Мәсьәләләр чишү. Әйберләрне үлчәү һәм чагыштыру.
Информация
Бурычлар
Программа эчтәлеге. 10 эчендәге саннар кергән кушу һәм алу гамәлләре кулланып, мөстәкыйль рәвештә мәсьәләләр төзергә һәм чишәргә өйрәтүне дәвам итү. Шакмаклы кәгазь битендә ориентлаша белүләрен үстерү. Шартлы үлчәм ярдәмендә әйберләрнең озынлыгын үлчәү күнекмәләре булдыру. Хәтер, игътибарлылык, фикерләү сәләтен үстерү.
Шөгыль барышы
Дидактик уен. «Аермалы якларын тап».
|
Һәрбер командада җыелма курчак төшкән рәсем. (60 нчы рәсем). Тәрбияче 3 минут эчендә җыелма курчакның аермалы якларын табарга тәкьдим итә. Вакыт узуга, һәр команда аерым якларын әйтеп бирә һәм дөрес әйткән командага тәрбияче фишка бирә. Кем күбрәк фишка җыя, шул команда җиңүче дип билгеләнә. |
60 нчы рәсем |
«Дусларың өчен мәсьәлә төзе» уен күнегүе.
|
Тәрбияче: – Өстәлдә кушу һәм алу гамәлләренә мәсьәлә модельләре сурәтләнгән 2 карточка. (61 нче рәсем). Һәрбер командага модель сайлап алырга һәм шуның буенча 1 минут эчендә мәсьәлә төзергә кирәк. |
61 нче рәсем |
Командалар үз мәсьәләләрен тәкьдим итәләр һәм аларны дөрес итеп ясыйлар. Тәрбияче эш барышын фишкалар белән бәяли. Командалар мәсьәләләрне чишәләр, чишелешнең җавапларын цифрлар һәм арифметик билгеләр ярдәмендә язалар, мәсьәләләрнең сорауларына җавап бирәләр, чишелешнең дөреслеген дәлиллиләр. Биремне дөрес эшләгән командага тәрбияче фишка бирә.
Динамик пауза:
Җил урман буйлап очты, |
әйләнә буйлап аяк очларында йөгерәләр |
Яфракларны санады. |
кулларын җилпиләр |
Андагы бер яфрак та |
|
Читтә торып калмады. |
|
Менә имән яфрагы, |
ике кулларындагы бармакларын берәмләп бөгеп баралар |
Менә өрәңгенеке, |
|
Сырлысы – миләшнеке, |
|
Алтыны – каенныкы. |
|
Усакның соңгы яфрагын |
|
Җил сукмакка ыргытты. |
чүгәләп утыралар |
Яфракларны очырды да, |
аяк очларында әйләнә буйлап йөгерәләр |
Аннары кире тотты. |
Тәрбияче:
– Җил нинди яфракларны һәм ничә яфрак санады?
Балалар:
– Имән яфрагы, өрәңгенеке, миләшнеке, каенныкы, усакныкы. Барлыгы биш агач яфрагы.
«Сызабыз һәм сызыкны үлчибез» уен күнегүе.
Тәрбияче:
– Дәфтәрдә яңа биремне үти башлау ноктасын билгелибез, шул ноктадан 4 шакмакны аска таба саныйбыз.
Тәрбияче һәрбер командага сызылачак туры сызыкның озынлыгын күрсәткән шакмак саны язылган (8 һәм 10) карточкалар бирә һәм шундый ук озынлыкта булган сызык сызарга куша.
Тәрбияче:
– Безнең сызыкта ничә шакмак? Кисемтәнең озынлыгы никадәр?
Балалар җавапны 8 һәм 10 саннары ярдәмендә күрсәтәләр.
Тәрбияче:
– Ике шакмакка тигез итеп сызыкны өлешләргә бүлегез. Кисемтәнең озынлыгы ничә пар шакмактан тора?
Балалар:
– Кисемтәләр 4 һәм 5 пар шакмак озынлыгында булды.
Тәрбияче янына чакырылган балалар җавапны сан язылган карточкалары ярдәмендә күрсәтәләр.
Тәрбияче:
– Ни өчен пар шакмаклар төрле санда килеп чыкты?
Балалар:
– Кисемтәнең озынлыгы төрле.
Дөрес эшләнгән эш фишка белән бәяләнә.
«Фигуралар ярышы» уен күнегүе.
Команда алдында идәндә ике бер-берсе белән кисешкән боҗра тора. Һәрбер боҗрада фигуралар җыелмасы: беренче боҗрада – сары түгәрәкләр, өчпочмаклар һәм квадратлар; икенче боҗрада – төрле зурлыктагы, төрле төстәге квадратлар; өченче боҗрада – зур квадратлар һәм өчпочмаклар (кызыл, сары, зәңгәр).
Тәрбияче:
– Боҗрада нинди фигуралар ята? Һәрбер боҗрадагы фигуралар нәрсәләре белән охшаш? Алар бер-берсеннән нәрсәләре белән аерылып тора?
Кем «тәрәзә»ләрне тизрәк тутырып бетерә? Беренче команда «тәрәзә»гә зур һәм кечкенә сары төстәге квадратларны тутыра, икенче команда зур һәм төрле төстәге квадратларны тутыра.