Математик башваткыч.

Тәрбияче балаларга мәсьәлә чишәргә һәм җавапны аңлатырга тәкьдим итә.

Тәрбияче:

– Син дә, мин, мин һәм син. Без барысы ничә?

Балалар:

– Ике.

Тәрбияче:

– Әгәр тавык бер аягында торган килеш 2 кг тәшкил итсә, ике аякта басып торган тавыкның авырлыгы ничә кг булачак?

Балалар:

– Ике килограмм, тавыкның авырлыгы үзгәрми.

Тәрбияче:

– Өч ат 5 чакрым чабып юл үткән. Һәрбер ат ничәшәр чакрым юл үткән?

Балалар:

– Өчесе дә бишәр чакрым юл үткән.

Тәрбияче:

– Җиләк-җимеш турында табышмак әйтәм.

Көзге бакчага кара,

Туплар күрерсең анда!

Кызыл, сары, яшеле -

Үзләре матур, тәмле!

Балалар:

– Алма.

Тәрбияче:

– Өстәлдә дүрт алма бар иде. Бер алманы дүрт өлешкә кискәннәр. Өстәлдә ничә алма?

Тәрбияче:

– Дүрт алма, чөнки дүрт өлеш бер кисәкне тәшкил итә.

«Җәнлекләр турында табышмаклар» уен күнегүе.

Тәрбияче:

Бер нәрсә тегә белми,

Энәләр тагып йөри.

Балалар:

– Керпе.

Тәрбияче:

– Керпенең әнисе урманнан ике каен гөмбәсе тапкан, ә кечкенә керпе баласы дүрт усак гөмбәсе тапкан. Өйләренә кайтып җиткәч, алар гөмбәләрен берләштергәннәр. Барлыгы ничә гөмбә булган?

Балалар:

– Барлыгы алты гөмбә.

Тәрбияче:

Җәен соры, кышын ак.

Аңа шулай яхшырак.

Балалар:

– Куян.

Тәрбияче:

Бер, ике, өч, дүрт, биш...

Куяннар чыккан өйдән.

Ике куян адашкан.

Ничәсе кайткан өйгә?

Балалар:

– Өч куян өйгә кайткан.

Тәрбияче һәрбер мәсьәләнең чишелешенә дәлилләр китерүләрен сорый.

Динамик пауза:

Тек-тек-тек-тек,

Бастык та алга киттек.

балалар басып, йөрү хәрәкәтләре ясыйлар

Тик-так, тик-так,

Күзләрне йомгаладык.

балалар күзләрен йомгалыйлар

Тук-тук, тук-тук,

Кулларны суккаладык.

кулларын бер-берсенә сугалар

«Биш бармак, биш туган» уен күнегүе.

Тәрбияче тактага дүрт уч эзе төшерелгән карточка куя.

Тәрбияче:

– Монда ничә уч? Һәрбер кулда ничә бармак? Бармакларыгызны санагыз.

Бер – без тезелешеп бастык,

Ике – иелдек һәм турайдык.

Өч – өч тапкыр чәбәкләгәч,

Башны өч кат селкедек!

Дүрт – кулларны киң иттереп

Җәйдек, кочакны ачтык.

Биш – кулларны җилпи-җилпи,

Урыныбызга бастык!

Тәрбияче ясалган учларны күрсәтә һәм балалар белән бергә саный, һәрбер яңа учка ишарә белән күрсәтә.

«Җәнлекләр ясыйбыз» уен күнегүе.

Тәрбияче:

Почмакларым юк минем,

Тәлинкәгә охшаган,

Кояшка да охшаталар,

Йөзеккә, тәгәрмәчкә,

Нигә әле исемеңне

Тизрәк әйтеп бирмәскә?

Балалар:

– Түгәрәк.

Тәрбияче балаларга төрле җәнлекләр ясарга тәкьдим итә һәм тактада түгәрәк ясарга өйрәтә, күрсәтә. Балалар түгәрәктән җәнлекләр ясыйлар.