«Атна көнен әйтегез» уен күнегүе.

Тәрбияче чиратлап балаларга сораулар бирә һәм туп ыргыта. Балалар сорауларга җавап бирергә һәм тупны кире кайтарырга тиеш.

Тәрбияче:

– Диләрә әбисе янына җомга көнне китте, ә ике көннән соң кайтты. Диләрә атнаның кайсы көнендә кайтты?

Балалар:

– Дүшәмбе көнне.

Тәрбияче:

– Балалар бакчасында дүшәмбе көнне «Кошлар каршылау» бәйрәменә әзерләнә башладылар, ә бишенче көнгә бәйрәм булды. Бәйрәм кайчан булган?

Балалар:

– Җомга көнне.

Тәрбияче:

– Якшәмбе көнне Азат әнисеннән туган көне кайчан булачагын сорады. Әнисе «иртәгә» диде. Азатның туган көне кайчан булачак?

Балалар:

– Азатның туган көне дүшәмбе көнне булачак.

Аннары балалар атна көннәрен тәртип буенча атыйлар, тупны бер-берсенә бирәләр.

Тәрбияче:

– Мәсьәләдә ничә өлеш бар? Һәрбер өлеш ничек атала? Мәсьәләләрне нинди арифметик гамәлләр белән чишеп була?

Тәрбияче:

– Балалар, әйдәгез, «Кошларны каршы алабыз» темасына мәсьәлә төзибез.

Төзелгән мәсьәләләрне тыңлый, балалар белән бергә аларны нинди гамәлләр белән чишеп булуын билгели, мәсьәләне сайлый. Мәсьәлә өстендә эш түбәндәге эзлеклелектә алып барыла:

– мәсьәләне кабатлау;

– мәсьәлә структурасын билгеләү;

– бирелгән санлы мәгълүматлар белән арифметик гамәлне сайлау;

– арифметик гамәлне башкару;

– бөтен һәм аның өлешләрен күрсәтеп, мәсьәләнең чишелешен (урыннарда һәм тактада) язу;

– цифрлар һәм арифметик билгеләр ярдәмендә мәсьәләнең чишелешен язу;

– мәсьәлә чишелешенең язмасын уку;

– мәсьәләнең соравына җавап бирү һәм аны исбатлау.

«Кошларга өйләренә күченергә булыш» уен күнегүе.

Балаларда кәгазьләр. Тәрбияче аларга түбәндәге шартларны үтәп, кош ояларын урамдагы уен мәйданчыгында урнаштырырга тәкъдим итә.

Тәрбияче:

– Мәйданчыкның уртасында каен үсә, аны кара өчпочмак белән билгеләгез.

Тәрбияче:

– Каен өстендә кош оясын сызыгыз, аны коңгырт квадрат белән күрсәтегез.

Тәрбияче:

– Каенның уң ягында миләш үсә, аны кызыл төстәге өчпочмак белән күрсәтегез.

Тәрбияче:

– Миләш өстенә турыпочмаклык формасындагы кош оясын ясагыз.

Тәрбияче:

– Каенның сул ягында чыршы үсә, аны яшел төстәге өчпочмак белән ясагыз.

Тәрбияче:

– Чыршыда кара түгәрәк формасындагы оя ясагыз.

Тәрбияче:

– Каен астында кечкенә куак, аны яшел овал белән билгеләгез.

Тәрбияче:

– Куакта кара төсле овал формасындагы җимлек.

Тәрбияче:

– Каен артында тирәк агачы сызыгыз, аны сары өчпочмак белән күрсәтегез.

Тәрбияче:

– Тирәк агачына турыпочмаклы формасындагы яшел җимлек ясагыз.

Тәрбияче балаларга сыерчык оялары һәм җимлекләр эленгән план буенча сөйләргә тәкъдим итә.

«Фотосурәтләр» уен күнегүе.

Балаларда геометрик җисемнәрнең «фотосурәт»ләре. Ә тәрбиячедә күләмле геометрик фигуралар. Тәрбияче аларны балаларга күрсәтә, ә балалар шул геометрик фигураларның «фотосурәт»ләрен күрсәтергә тиешләр. Аннары алар ни өчен бу «фотосурәт»ләрне сайлауларын аңлаталар.