәлүен тикшерә һәм аны бәяли. Балалар елмая торган яки елмаймый торган кояш ясыйлар.