Мәсьәләләр чишү. Атна көннәре, айлар, ел фасыллары
Информация
Бурычлар
Программа эчтәлеге. 10 эчендәге саннар кергән кушу һәм алу гамәлләре кулланып, мөстәкыйль рәвештә мәсьәләләр төзергә һәм чишәргә өйрәтүне дәвам итү. Шакмаклы кәгазь битендә ориентлаша белүне ныгыту; атна көннәрен, ай һәм ел фасылларын эзлекле атый белүләрен ныгыту.
Шөгыль барышы
«Нинди ел фасылы?» уен күнегүе.
Өстәлдә ел фасыллары сурәтләнгән рәсемнәр.
Тәрбияче:
– Ел фасылларын әйтегез.
Балалар:
– Көз, кыш, яз, җәй.
Тәрбияче:
– Көз айларын исегезгә төшерегез.
Балалар:
– Сентябрь, октябрь, ноябрь.
Балалар шундый тәртиптә кыш, яз, җәй айларын кабатлыйлар.
Балалар 4 командага бүленә. Тәрбияче һәрбер командага биремнәр бирә: рәсемнәргә карап, билгеле ел фасылын җыярга, берсе артыннан берсен тигез итеп тезәргә. Бирем үтәлгәннән соң, балалар ел фасылларын, айларны әйтәләр.
«Ел әйләнәсе» уен күнегүе.
Тәрбияче бер ел фасылы турында табышмак әйтә. Балалар үзләренең алларында булган рәсемнәр арасыннан әлеге ел фасылына кагылганнарын эзләп табалар һәм ни өчен нәкъ менә шул рәсемне сайлап алуларын дәлилләп сөйлиләр. Ахырда ел фасылларына багышланган бармак уенын уйныйлар.
Баш бармагым кыш була,
Кар-бураннар туздыра.
Имән бармак – яз килә,
Карлары эреп бетә.
Урта бармак – җәй җитә,
Җиләк кызарып пешә,
Атсыз бармак көз икән,
Сары яфраклар сипкән.
Чәнти бармак ни икән?
Кыш, яз, җәй, көз бит үткән.
(Ф.Зиннурова)
|
Балаларның дәфтәрләрендә саннар рәте сурәтләнгән. (62 нче рәсем). |
62 нче рәсем |
Тәрбияче:
– Барлык саннар да бер рәттә яши. Һәрбер санның үз урыны бар. Саннар рәтен карагыз һәм анда булган саннарны әйтегез. 3 саныннан соң нинди сан килә? 5 санына кадәр нинди сан тора? 7 саны белән 9 саны арасында нинди сан тора?
Балалар җавап бирә.
Тәрбияче:
– Малай дусты янына барган вакытта үзенең адымнарын санаган. Һәрбер шакмак бер адымны белдерә. Башта ул 3 адым ясаган, аннары тагын 2 адым атлаган. Малай турында мәсьәлә төзегез.
|
Тәрбияче балаларның игътибарын тактадагы картинага юнәлтә. (63 нче рәсем). Ике дуга өстендә тиешле шакмаклар санын күрсәтә. |
63 нче рәсем |
Тәрбияче мәсьәләләрнең төрле чишелеш ысулларын тыңлый, балалар белән бергә дөрес итеп төзелгән мәсьәләне сайлап ала һәм мәсьәләнең структурасын билгели.
Астан барлык шакмак санын йөртеп чыга (5). Балалар биремне дәфтәрләрендәге санлы сызык ярдәме белән эшлиләр.
Кызыл карандаш белән малайның башта ясаган адым санын (3 шакмак) саный һәм вертикаль сызык сыза.
Кызыл карандаш белән малайның адым санын (2 шакмак) исәплиләр һәм тагын бер вертикаль сызык сызалар.
Бер бала тактада, калган балалар өстәл артында, цифрлар һәм арифметик билгеләр ярдәмендә мәсьәләнең җавабын чишәләр.
Динамик пауза:
Сүзләргә бәйле хәрәкәтләр ясыйлар.
Бу – мин.
Менә борыным,
Бу – минем кашым,
Күзем, колагым,
Ә менә башым.
Авызым ачсам,
Телем күренә.
Тезелгән тешем
Биш бөртек кенә.
Кулны күтәрәм -
Аяк тыпырдый.
Үзеннән-үзе
Биергә сорый.
«Бер атнада ничә көн?» уен күнегүе.
Тәрбияче:
Бер атнада ничә көн?
Бер атнада җиде көн.
Җиде төрле исеме –
Җидесен дә яттан бел:
Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе,
Пәнҗешәмбе, җомга,
Шимбә, якшәмбе –
Онытма мәңге!...
Шимбә белән якшәмбе –
Икесе ял көннәре.
Ял көннәре атнаның
Чәчәкләре, гөлләре.
Ял көннәре атнаның
Чәчәкләре, гөлләре.
Атнаның яфраклары,
Димәк, калган көннәре.
(Гөлшат Зәйнашева)
Һәр команда атна исемнәрен атый. Балалар көй астында түгәрәк буйлап хәрәкәт итә башлыйлар. Көй тукталып калгач, тәрбияче тарафыннан бирелгән яңа атна көнен әйтәләр. Уен 2–3 тапкыр кабатлана.