Мәсьәләләр чишү. Ике кечкенә саннан бер зур сан ясау һәм зур санны ике кечкенә санга таркату.
Информация
Бурычлар
Программа эчтәлеге. 10 эчендәге саннар кергән кушу һәм алу гамәлләре кулланып, мөстәкыйль рәвештә мәсьәләләр төзергә һәм чишәргә өйрәтүне дәвам итү. Ике кечкенә саннан бер зур сан ясау һәм зур санны ике кечкенә санга таркату буенча күнектерү. 1, 2, 5, 10 сумлык акчалар турындагы күзаллауларын ныгыту. Кәгазь битендә ориентлашу осталыкларын үстерү. Үлчәү ярдәмендә предметларның авырлыгын билгели белү.
Шөгыль барышы
«Сан төзегез» уен күнегүе.
Балалар түгәрәккә басалар. Тәрбияче балага туп ыргыта һәм санны атый. Бала тупны кире кайтара һәм шул санны тәшкил иткән ике кечерәк санны атый. Саннар: 4, 6, 3, 5 (балалар чиратлашып, санның барлык вариантларын атыйлар).
«Кибет» уен күнегүе.
Күргәзмә киштәсендә һәрберсе 5 сумлык 2 дәфтәр, 10 сумлык карандаш тартмасы, 2 сумлык бетергеч, 1 сумлык карандаш, 4 сумлык ручка.
Тәрбияче балаларда кибеттә нинди уку әсбаплары сатылуын һәм аларның күпме торуын ачыклый. 2 дәфтәр сатып алырга тәкъдим итә.
Тәрбияче:
– Уку өчен дәфтәрләр кемгә кирәк? Укучы ничә дәфтәр сатып алыр? Һәрбер дәфтәр күпме тора?
Тәрбияче балалардан мәсьәлә төзүне сорый һәм җавапларны тыңлый.
Тәрбияче:
– Укучы ике дәфтәр сатып алды. Һәр дәфтәр биш сум тора. Ике дәфтәрнең бәясе күпме тора?
Балалар мәсьәләне кабатлыйлар, аның структурасын, нинди арифметик гамәл белән чишеп булуын билгелиләр һәм чишелеш моделен язалар. (Балалар теләге буенча бөтен түгәрәкләр яки аның өлешләре ярдәмендә).
Тәрбияче биремне үтәүнең дөреслеген тикшерә. Хаталар ясаган балалар үз модельләрен тактага куялар, рәсемнәрендәге хаталарны табалар һәм аларны төзәтәләр. Аннары биремне саннар һәм арифметик билгеләр ярдәмендә язалар, аның сорауларына җавап бирәләр һәм нигезлиләр.
Тәрбияче балаларга дәфтәрләр сатып алу өчен тәңкәләрдән 10 сум акча җыярга тәкъдим итә, тәкъдим ителгән фикерләрне тыңлый.
«Яз килде» уен күнегүе.
Тәрбияче балалар белән бергә иртә яз рәсемен карый һәм мондый картинаны нинди материалдан ясап булганлыгы турында уйларга тәкъдим итә. (Пластилин, мамык).
Тәрбияче зур мамык йомарламы һәм пластилиннан ясалган шар күрсәтә.
Тәрбияче:
– Пластилин шарчык белән чагыштырганда, мамык кисәгенең зурлыгы турында нәрсә әйтеп була?
Балалар:
– Ул шарчыкка караганда зуррак.
Тәрбияче:
– Аларның авырлыгы турында нәрсә әйтеп була?
Балаларның тәкъдимнәрен тыңлый.
Тәрбияче:
– Аларның авырлыгын ничек белергә?
Балалар:
– Үлчәп.
Тәрбияче:
– Бу материалларны нәрсә ярдәмендә үлчәп була?
Балалар:
– Үлчәү белән.
Тәрбияче:
– Бу әйберләрне үлчәү ярдәмендә ничек үлчәргә?
Бала тәрбияче ярдәме белән үлчәү тәлинкәләренә предметларны урнаштыра.
Тәрбияче:
– Бер кисәк мамыкның авырлыгы һәм пластилиннан ясалган шарчык турында нәрсә әйтеп була?
Балалар:
– Мамык йомарламының һәм пластилин шарчыкның авырлыгы бер үк.
Тәрбияче:
– Сез моны ничек белдегез?
Балалар:
– Үлчәүнең тәлинкәләре бер-берсенә каршы тигез булды.
Тәрбияче:
– Димәк, әйберләр зурлыгы буенча төрле, ләкин авырлыгы буенча бер үк.
Тәрбияче берничә баланы чакыра һәм алар, «карсыз җир» калдырып, мамык кисәкләрен пластилин сыланган тактага беркетәләр. Зәңгәр пластилиннан алар гөрләвекләр ясыйлар.
«Үрнәк буенча рәсем ясау» уен күнегүе.
|
Балаларның дәфтәрләрендә үрнәк бирелгән. (53 нче рәсем). Тәрбияче балаларга үрнәкне карарга һәм аны сызык ахырына кадәр мөстәкыйль рәвештә дәвам итәргә тәкъдим итә. |
53 нче рәсем |
Тәрбияче:
– Башлангыч ноктадан бер шакмак уңга, ике шакмак өскә, бер шакмак уңга, ике шакмак аска, бер шакмак уңга.
Биремне үтәп, балалар үз эшләрен тактадагы үрнәк белән чагыштыралар һәм тиешле кояш рәсеме ясап, мөстәкыйль бәялиләр.