«Киләсе санны әйт» уен күнегүе.

Балалар түгәрәк ясап басалар.

Тәрбияче:

– 1 дән 20 гә кадәр тупны кулдан-кулга йөртеп санарга, ә аннан кирегә 20 дән 1 гә кадәр санарга кирәк.

Аннан тәрбияче балаларның һәрберсенә туп бирә һәм 10 нан 15 кә кадәр (1 дән 5 кә, 13 тән 10 га, 8 дән 12 гә), 20 дән кире 1 санына кадәр санарга әйтә.

«Мәсьәләне төзик» уен күнегүе.

Тактада «Безнең шәһәрнең урамы» рәсеме.

4 йөк машинасы, 6 җиңел машина, юл билгеләреннән торган таблица һәм туп төшерелгән картина. Тәрбияче балалар белән бергә шушы картинаны карый. Биремнең структурасын ачыклый һәм кушу гамәле белән мәсьәлә төзергә тәкьдим итә.

57 нче рәсем

Тәрбияче:

– Биремнең шарты нинди? Биремдә нинди сорау бар? Биремнең шартында нәрсә билгеле? Биремнең шартында нәрсә билгесез? Билгесезне табу өчен биремне ничек чишәргә?

Бала тактада мәсьәләнең чишелешен ясый, бөтен һәм аның өлешләрен билгели, шакмактагы саннар арасына арифметик билгеләр куя. (57 нче рәсем). Балалар биремне тулысынча кабатлыйлар, саннар һәм арифметик билгеләр ярдәмендә мәсьәләне язалар, нәрсә язганнарын әйтеп бирәләр, сорауларга җавап биреп, килеп чыккан шартны дәлиллиләр.

Динамик пауза:

Без яздык та, ясадык та,

кул чукларын әйләндерәләр

Ә хәзер торып басыйк.

урында атлыйлар

Кулларны чәбәклик,

кул чәбәклиләр

Аякларны тыпырдатыйк,

аякларын тыпырдаталар

Бераз әйләнеп алыйк

әйләнәләр

Һәм тагын яза башлыйк.

«Юл билгесе яса» уен күнегүе.

Тәрбияче:

– Юл билгеләре – алар нәрсәләр? Нинди юл билгеләре юл аша чыкканда булыша?

Балалар:

– Юлның икенче ягына чыгу, җир асты юлы аша чыгу билгеләре.

Тәрбияче тактага юл билгеләре элә.

Тәрбияче:

– Нинди юл билгеләре урамда машиналарга дөрес итеп йөрергә булыша?

Балалар:

– Үтү тыела, уклар, хәрәкәт юнәлешен белдергән билгеләр, борылышлар.

https://nsportal.ru/sites/default/files/docpreview_image/2018/09/17/femp_pomoraeva_pozina.docx_image78.jpg

Тәрбияче тактада 2 см диаметрлы әйләнәнең шакмакта ничек итеп ясалуын күрсәтә һәм аңлата. (58 нче рәсем). Балалар дәфтәрдә нокталар буенча әйләнәләр ясый башлыйлар һәм үзлектән тәмамлыйлар. Әйләнәләр эченә юл билгеләре ясыйлар.

58 нче рәсем

Тәрбияче:

– Квадрат эченә рәсем ясар өчен, түгәрәктән сулга ике шакмак санап, яклары 4 шакмактан торган квадратлар ясарга.

Квадратларда балалар юл билгеләре ясыйлар. Үзләре ясаган юл билгеләре турында сөйлиләр.

«Юл билгесе яса» уен күнегүе.

https://nsportal.ru/sites/default/files/docpreview_image/2018/09/17/femp_pomoraeva_pozina.docx_image57.jpg

Балаларга юл билгеләре төшерелгән плакат күрсәтелә. (59 нчы рәсем).

59 нчы рәсем

Тәрбияче:

– Квадрат эчендә нәрсә ясалган? Түгәрәктә? Өчпочмакта?

Балалар:

– Юл билгеләре.

Тәрбияче:

– Нинди юл билгеләре? Җитмәгән билгене ясап бетерегез.

Балалар үрнәк буенча биремне тикшерәләр. (Таблица уртасында «Узарга ярамый» билгесе).