«Бер үк формадагы әйберләрне әйт» уен күнегүе.

Тәрбияче балалар белән таныш геометрик фигураларның исемнәрен искә төшерә һәм уйнарга тәкъдим итә. Балалар түгәрәккә басалар. Тәрбияче геометрик фигураны атый һәм тупны шул ук формадагы предметны атаган балага бирә (квадрат – уен шакмаклары, шар – туп һ.б.), бүтән геометрик фигураны атый һәм тупны киләсе балага бирә.

«Мәсьәлә төзик» уен күнегүе.

Тактада мәсьәлә моделе (54 нче рәсем). Тәрбияче балаларга мәсьәләне нинди гамәл белән чишәргә кирәклекне билгеләргә, үз фаразларын нигезләргә, биремдә кулланылачак саннарны атарга тәкъдим итә.

Балалар биремнәр төзиләр. Тәрбияче балаларны тыңлый һәм алар белән бергә чишәр өчен мәсьәлә сайлый. Чакырылган бала үз мәсьәләсен кабатлый.

Балалар мәсьәләләрнең структурасын билгелиләр, аны саннар һәм арифметик билгеләр ярдәмендә язалар, язуны укыйлар, мәсьәләнең соравына җавап бирәләр һәм аны исбатлыйлар.

54 нче рәсем

Динамик пауза. «Биюче кешеләр».

Тәрбияче балаларга төрлечә хәрәкәт иткән кешеләрнең схематик сурәтләре ясалган карточкалар күрсәтә һәм ул хәрәкәтләрне чиратлаштырып кабатларга тәкъдим итә.

«Кирпечләрне бер рәткә тезәбез» уен күнегүе.

Тактада бизәк үрнәге. (55 нче рәсем). Тәрбияче балалар белән бергә рәсемгә карый һәм ачыклый.

55 нче рәсем

Тәрбияче:

– Рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?

Балалар:

–Турыпочмаклык.

Тәрбияче:

– Турыпочмаклыкның кыска (озын) ягы ничә шакмакка тигез? Кыска яклары кайда урнашкан?

Балалар:

– Өстә һәм аста.

Тәрбияче:

– Озын яклары кайда урнашкан?

Балалар:

– Уңда һәм сулда.

Тәрбияче:

– Турыпочмаклыклар арасында ничә шакмак калдырылган?

Тәрбияче рәсемне башкару эзлеклелеген күрсәтә, балалар белән дәфтәрләрдә башлангыч ноктаны билгели.

«Барлыгы күпме?» уен күнегүе.

Тактада геометрик фигуралар сурәтләнгән схема бирелгән. (56 нчы рәсем).

56 нчы рәсем

Тәрбияче:

– Түгәрәкләрдә нинди фигуралар ясалган? Ничә түгәрәк? Ничә өчпочмак? Беренче түгәрәктә ничә элемент бар? Икенче түгәрәктә ничә элемент бар? Беренче түгәрәктә фигуралар төркеме дүрт элементтан тора, икенче түгәрәктәге төркем алты элементтан тора. Зур түгәрәк безгә нәрсә күрсәтә?

Тәрбияче:

– Ике төркем фигуралар белән нәрсә эшләргә кирәк?

Балалар:

– Ике төркемне берләштерергә, бергә кушарга кирәк.

Тәрбияче:

– Бер бөтен килеп чыксын өчен, нинди арифметик гамәл башкарырга кирәк?

Балалар:

– Кушу гамәле башкарырга кирәк.

Балалар буш квадратларга ике төркемдәге һәм бер төркемдәге элементлар санын чагылдырган цифрлар, «+» һәм «=» арифметик билгеләре язылган карточкалар куялар.